Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Бәй­рәм җи­тә

Мө­сел­ман­нар өчен га­ет зур бәй­рәм, алар ир­тән мә­чет­кә җы­е­лып га­ет на­ма­зы укый, сә­да­ка би­рә, дус­ла­ры, ту­ган­на­ры­ның хә­лен бе­лә. Кор­бан га­е­тен­дә хә­лен­нән кил­гән мө­сел­ман­нар га­ет на­ма­зын­нан соң Ал­лаһ Тә­га­лә ри­за­лы­гы өчен кор­бан ча­ла. Кор­бан­ны өч көн - 6,7,8 но­ябрь­дә ко­яш ба­е­ган­чы ча­лыр­га мөм­кин.

Кор­бан ите өч өлеш­кә бү­ле­нә, бер өле­ше - мох­таҗ­лар­га, икен­че­се - ку­нак­лар хөр­мәт­ләр­гә, өчен­че­се - га­и­лә өчен. Ал­лаһ Тә­га­лә бир­гән сә­да­ка­ла­ры­гыз, чал­ган кор­бан­на­ры­гыз­ны ка­бул ит­сен. Бы­ел Кор­бан га­е­те 6 но­ябрь­гә ту­ры ки­лә. Бу көн­не Ала­бу­га шә­һә­ре һәм Ала­бу­га ра­йо­ны мә­чет­лә­рен­дә:

ир­тән­ге на­маз - 7.00-7.10 сә­гать­тә ;

Коръ­ән уку - 7.15-8.00 сә­гать­тә;

го­му­ми вә­газь - 8.00-8.30 сә­гать­тә;

Га­ет на­ма­зы - 8.30-8.40 сә­гать­тә,

хот­бә - 8.40-9.00 сә­гать­тә;

Кор­бан ча­лу - 9.00 сә­гать­тә уза­чак.

Кор­бан га­е­те­нә ба­гыш­лан­ган бәй­рәм ча­ра­сы 7 но­ябрь­дә шә­һәр мә­дә­ни­ят са­ра­ен­да дә­вам итә­чәк. Ул сә­гать 9.00да баш­ла­на. Мон­да Коръ­ән уку, Ал­лаһ­ның бө­ек­ле­ге ха­кын­да ро­лик ка­рау, ис­лам ди­не те­ма­сы­на ба­гыш­лан­ган вик­то­ри­на, ис­лам ди­не, ис­лам­да ха­тын-кыз­ның уры­ны ха­кын­да вә­газь­ләр укы­ла­чак. 11.25 сә­гать­тә бәй­рәм­дә кат­наш­кан бар ке­ше пы­лау бе­лән сый­ла­на­чак.

Ал­лаһ Тә­га­лә ри­за­лы­гы өчен бир­гән сә­да­ка­ла­ры­гыз, чал­ган кор­бан­на­ры­гыз, кыл­ган из­ге га­мәл­лә­ре­гез ка­бул бул­сын!

Ала­бу­га мөх­тә­си­бә­те

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев