Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Иң матур бизәлеш өчен хаҗга юллама бүләк ителә

Татарстан Диния нәзарәте «Нурлы Рамазан» бәйгесендә катнашырга чакыра.

Татарстан Диния нәзарәте иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини һәм башка оешмаларны «Нурлы Рамазан» бәйгесендә катнашырга һәм республикада изге ай мохитен тудырырга чакыра. Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында — кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек теләсә кайсы биналарның керү өлешен бәйрәмчә итеп бизәргә тиеш, дип яза Татар-информ.

Бәйгенең максаты н билгеләп үтте. «Без Рамазан аеның кыйммәтләрен тагын да күбрәк халыкка сөйләр өчен Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдиме белән яңа проект уйлап чыгардык. Ул — шәһәребездә булган халык күп йөри торган урыннарны Рамазан рухында бизәү. Рамазан ае хакында ураза тоткан һәм тотмаган мөселманнар да белә. Безнең Татарстанда бик күп халык яши. Аларның да Татарстанда Рамазан ае кайчан башланганын һәм тәмамланганын белүен телибез», — диде ул.

Айгөл Биктимирова бәйгегә карата булган төп таләпләрне атады. «Беренчедән, Ислам һәм Рамазан символикасын куллану. Икенчедән, бизәлешнең масштаблы һәм эчтәлекле булуы шарт. Өченчедән, ут белән эшләү. Чөнки безнең өчен әлеге бизәлеш көн дәвамында гына түгел, ә кичке якта да халыкка күренеп торуы мөһим. Ял итүчеләр сәүдә үзәкләрендә, җәмәгать оешмаларында кичке якта эш сәгатьләре тәмамлангач гына йөри. Әлеге практика мөселман илләрендә дә бар. Татарстанда тагын да матуррак килеп чыксын иде, дип өметләнәбез», — дип йомгаклады ул.

Иң матур бизәлешне башкаручыга «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителә. Башка җиңүчеләрне дә мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Бәйге Рамазан аеның беренче көненнән (23 марттан) алып үткәрелә һәм бизәлешнең Ураза бәйрәменә (21 апрельгә) кадәр саклануын күздә тота. Катнашу шартлары гади: 2023 елның 25 мартына кадәр WhatsApp яки Telegram аша +79605438039 номерына оешманың җитәкчесен, атамасын, телефонын, төгәл адресын күрсәтеп, бизәлеш фотоларын җибәрергә кирәк (тулырак — Кушымтаның 2 нче пунктында). Финалга чыгучылар 16 апрельгә кадәр билгеләнәчәк, ә бәйгегә нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү көне өстәмә хәбәр ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев