Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
КЫЙБЛА

Изге Рамазан аен ничек каршы алырга: рухи һәм физик әзерлек

Күпләрнең күзаллавында ураза тоту — ул ризыктан баш тарту гына дигән фикер яши. Бу, әлбәттә, дөрес түгел.

Әлеге традиция асылында нәрсә яшеренгән, аның чын билгеләнеше нәрсәдә? Без Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов белән Изге Рамазан аена үзеңне әзерләү кагыйдәләре турында сөйләштек.

19 февральдә бөтен дөнья мөселманнары өчен изге Рамазан ае башланачак. Быел Рамазан ае нәкъ 30 көн дәвам итә. Димәк, әлеге мөһим вакыйгага санаулы көннәр калып килә. Шул уңайдан без Алабуга шәһәре һәм районы мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов белән кызыклы әңгәмә кордык. Ураза тоту тәҗрибәсе зур булган укучыларыбыз өчен дә, быел әлеге гамәлгә беренче тапкыр кушылырга ниятләүчеләр өчен дә файдалы һәм кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Ураза традициясе каян килә?
— Бу традиция элек-электән килә. «Әй иман китергән кешеләр, сезгә кадәр яшәгән халыкларга фарыз булган кебек, сезгә дә Рамазан аенда ураза тоту фарыз булды» диелә изге Коръәннең «Бәкара» сүрәсе, 183 нче аятендә. Ягъни бу Мөхәммәт пәйгамбәр саләллааһү гәләйһи вә сәлләмгә кадәр дә ураза тоту фарыз булган дигәнне аңлата. Шуңа күрә әлеге традициянең төгәл кайчан башланганын беркем дә белми. Мөхәммәт пәйгамбәр аны дәвам итүче.

Мөселман кешесе өчен ураза нәрсә ул?
— Мөселман кешесе өчен ураза — ул, иң беренче чиратта, иң зур изгелекләрнең берсе. Чөнки Рамазан аенда ураза тоту — динебезнең бер нигезе. Ураза тотып, без Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтибез, аңа буйсынабыз. Ураза гыйбадәте өчен Аллаһы Тәгалә зур әҗерләрен вәгъдә итә. Бу гамәл нәтиҗәсез калмый, бу дөньяда да һәм иң мөһиме, ахирәттә. Ураза тоту ихластан булса, бу җәннәткә керү өчен бер сәбәп була.

Икенчедән, ураза бит ул ризыктан тыелып тору вакыты да. Дөньяда тәмле ризык, кайнар ризык ашау мөмкинлеге булмаган кешеләр бар. Ураза безгә шундый кешеләрнең хәлен аңларга ярдәм итә. Ач тору — җиңелләрдән түгел, бу безнең өчен сынау, чөнки ризык, су безнең яшәештә мөһим урынны алып тора. «Ач кешенең хәлен тук белми» дип әйтәләр, шуңа күрә ураза тоткан кеше ач кешенең хәленә керә. Нәтиҗәдә, бу мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә этәргеч тә була ала. Димәк, ураза тотуның әле шундый социаль ягы да бар.

Уразага дөрес итеп ничек әзерләнергә?
— Уразага кеше рухи һәм физик яктан әзерләнергә тиеш. Рухи якны карап китик. Рамазан — Коръән ае, димәк, Коръән укырга, дога кылырга кирәк. Истигфар ае — гөнаһлардан чистарыну ае. Кимендә бер ай калганда, кеше бу эшләрне эшли башларга тиеш. Әлеге гамәлләргә кеше үзенең көн тәртибендә билгеле бер вакытны багышлый. Кемдер ярты бит укый, кемдер биш бит Коръән укый, бит күләме мөһим түгел. Әлбәттә, ураза тотуның кагыйдәләрен хәтердә яңартырга кирәк: нәрсә уразаны боза, нәрсә бозмый, сәфәрдә булган очракта ничек тотарга — боларның барысын да алдан белеп кую мөһим. Әлеге кагыйдәләрне белеп әзерләнгән кешеләргә ураза тоту җиңелерәк бирелә.
Шулай ук, өстәмә уразалар барлыгын да әйтеп китәсе килә. Алар да әзерлекнең бер өлеше булып тора.

Уразага физик яктан ничек әзерләнергә?
— Чыннан да, физик яктан да әзер булырга кирәк. Әйткәнемчә, өстәмә ураза тоту бик ярдәм итә. Бу безнең организмны чыныктыра.

Икенчедән, кеше үзенең авыруларын белергә тиеш. Кешенең сәламәт булуы — ураза тоту өчен төп шартларның берсе булып тора. Әгәр кеше сәламәт булмыйча, ураза тоту аңа зыян китерә икән, ул ураза тотудан тыелып торырга мөмкин. Әгәр дә авыру хроник характерда икән, гел дару эчеп торуны таләп итә икән, ураза тоту гомумән ярамый. Ул уразаның һәрбер көне өчен фидия түли, бу уразаны алыштыра. Вакытлыча авыру булган очракларында, мәсәлән, операциягә әзерләнүче кешеләрнең, бәби тапкан хатын-кызларның уразасы кичегеп тора, алар уразаны Рамазан аеннан соң да тота ала.

Шуңа күрә, без хастаханәдә тикшеренергә, анализлар тапшырырга тиешбез. Бигрәк тә ашказаны авыруларына игътибарлы булырга кирәк.

Ашау режимын да бераз тәртипкә китерү зыянлы булмас. Күп ашау бүгенге көндә таралган проблема, без шуның аркасында еш авырыйбыз.

Ураза тота башлагач, еш кына баш авыртуга зарланалар, бу организмның кинәт ашаудан туктавы белән бәйле. Бу организм тарафыннан стресс буларак кабул ителә — баш авырта, хәлсезлек сизелә. Шулай булмасын өчен өстәмә уразалар тоту файдалы.

Уразаны 1 айдан да озаграк тотарга буламы?
— Әйе, ярый, ләкин Рамазан уразасы — фарыз, ул Рамазан аенда гына. Рамазан аеннан соң Шәүвәл ае башлана, әлеге айда алты көн ураза тоту сөннәт булып тора. Гарәфә, Гашура көннәрендә, ел дәвамында тота торган уразалар бар. Һәм аларның һәркайсы рухи яктан да, физик яктан да кеше өчен фәкать файда гына китерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев