Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

КФУның Алабуга институтында Лисичанск шәһәреннән мәктәп укучылары өчен конфессияара әңгәмә узды

Чарада Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов һәм Спас соборы иеромонахы Кирилл Забавнов катнашты.

КФУның Алабуга институтында Лисичанск шәһәреннән мәктәп укучылары өчен конфессияара әңгәмә узды. Бу хакта Алабуга мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов һәм Спас соборы иеромонахы Кирилл Забавнов катнашты. Очрашуда диннәрнең төп кагыйдәләре, гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сөйләштеләр.

Чарада катнашучылар төп изге китаплар турында күбрәк мәгълүмат белә алды, исламның 5 баганасы турында сораулар бирделәр, шулай ук дин вәкилләренең тормыш һәм үлемгә мөнәсәбәтләрен аңладылар.

Фото: Алабуга мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев