Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

"Кол Шәриф"тә Коръәнне хәтем итәләр

17 майда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Кол Шәриф мәчетендә Коръәнне хәтем итүне оештырды.

Татарстан дин әһелләре сәгать 7.00 дә Коръәнне хәтем чыга башлады. Коръәнне хәтем итү ул, изге китапны берьюлы тулысынча укып чыгу дигән сүз.

21 май - Идел Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул ителү көнендә Гиннес рекордлар китабына кертелгән дөньядагы иң зур басма Коръән Казаннан Болгарга күчерелә. Хәзерге вакытта ул "Кол Шәриф" мәчетендә саклана. Мәчеттә изге китапны җыелып кычкырып уку әлеге чара кысаларында һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән Коръән елы уңаеннан уздырыла. Коръән укуда Татарстанның уннан артык дин әһеле, шулай ук шәкертләр катнаша. Хәтем кылу башланганчы Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов чарага килгән дин әһелләренә күптән түгел Диния нәзарәте нәшер иткән Коръән-Кәримнең "Казан басмасы"н бүләк итте.

Аннары иң зур басма Коръәннең беренче битләре укылды. Изге китапны укуны Казан шәһәре казые, "Шамил" мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов башлады. Аңа гомуми авырлыгы 800 килограмм торган Коръән битен ачарга дистәләгән кеше булышты (һәр бит 250 грамм һәм коръән-хафизларнең уку тизлеге югары булганлыктан, аны ачып тору проблемалырак). "Фатиха" сурәсе укылгач ул ябып куелды.

Калган өлешне башка коръән-хафизлар укыды. Коръәннең соңгы бите Болгарга күчерелгәч укылачак, аны ТР Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәизов үзе башкарачак.

http://dumrt.ru/tt сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев