Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Корбан бәйрәме — 2023

Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә — быел әлеге бәйрәм 2023 нче елның 28 июненә туры килә.

Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шураларының бердәм карары белән, корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 36 000 сум күләмендә билгеләнде, дип хәбәр итә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте.

Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 36 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.

Гарәфә көне итеп 27 июнь көне билгеләнде, Корбан гаетенең беренче көне 28 июньгә туры килә (Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне).

Бу көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк. 

Корбан бәйрәме уңаеннан үтүче гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә, кояш чыгып, 30 минут узгач уку тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев