Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Кор­бан га­е­те мө­бә­рак бул­сын

Мө­сел­ман­нар­ның кө­теп ал­ган зур бәй­рә­ме якын­ла­ша. Кор­бан га­е­те бы­ел 6 но­ябрь­гә ту­ры ки­лә, га­ет өч көн дә­вам итә. Бу көн­нәр­дә мө­сел­ман­нар та­гын да күб­рәк из­ге­лек­ләр кы­ла, кар­дәш­лә­ре, ту­ган­на­ры бе­лән ку­нак­ка йө­ре­шә, хәл­лә­рен бе­лә, га­ет на­ма­зы­на ба­ра, кор­бан ча­ла. Без уку­чы­ла­ры­быз­ның Кор­бан ча­лу ха­кын­да­гы со­рау­ла­ры бе­лән Ала­бу­га Җә­мигъ мә­че­те­нең имам-ха­ти­бы Азат...

-Кор­бан ча­лу һәр мө­сел­ман­га ел са­ен ти­еш­ме?

-Хә­лен­нән кил­гән һәр мө­сел­ман кор­бан ча­лыр­га ти­еш. Кө­меш ни­са­бы бе­лән 595 грамм бай­лы­гы бул­ган мө­сел­ман­нар күз­дә то­ты­ла. Бу сум­ма­ны без­нең ак­ча­га кү­чер­сәк, ул якын­ча 12 мең сум ти­рә­се тәш­кил итә. Кор­бан ча­лу ул - Ал­лаһ­ка якы­наю.

-Кор­бан ите ни­чек бү­ле­нә?

-Кор­бан итен өч өлеш­кә: мох­таҗ­лар­га, ку­нак­лар­га, га­и­лә­гә бү­лү хә­ер­ле, мак­тау­лы га­мәл са­на­ла. Әгәр га­и­лә мох­таҗ икән, кор­бан итен үз га­и­лә­сен­дә ге­нә аша­са да дө­рес бу­ла.

-Кай­бе­рәү­ләр Кор­бан итен ту­ла­ем ки­леш ба­ла­лар йор­ты­на ил­тә, бу хак­та ни әй­тер­сез?

-Мох­таҗ­лар­га яр­дәм итү һәр­чак күр­кәм га­мәл. Бу ва­кыт­та күр­шең, ту­га­ның, дин кар­дә­шең мох­таҗ бу­лып кал­мас­ка ти­еш, алар­ны узып, кай­да­дыр баш­ка урын­га ил­теп тап­шы­ру дө­рес га­мәл бу­лып бет­мәс.

-Кор­бан итеп ча­лы­на тор­ган мал­лар­га кил­сәк...

-Без­нең як­та кор­бан­га күб­рәк кә­җә, са­рык, сы­ер ча­лы­на. Са­рык бе­лән кә­җә­гә бер яшь, авыр­лы­гы 30-40 ки­лог­рамм, сә­ла­мәт, бар әгъ­за­ла­ры уры­нын­да бу­лыр­га ти­еш. Куй са­рык­ла­ры, ягъ­ни зур то­кым­лы са­рык­лар икән, ул ва­кыт­та алар­ны 6 ай­лык бул­ган­да да, кор­бан итеп ча­лу рөх­сәт ите­лә. Сы­ер­ның яше ике яшь­тән дә ким бул­мас­ка ти­еш. Сы­ер ма­лын җи­де ке­ше бер­лә­шеп ча­лыр­га мөм­кин, лә­кин бер шар­ты бар, әле­ге җи­де ке­ше­нең дә ни­я­те әле­ге мал­ны Алаһ­ка якы­наю өчен кор­бан итү бу­лыр­га ти­еш. Әгәр бер­се­нең ге­нә ит өчен ди­гән ял­гыш ни­я­те бул­са да, мал кор­бан бу­лып кит­мәс.

-Ва­фат бул­ган ата-ана­лар исе­мен­нән, кор­бан ча­лу дө­рес­ме?

-Әгәр ул ва­фат бул­ган­да ак­ча кал­дыр­ган икән, ба­ла­ла­ры аның ва­сы­я­тен үтәр­гә бу­рыч­лы. Иң элек үз исе­мең­нән кор­бан ча­лып, икен­че­сен ата-анаң исе­менн­нән дип ни­ят­лә­сәң ярый. Лә­кин бе­рен­че чи­рат­та үз исе­мең­нән ча­лыр­га ти­еш­сең.

-Әгәр ике кор­бан алыр­га ак­чаң җит­мә­сә?

-Баш­ка ту­ган­на­рың бе­лән бер­лә­шер­гә мөм­кин.

-Кор­бан­ның нин­ди төр­лә­ре бу­ла?

-Вә­җиб кор­бан, ягъ­ни Га­ет на­ма­зын­нан соң ча­лы­на тор­ган кор­бан;

-нә­фел кор­ба­ны, кай­чан те­ли­сең, шун­да ча­ла­сың. Тө­гәл ва­кы­ты юк;

-нә­зер кор­ба­ны. Бе­рәү улым хәр­би хез­мәт­тән исән-сау кайт­са, опе­ра­ци­ям уңыш­лы уз­са, кор­бан ча­лыр идем, дип нә­зер әйт­кән оч­рак­та ча­лы­на. Әйт­кән эш үтә­лү­гә, кор­бан ча­лы­ныр­га ти­еш, итен ашау-аша­мау ни­ят­кә бәй­ле. Мә­сә­лән, кор­бан ча­лып, Коръ­ән укы­тыр идем ди­гән бул­са, үзе дә ашый. "Кор­бан ча­лыр идем",- дип ке­нә ни­ят­лән­сә итен үзе аша­мый;

-ба­ла ту­гач ча­лы­на тор­ган кор­бан. Бу ха­нә­фи мәс­хә­бен­дә юк, ягъ­ни сөн­нәт тә, фа­рыз да тү­гел. Мәҗ­бү­ри тү­гел, ди­мәк бу кор­бан нә­фел­гә ки­тә. Га­дәт­тә ма­лай­га ике, кыз­га бер кор­бан исә­бен­нән ча­лы­на;

-Хаҗ­да кор­бан ча­лу.

-Бы­ел кор­бан ча­лу ва­кыт­ла­ры ха­кын­да ис­кә тө­шер­сә­гез иде

-Бы­ел кор­бан­ны 6 но­ябрь га­ет на­ма­зын­нан алып 7, 8 но­ябрь ко­яш бат­кан­чы ча­лу рөх­сәт ите­лә.

Кор­бан ча­лыр­га те­ләү­че­ләр­нең са­ны, аның бы­ел­гы бә­я­се, Җә­мигъ мә­че­тен­дә кор­бан ча­лу нин­ди тәр­тип бу­ен­ча ба­ра­ча­гы ха­кын­да ту­лы­рак итеп без Ил­нар хәз­рәт Шә­ри­пов­тан со­раш­тык.

-Ала­бу­га­лы­лар кор­бан­га са­рык­лар­ны ни­чек һәм кай­дан ал­ды?

-Те­ле­фо­ны аша шал­ты­ра­тып кор­бан алыр­га те­ләү­лә­ре ха­кын­да әйт­те­ләр. Без алар­га шун­да ук бә­я­сен әй­теп, алар үз­лә­ре­нә ки­рәк­ле­сен сай­ла­ды. Алт­мыш­тан ар­тык ала­бу­га­лы кор­бан­га дип Җә­мигъ мә­че­те­нә га­ри­за бир­де.

-Бә­я­се­нә кил­сәк

-Са­рык­лар­ның бә­я­се дүрт мең ярым сум­нан алып, ал­ты мең сум­га ка­дәр тир­бә­лә.

-Сы­ер ча­лыр­га те­лә­гән­нәр бар­мы, ан­дый­лар­га сы­ер ма­лы кай­тар­ты­ла­мы?

-Ан­дый­лар бар, сы­ер­лар да кай­та­чак.

-Җә­мигъ мә­че­тен­дә кор­бан ча­лу тәр­ти­бе ни­чек бу­ла­чак?

-Са­рык һәм сы­ер алыр­га те­ләү­че­ләр­нең исем­ле­ге би­рел­де. Кор­бан ча­лу сә­гать 9да баш­ла­на­чак. Мо­ның өчен мә­чет ар­тын­да мах­сус бил­ге­лән­гән урын бар. Мин исем­лек бу­ен­ча ке­ше­нең нин­ди мал алыр­га те­лә­гә­нен ка­рап, алар­га но­мер­лар тап­шы­рам, алар шул но­мер бе­лән үз­лә­ре­нә ти­еш­ле мал­ны ба­рып ала­чак һәм кор­бан ча­лу­чы яны­на ки­леп чи­рат бу­ен­ча чал­ды­ра­чак.

-Кор­бан ча­лыр­га бил­ге­лән­гән ке­ше­ләр ни­чә бу­ла­чак?

-Ун­лап ча­лу­чы һәм яр­дәм итү­че­лә­ре.

-Кор­бан­ны үз ни­гез­лә­рен­дә ча­лыр­га те­лә­гән­нәр дә сез­нең аша са­рык ала ала­мы?

- Әйе, ан­дый­лар да бар. Без­гә ки­леп алар са­рык­ла­рын те­ре ки­леш алып ки­тә.

Кор­бан­ның төп мәгъ­нә­се - Ал­лаһ­ка якы­наю, аның бир­гән нигъ­мәт­лә­ре­нә шө­кер итү. Мө­сел­ман­нар өчен иң мө­һи­ме ме­нә шул. Чал­ган кор­бан­нар­ны Ал­лаһ ка­бул ит­сен! Га­ет бәй­рәм­нә­ре мө­бә­рәк бул­сын!

Л. Зин­нә­то­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250