Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Коръән елын олылап.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 2012 елны «Коръән елы» дип игълан итте. Шушы уңайдан Морт авылы мәчетендә үзенчәлекле чара үтте. Коръәнне зурлап чарага укучылар, укытучылар, өлкән буын кешеләре җыелды.

Йөрәкләребезгә тирән эз салып, күңел кылларын тибрәндереп, үзенең моңлы тавышы белән кичәне ветеран укытучыбыз Фәния Гайнетдин кызы алып барды. Хәйдәр хәзрәтнең вәгазь сөйләгәнен һәр укучы тын да алмый тыңлап утырды. Кичәдә «Әл-Куръән елы», Равил Гариф улының махсус шушы чарага багышлап язылган «Морт - туган йорт», остазыбыз Бәһиҗә абыстайга багышлап «Остазыма», «Кол Шәрифкә мәрхәбә» мөнәҗәтләре ихлас күңелдән башкарылды. Гаиләдә бала тәрбияләү күренеше сәхнәләштерелде. Төп рольләрне Фәния Нәҗип кызы, Равил Гариф улы һәм 8 нче сыйныф укучысы Заһит Гобәйдуллин башкарды. Кичәгә укучыларыбыз да үзләренең өлешләрен кертте. Азалия Гайнанова гарәп телендә «Иман кәлимәләрен» укыды. Рөстәм Галиев, Фазыл Гобәйдуллин, Илфат Мөхәммәтҗәнов, Зөһрә Әхтәмова, Ранис Гыйззәтуллин, Рания Гыйззәтуллина, Алсу Арсланова, Раяз Мәрданов, Рөстәм Мәрданов, Рөстәм Закиров догалар укыды. Бу укучыларга авылдашыбыз Раиф хаҗидан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Коръән укуның әһәмиятен татар халкының сөекле шагыйребез Габдулла Тукай күп шигырьләрендә күрсәткән. Кичә шагыйрьнең «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Кичәгә килүчеләр бәйрәмне ошатып, оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтте. Гарәпчә укырга теләк белдерделәр, мәчеткә килергә вәгъдә биреп таралыштылар. Кичәне оештыручыларга Азалиянең теләкләрен телисем килә:

Йөзләрегез көләч булсын,

Гомерегез озын булсын,

Намазыгыз кабул булсын,

Аллаһ Сездән риза булсын.

Р. Гайнанова, Морт мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев