Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Мө­сел­ман­нар Яңа ел­ны бәй­рәм итә­ме?

Дөнь­я­га Яңа ел бәй­рә­ме ки­лә. Һәр­кем­нең аны кар­шы­лар­га җы­е­нып мәш ки­леп йөр­гән мә­ле.

Кем­дер бү­ләк­ләр эз­ли, кем­нәр­дер ин­де өс­тәл­гә ку­яр­га тәм-том са­тып алу мә­шә­ка­тен дә баш­ла­ган. Ә мө­сел­ман­нар бу бәй­рәм­не кар­шы­лар­га ни­чек әзер­лә­нер­гә ти­еш соң, го­му­мән, аны кар­шы­лау рөх­сәт ите­лә­ме? Без бу хак­та Ала­бу­га Җә­мигъ мә­че­те­нең имам-ха­тый­бы Азат хәз­рәт Шә­ри­пов бе­лән әң­гә­мә кор­дык:

-Азат хәз­рәт, мө­сел­ман дөнь­я­сын­да Яңа ел бәй­рә­мен кар­шы­лар­га әзер­лә­нә­ләр­ме?

-Мө­сел­ман­нар өчен Яңа ел ди­гән бәй­рәм юк. Без­нең өчен Кор­бан, Ура­за га­е­те, из­ге җом­га көн­нә­ре зур бәй­рәм. Бу көн­не ис­лам ди­не ка­нун­на­ры бу­ен­ча яшәү­че чын мө­сел­ман кар­дәш­лә­ре­без бер-бер­лә­ре­нең хә­лен бе­ле­шә, сө­е­нә, бү­ләк­ләр би­ре­шә. Яңа ел ул ди­ни бәй­рәм тү­гел. Шу­ңа да аны ис­лам ди­не ка­нун­на­ры бу­ен­ча яшәү­че­ләр дә, хрис­ти­ан ди­не вә­кил­лә­ре дә бәй­рәм ит­ми. Әле­ге бәй­рәм­нең асы­лы мә­җү­си­лек за­ман­на­ры­на ба­рып то­та­ша. Мон­да Кыш ба­бай­га сал­кын ки­те­рү­че об­раз бу­ла­рак ыша­на­лар.

-Бар ке­ше бәй­рәм ит­кән­дә мө­сел­ман үзе ге­нә чит­тә ае­ры­лып ка­ла ал­ма­са, бу оч­рак­та ни эш­ләр­гә?

-Без дөнь­я­ви дәү­ләт­тә яши­без. Шу­ңа да төр­ле хәл­ләр бу­ла. Әл­бәт­тә, әле яңа гы­на ис­лам ди­не ка­нун­на­ры бу­ен­ча яши баш­ла­ган­нар бу бәй­рәм­не бил­ге­ләп үтү­дән ки­нәт ке­нә чит­лә­шә ал­мас. Шу­ңа да мөм­кин ка­дәр хә­мер­дән, ис­лам ди­не ка­нун­на­ры бе­лән ты­ел­ган­нар­дан чит­лә­шер­гә ки­рәк. Ту­ган­нар­ны, дус­лар­ны якын һәм хөр­мәт итү ул - бер­гә­ләп хә­мер эчә тор­ган та­бын ар­ты­на җы­е­лып уты­ру ди­гән сүз тү­гел, ә алар­ның хә­лен бе­лү, ки­рәк чак­та алар­га бу­лы­шу. Яңа ел тө­нен­дә күп хә­мер эче­лә, бик күп аша­ла. Ме­ди­ци­на хез­мәт­кәр­лә­ре сүз­лә­рен­чә дә, ашы­гыч яр­дәм ча­кы­ру­чы­лар­ның са­ны ар­та.

-Мө­сел­ман­нар бу көн­не ни­чек уздыра?

-Алар бу көн­не га­дә­ти көн­нәр ке­бек уз­ды­ра. Ае­рым гый­ба­дәт тә кыл­мый­лар, шат­ла­нып, ку­а­нып йөр­ми­ләр. Алар­ны күр­ше­лә­ре, дус­ла­ры бәй­рәм бе­лән кот­ла­са, әл­бәт­тә җа­вап­сыз кал­мый, "Я­ңа ел бе­лән", дип кот­ла­мый, ә ба­ры ях­шы те­ләк­ләр те­ли.

-Ба­ла­лар­га да Кыш ба­бай бү­лә­ге әзер­ләр­гә яра­мый­мы­ни?

-Ба­ла­лар­ны сө­ен­де­рү һәр­чак хуп­ла­на. Алар­га бү­ләк­ләр­не мө­сел­ман бәй­рәм­нә­рен­дә би­рү дө­рес бу­лыр. Шул чак­та алар өчен мө­сел­ман бәй­рәм­нә­рен­нән дә ка­дер­ле­рәк баш­ка көн­нәр бул­мас. Яңа ел­ны га­дә­ти итеп ка­бул ит­сен өчен яшь­тән үк ди­ни бәй­рәм­нә­ре­без­не хөр­мәт­ләр­гә өй­рә­тү мө­һим.

-Соң­гы сүз итеп мө­сел­ман кар­дәш­лә­ре­без­гә ни әй­тер­сез?

- Ке­ше­ләр Ал­лаһ­тан хә­лен­нән кил­гән ка­дәр кур­кыр­га, мөм­кин ка­дәр аз­рак гө­наһ кы­лыр­га ты­ры­шып яшәр­гә ти­еш. Шуңа да, Яңа елны каршылаудан баш тарта алмаган кардәшләребез бу көнне хәмер эчмичә, Аллаһы Тәгалә тыйганнардан мөмкин кадәр тыелып, хәләл ризыклар куелган өстәл артында гына уздырса, гөнаһы азрак булыр.

Л.Зин­нә­то­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250