Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Әзерлек эшләре төгәлләнде

Мөселманнарның көтеп алган зур бәйрәме якынлаша. Корбан гаете быел 25 октябрьгә туры килә. Бу көннәрдә мөселманнар тагын да күбрәк изгелекләр кыла, кардәшләре, туганнары белән кунакка йөрешә, хәлләрен белә, гает намазына бара, корбан чала.

Шәһәрдә бәйрәмгә әзерлек эшләре төгәлләнде. Корбан чалу йоласын үткәрү урыны һәм җаваплы кешеләр билгеләнде. Бу турыда безгә шәһәр ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рафаэль Хәйриев сөйләде:

- Рәсәйнең башка регионнарыннан корбан өчен терлек алып кайту, аларны сату һәм махсуслаштырмаган урыннарда чалу инфекция чыганагы булырга һәм чирнең ТР территориясендә таралуына китерергә мөмкин. Район территориясендә нинди дә булса инфекциянең барлыкка килүен кисәтү йөзеннән, корбан чалу урыны итеп Җәмигъ мәчет (Тынычлык проспекты, 2 нче йорт) территориясе, ә йола өчен җаваплы итеп Азат хәзрәт Шәрипов билгеләнде. Мәчет территориясендә корбан чалу өчен бар шартлар тудырылды, - диде җитәкче.

Моннан тыш, чалыначак терлекләргә санитар экспертизаны аттестацияләнгән ветеринар табиблар һәм экспертлар үткәрә. Рафаэль Хәйриев әйтүенчә, хайван калдыкларын җыештыру МПОЖХиБ предприятиесенә йөкләнгән.

- Экологик яктан имин булмаган регионнардан кертелгән хайваннар себер түләмәсе, тилчә (ящур), бруцеллез кебек куркыныч чир чыганагы булырга мөмкин. Корбанга чалынасы терлекне Татарстаннан читтә сатып алганда аның санитар-эпидемиологик документларын сорарга онытмагыз, - дип искәртте Рафаэль Хәйриев. - Әлеге документта терлек китерелгән регионның авыл хуҗалыгы хайваннары арасында йогышлы авырулар буенча эколого-биологик халәте, лаборатор тикшерүләр нәтиҗәсе, вакцинация һәм аның тәэсир итү вакыты күрсәтелгән булырга тиеш. РФ регионнарыннан китерелгән терлекләрне бары тик ветеринар тикшерү үткәргәннән соң гына чалырга була. Шуны да онытмаска кирәк: себер түләмәсенә каршы вакцина ясалган хайванны ун көн дәвамында чалырга ярамый, - диде Р.Хәйриев.

Корбанга чалынасы хайванны чит регионнардан, экологик халәте билгесез җирлекләрдән сатып алып, үзеңне һәм гаиләңне генә түгел, тулаем республика, район иминлеген куркыныч астына куярга ярамый. Безнең районда сарык үрчетү белән шөгыльләнүче гаилә фермалары, агрофирмалар күп, бәяләр дә якынча бер үк. Ә инде сораулары булганнар ветеринар табибларга 7-03-37 телефоны аша шылтыратып мөрәҗәгать итә ала.

Корбанның төп мәгънәсе - Аллаһка якынаю, аның биргән нигъмәтләренә шөкер итү. Мөселманнар өчен иң мөһиме менә шул. Чалган корбаннарны Аллаһ кабул итсен! Гает бәйрәмнәре мөбарәк булсын!

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250