Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегендә Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә ачылды

Рәссамнарның иҗат җимешләре белән 29 мартка кадәр танышырга мөмкин.

22 гыйнварда Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Заманча этносәнгать музеенда Татарстан Республикасы халык рәссамнары, ТРның атказанган сәнгать эшлеклеләре, Дәүләт премиясе лауреатлары, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре Михаил Кузнецов һәм Әхсән Фәтхетдиновның күргәзмәләре ачылды.

Күргәзмәләрне ачу тантанасында Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина һәм башкалар катнашты.

«Исәнмесез, дуслар!» экспозициясе Михаил Кузнецовның 75 еллыгына багышланган һәм авторның шәхси коллекциясеннән 100 эшне үз эченә ала. Михаил Иван улы үзенең иҗатында халык сәнгатенә һәм Габдулла Тукай әсәрләренә мөрәҗәгать итә.

«Дөнья матур төрлелеге белән...» күргәзмәсендә Әхсән Фәтхетдиновның иҗат җимешләре урын алган. Монда «Шүрәле» циклыннан 90нан артык эш тәкъдим ителгән — анда урман хуҗасы төрле образларда чагыла. Авторның сәяси репрессия корбаннарын искә алуга багышланган эшләре аерым урын алып тора. Рәссамның тагын бер картиналар сериясе татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган.

2012 елның 15 июлендә Әхсән Кәрим улы вафат булды. Бүген аның эшләрен Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа шәһәрләре музейларында, шулай ук АКШ, Германия, Финляндия, Төркиядә күрергә була.

Рәссамнарның иҗат җимешләре белән 29 мартка кадәр танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев