Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Артист табиблар (фотолар)

Көннәрнең тотрыксыз чагы. Әле бураны чыгып, җилләр уйный, әле ягымлы кояш нурлары күңелләрне җылыта, шул кояш нурларыннан тамчылар тама, рәхәт вакытлар якынлашканын сизеп алган кошлар төрле көйгә сызгыра башлый. Һава торышын алдан әйтүче үзәк мәгълүматына карасаң, яз бөтенләй җитмәстер кебек. Төннәрен салкын, көндез карлар эри, хәтта урыны-урыны белән гөрләвекләр дә...

Табиблар бу бәйрәмне инде бишенче ел рәттән уздыра. Төрле елларда үткәрелгән Нәүрүз бәйрәмнәрендә төшерелгән истәлекле фоторәсемнәр куелган стена газетасы - моңа дәлил. Быелгы бәйрәмгә дә алар ныклап әзерләнгән.

Кешеләрнең тәнен генә дәвалап калмыйча, рухны да терелтүче бу ак халатлы һөнәр ияләре җырга-моңга, биюгә, шаян сүзгә дә бик оста булып чыкты. Бәйрәм йоласының барлык шартларын үтәп, артистлар залдан күчтәнәч җыйды һәм зарыгып көтеп алган Нәүрүзбикәне (Гөлназ Мөбарәкшина) ипи-тоз белән каршы алды. Юлларына чәчәк таҗлары түшәлгән гүзәл Нәүрүзбикә дә күчтәнәчсез килмәгән: имин еллар, мул табыннар, сәламәтлек теләп, Яз башлануын белдерде.

Ильмира Сәлимова, Асия Миндубаева, Зилә Закирова, Марс Хөсәенов башкарган җырлар күңелләргә үтеп керде, Лариса Нуриева башкарган бию йөрәкләрне җилкендерде. Өйләнү белән буйдак калуның уңай һәм тискәре якларын эзләп, нинди фикергә килергә дә белмәгән егет турында шаян скетчны башкарган Альберт Әсхәмов һәм Фәрид Мөбарәкшинны тамашачы көчле алкышлар белән озатты.

Карга боткасы - Нәүрүзнең аерылгысыз бер өлеше. Аны икенче төрле дәрә яки зәрә боткасы дип тә атыйлар. Поликлиника хезмәткәрләре дә бу йоланы читләтеп узмаган, бик тәмле итеп ботка пешереп куйганнар. (Дөрес, авыз итәргә җитешмәдем-җитешүен, тик ботка бүлгән вакытта төшерелгән фотолардан бу сүзсез дә аңлашыла)

Нәүрүзбикәне олылап каршы алдык. Инде кышның чигенүен, язның тулысынча үз хокукларына керүен көтәсе калды.

Ф.Әскарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев