Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Дала тулпары

Иҗаты шаулап чәчәк аткан чагында, иртәрәк китеп барды арабыздан Фердинант Галиәскәр улы Шәехов (Фазыл Шәех). Уй-ниятләре зурдан, язар темалары күп иде аның.

Әгерҗе районының Иске Кызылъяр авылында туып, башлангыч мәктәпне туган авылында, ә урта мәктәпне атаклы Иж-Бубыйда тәмамлаган егет, 1955-1960 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында укыганнан соң, башта Алабуга сельхозтехника берләшмәсендә инженер, аннары берничә ел Әгерҗе авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер булып эшләгән елларда ук шигырьләр язу белән мавыгып китә. Тик, ни аяныч, грипп авыруыннан өзлегеп, дөнья яктылыгын күрүдән мәхрүм кала. Бу вакытта аңа нибары 30 яшь кенә тулып киткән, алда яшисе дә яшисе әле. Ничек яшәргә соң, кайдан көч алырга? Операция арты операция, шигъри җанлы көчле зат һаман көн яктылыгын күрүдән өметен өзми (сүз уңаеннан, Фазыл ага 60 яшен тутырган көннәрдә дә медицинаның көченә ышанып яшәде, күз табибларының үзенә аз булса да күрү мөмкинлеген кайтаруларына ышанды ул). Яшәр өчен уңайлырак булыр дип, кабат Алабугага килеп урнаша, чөнки монда күрмәүчеләр җәмгыяте бар һәм анда аның кебекләр эш белән дә тәэмин ителгән. Хатыны Нәкыя белән икәүләп эшкә йөриләр. Шул рәвешле көн артыннан көн, айлар, еллар үтә. Инде кызлары Гөлфия туган... Тәпи киткән... Балалар бакчасына, аннан мәктәпкә укырга кергән. Инде институтта студент та булган. Хәер, болары әле соңрак. Аңа кадәр байтак төннәр (көннәре дә бит аның төннәр) уздырасы бар. Ә иң мөһиме күңелендәге яшәүгә булган омтылышын үзенә һәм башкалар өчен исбат итеп:

Камап алган мине караңгылык,-

Күз алларым - тоташ каралык.

Мәхәббәтем миңа нурлар юллый,

Ышанычым белән пар калып.

Язмышымның усал шуклыклары

Үрләр үтә-үтә онытыла,

Күңелем һаман таңга омтыла,-

дип язасы бар шагыйрь Фазыл Шәехнең "Кояшыма барам" дигән шигырендә.

Үзе исән чагында ике генә китабының басылып чыгуын күреп өлгерде Фазыл ага: 1993 елда - "Көзге күкрәү" һәм 1996 елда - "Дала тулпары". "Көзге күкрәү"дә шагыйрь болай дип яза:

Соңлап килгән күкрәүләрен көзнең

Юрыйм әле, юрыйм юньлегә.

Җырым да бит соңлап килгән күкрәү

Язмышымның сихри күгенә.

Фазыл Галиәскәр улы гомере буе җаны-рухы белән азат-бәйсез булып кала алды, маңгай күзе күрмәсә дә, күңел күзе белән бик күпләр күрә алмаганны да күрде, йөрәк тулпарының ярсып чабуын шигъри юлларга салып, "Йөрәк тулпарым" шигырендә менә ниләр язды:

Чабыш аты кирәк түгел миңа,

Җиңел булмаса да юлларым.

Киң күңелем далалары буйлап

Ярсып чаба йөрәк тулпарым...

Күзләремә бер нур төшмәсә дә,

Төннәр аша багам таңнарга.

Тулпарым көр, чөнки кояшымның

Бар җылысы, нуры аңарда...

Мин үзем аның белән 1984 елның апрелендә Алабугада яңа оешкан "Чулман" әдәби-иҗат берләшмәсе утырышында таныштым. Тәгаенрәге, ошбу затның башкалардан килеш-килбәте, олпатлыгы, сөйләм рәвеше белән дә аерылып торуына игътибар иттем һәм шуннан соң күңелем белән аңа тартылдым. Һич арттырусыз: аңарда башкаларны магнит кебек үзенә тарту, ышандыру, артыннан ияртә алу көче бар иде. Беркайчан буш сүз сөйләмәс, фикере, киңәш-тәкъдимнәре төпле булыр (кемнең дә булса шигырен тикшергәндә, авторның хәтерен калдырмыйча гына кимчелекле урыннарын күрсәтә һәм нинди төзәтмә кертергә кирәклеген әйтә иде) һәм нәтиҗәдә бик күпләр иҗади үсеш юлында файдасын күрәләр иде. Шәхсән үзем хикәя язу осталыгына (әгәр шулай әйтергә яраса) аннан аз нәрсә төшенмәдем.

Фазыл аганың (ул, татарныкы түгел дип, Фердинант исемен яратмады) иҗат багажы зур иде. Соңгы 10-12 елында бигрәк тә илһамланып язды. Моңа бигрәк тә Татарстанда һәм элекке Советлар берлегендә татар милли хәрәкәтенең күтәрелеше, республика суверенитеты турында Декларация кабул ителү зур этәргеч ясады. Ул үзе дә БТИҮнең Алабугадагы җирле бүлекчәсендәге иң актив әгъзаларыннан берсе булып китте (җөмләдән: Алабугада милләтпәрвәрләр әле һаман иҗтимагый үзәкнең эшчәнлеген сүндермичә саклап килә). Координацион совет утырышларында шәһәрдә татар балалар бакчалары, татар телендә укытучы мәктәп-гимназияләр ачтыру җәһәтеннән керткән эшлекле тәкъдимнәре каланың рәсми хакимият вәкилләре белән очрашып сөйләшүләрдә зур әһәмияткә ия булды. Нәтиҗәдә милләт файдасына бик күп уңай карарлар кабул ителде һәм игелекле эшләр эшләнде. Фазыл Шәехнең Алабуга җирлегендә беренчеләрдән булып ТР Язучылар Берлегенә кабул ителүе аның өчен генә түгел, якташлары өчен дә зур сөенеч булды. Шагыйрьнең "Татар яшәр, татар югалмас!" шигыре җырга салынып, алабугалыларның гына түгел, бөтен татар халкының гимнына әверелде:

Киләчәккә халкым Тукайларсыз,

Такташларсыз гына юл алмас!

Таш бәгырьле кавем сынатса да,

Җырлы, моңлы халкым сынатмас!

Татарымның күңел җәүһәрләрен

Тутык алмас, җил, су, ут алмас!

Мәгърур таулар юкка чыксалар да,

Туган теле аның югалмас!..

Халкының патриоты булган шагыйрьгә кушылып, "шулай булсын иде", дип телисе килә.

Фазыл Шәех вакытсыз арабыздан китәсен сизенгән кебек, көннәрен генә түгел, еш кына төннәрен дә утырып яза иде. Тик күрмәгәнлектән, аның иҗатына, шигырь һәм поэмаларына кайта-кайта эшләү мөмкинлеге булмау зур комачаулык тудырды. Ул еш кына читтән кемне дә булса чакырып (түләп, әлбәттә), язганнарына төзәтмә кертергә мәҗбүр булды. Алабугада аңа ихластан, риясыз ярдәм итүче дә табылды, ул - Рәис Габделхак улы Кашапов (үзе дә берничә шигырь, очерк, китаплар авторы). Дусты вафатыннан соң, шагыйрьнең архивында казынып, 2003 елда Татарстан Китап нәшриятында "Егет сүзе" дигән шигырьләр китабын һәм 2007 елда Ф.Шәехнең 70 еллыгында "Туган якның бер талы" дип исемләнгән китабын нәшер итүдә башлап йөрде.

Фазыл ага балалар өчен дә шигырьләр яза иде, 2002 елда дөнья күргән "Сәяхәтче тиен" дип исемләнгәне шуңа мисал. Аның сукырлар өчен Брайль системасы белән язылган бер китабы да чыккан. Алдарак әйтелгәнчә, ул үзе исән вакытта ике генә китабын кулына ала алды, калган өчесен дуслары, фикердәшләре нәшер итте.

Инде үлем хастасыннан тәмам хәлсезләнеп, урын өстенә яткач та, ул һичкайчан зарлануны белмәде: бөек шәхесләргә хас рәвештә тормыш ваклыкларыннан өстен калып, матур итеп, башкаларга мәшәкать тудырмыйча, 2011 елның 11 август төнендә 64 яшендә тыныч кына бакыйлыкка китеп барды. Ул инде үлеме якынлашканын 2 ел алдан сизенгән икән, чөнки 1999 елның 20 августы белән даталанган "Кабер ташыма" дигән шигырендә без исәннәргә:

Татыдым яшәү рәхәтен,

Газабын шактый күреп.

Хәзер сезгә яттан сөйлим

Гүр кочагына кереп.

Шөкер иттем, мин дөньяның

Назыннан туймасам да.

Җитәрлек булды җылысы,

Нурларын тоймасам да, - дип язып калдырган. Ошбу шигырь юллары аның кабер ташында да чокып язылган. Әгәр исән булса, Фазыл Галиәскәр улы 19 мартта 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән булыр иде. Бәхеткә, җәмәгатьчелек аны онытмый, шәһәр мәдәният сараенда түгәрәк датасы уңаеннан шагыйрьне искә алу кичәсе оештырылачак. Күпләр өчен үрнәк, корыч ихтыярлы һәм талантлы бу зат моңа, һичшиксез лаек. Ул һаман безнең йөрәкләрдә.

Фирдәвес Хуҗин,

шагыйрьнең фикердәше һәм дусты,

ТР Язучылар берлеге әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев