Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Диләрә Мироваева: "Бөтен серне ачмыйм әле"

Диләрә Мироваеваның бенефисы алдыннан без җырчыга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Музыкаль гаиләдә үскән талантлы артист тормышта үз урынын тапкан һәм мондый бәхеткә ирешүнең юлы - эш сөючәнлек.

- Җырга, моңга гашыйк гаиләдә үскән кыз буларак, сезнеңчә, җыр кеше тормышында нинди роль уйный?

- Җыр-бию кешегә шатлык алып килә, ул - энергия чыганагы, дияр идем. Ике яшьлек чагымда ук "Әпипә" көенә биегәнмен, шуңа күрә мин үземне җыр-биюдән башка күз алдына китерә алмыйм.

- Беренче тапкыр сәхнәгә чыгуыгызны хәтерлисездер? Ул көннәрдәге кечкенә кыз белән хәзер аягында нык басып торган Диләрә арасында, билгеле, зур аерма бар, ә нәрсә үзгәрешсез?

- Талант! - ди Диләрә елмаеп. - Әтиемә, әниемә мәхәббәт! Мин аларга бик рәхмәтлемен. Минем алда беркайчан да "Нинди һөнәр сайларга?" дигән сорау тормады. Гаиләбездә әти кулыннан гармун төшмәде. Үзара җылы мөнәсәбәт, бер-береңне ихтирам итү, ярату - менә алар үзгәрешсез. Мин әниемә нык охшаганмын. Кызым белән улымны тәрбияләүгә безнең гаилә үрнәге миңа нык ярдәм итә. Улыбыз Ленарга 11 яшь, үзем укыган 1 нче татар гимназиясендә белем ала, ул да җыр-биюгә оста. Кызыбыз Сабина балалар бакчасына йөри, дүрт яшьлек кенә булса да, бик булдыклы. Тормыш иптәшем белән без бергә эшлибез, Рөстәм - тавыш операторы. Өйгә кайткач та эш турында сөйләшүләр бетми. Минемчә, кеше ялыкмыйча эшләргә тиеш. Алга куйган максатыңа ирештеңме, туктап калмаска, тагын да зуррак үрләр яуларга! Шулай әкренләп тормыш баскычларыннан күтәреләсең. Балаларда кечкенәдән эш сөючәнлек тәрбияләргә кирәк, шуңа күрә Ленар безнең эш урынында еш була. Хезмәткә күнегеп үссен.

- Диләрә, "Нечкәбил" конкурсында уңыш яулагач, сезне тагын да күбрәк таный башладылар, аннан соң тормышыгызда нәрсәләр үзгәрде?

- Әйе, игътибар күбәйде дип әйтергә була. Казанга чакыралар. Туйлар, юбилей кичәләренә…

- Булачак концертны нинди максат белән әзерләдегез?

- Бу минем утыз еллык эшемнең нәтиҗәсе булыр, - дип көлә Диләрә.

- Сезне бер яшьтән үк сәхнәдә дип санасак...

- Сәхнәдә дүрт яшьтән. Рәсми рәвештә Мәдәният йортына 2002 елда эшкә килдем. Эшләнгән кадәренә йомгак ясарга мөмкин дип уйлыйм. Концерт программасын "Сиңа киләм" дигән җыр исеме белән атадым. Зөфәр Хәйретдиновның Альбина Сәйфетдинова сүзләренә язылган бик матур җыры ул. Гаилә - һәр кешенең терәге һәм мин бу программа белән гаиләбезгә булган мәхәббәтемне белдерергә телим. Концертта сюрпризлар күп булачак, бөтен серне ачмыйм әле, мин сезгә шуларның берсен генә әйтә алам: бала чагымнан ук инглиз телендә жырларга теләгән бер җырны башкарачакмын. Гомумән, репертуар сайлаганда, җыр белән әйтергә теләгәнне тамашачыга җиткерү өчен, һәр яктан уйланылган образ иҗат итәргә кирәк. Максатым - кешеләрне уйландыру, ә җырларым һәркем өчен мөһим булган гаилә, мәхәббәт турында, мин аларны татарча да, рус телендә дә башкарачакмын.

- Үзегезгә үрнәк, охшарга тырышкан җырчыларыгыз булдымы? Укыган вакытлардан кемнәрне хөрмәт белән искә аласыз?

- Мин яратып тыңлаганнар күп, әмма минем өчен әтием һәм әнием һәрвакыт үрнәк булды. "Калинка", "Нотка", "Чишмә" балалар ансамбльләрендә өйрәнүләр миңа көч өстәде. Укыган еллардан иң якты истәлекләр КВН, чыгыш ясаулар белән бәйле. Гимназиядәге укытучым Рәмзия Нигъмәтулловага, мәдәният училищесындагы укытучым Валентин Митрофановка бик рәхмәтлемен.

- Карап торганда, сезгә барысы да җиңел биреләдер шикелле. Эшегездән канәгать булмаган чагыгыз буламы?

- Әлбәттә! Канәгатьсезлек хисе кешене алга өнди, үз тырышлыгыңны куярга этәрә.

- Куйган максатларыгызга ирешүдә нәрсә ярдәм итә?

- Эш сөючәнлек. Эш һәм гаилә - минем өчен аерылгысыз. Кешеләрнең кешелеклелеге - мин башкаларда хөрмәт иткән иң кирәкле сыйфат. Бәхеткә, тирәбездә андыйлар күп. Миңа бенефисны әзерләүдә матди ярдәм күрсәтүче шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре Рәшит Хәбировка, Геннадий Шариковка, мәдәният һәм сәнгать көллиятенә, Мәдәният йорты коллективына, реклама үзәгенә газета аркылы зур рәхмәтемне белдерәм.

- Жавапларыгыз өчен рәхмәт. Сезгә уңышлар телибез!

Матур милли киемнәрдән, үзе биеп, үзе жырлап торган Диләрә Мироваева сәхнәдән кешеләргә шатлык өләшә һәм аның һәр чыгышы белән без гаҗәеп бер серле дөнья ачабыз.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев