Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Диләрия Хәбибуллина: “Без көзләрдә таныштык...”

"Нечкәбил" конкурсының ярымфиналы быел Казан Аренасында булды. Республикабызда яшәүче гаиләләргә, хатын-кызның ана буларак һәм хәзерге заман тормышында күпкырлы эшчәнлегенә уңай бәя бирүдә бу социаль-мәдәни проект мөһим урын алып тора.

Гаилә, буыннар бәйләнеше, мәрхәмәтлелек, сәламәт яшәү рәвеше аркылы кешеләрнең рухи бергәлеге булган, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау урынын быел "Нечкәбил" мәдәният паркы дип атадылар. Республикада беренче бу парк 5 нче сентябрьдә ачылды. Башкала Аренасында урнашкан аллеяларда гаилә тарихлары, халык бәйрәмнәре, һөнәри казанышлар, сәламәт яшәү, халык кәсепләре, балаларның күңелен ачу үрнәкләре белән танышырга мөмкин булды.

Безнең районнан бәйгедә катнашучы Диләрия Хәбибуллина финалга үтте - Казаннан ул өченче урынны алып кайтты. Газета укучыларыбызның исендәдер, һөнәри бәйрәм уңаеннан, миһербанлы шәфкать туташы турында язма басылган иде ("Алабуга нуры", 13 нче май, 34 нче сан). Зур җиңүдән соң, шалтыратып, аңа котлау җиткердек һәм, очрашып, сөйләшергә булдык.

Алабуга районының Ядегәр авылында туып үскән Диләрия кечкенәдән җырга, сәнгатькә гашыйк. Күңелендә: "Бәлки, артист булыргадыр?" - дигән уй да була, әмма ул шәфкать туташы һөнәрен үзләштерергә карар кыла. Хәзер ул район үзәк хастаханәсендә яраткан эшен башкара. Кешеләргә ярдәм итү, аларның сәламәтлеген кайгырту күп көч таләп итә, шулай булса да, Диләрия хезмәт урынында һәм шәһәрдә үткән мәдәни чараларда катнашырга да вакыт таба.

Бу гүзәл ханымның холкы турында шулай әйтеп булыр иде: "Тәвәккәл һәм тырыш!" Тырыш булганга, яшь кызны күмәк хуҗалык стипендиаты итеп, укырга җибәрәләр. Укуын тәмамлап кайтуга, туган авылында балалар бакчасының мөдире вазифаларын ышанып тапшыралар. Шунда эшләп тә калган булыр иде, язмыш аны Алабуга егете Альберт белән таныштыра.

- Без көздә таныштык, гаилә коруыбыз да көз фасылына туры килде, шуңа күрә көзге Уңыш бәйрәме - гаиләбездә иң олысы, - ди Диләрия. - "Нечкәбил" конкурсына тема сайлаганда да, борынгыдан сакланып килгән халык бәйрәме "Сөмбелә"не алырга булдык.

Сөмбелә көзен көн белән төн тигезләшкән вакытта, кыр эшләре тәмамлангач билгеләп үтелә. Хәбибуллиннар гаиләсендә аны бәйрәм итү традициягә әйләнгән.

Лилия белән Альберт 24 ел бергә, бу матур пар ике бала үстергән. Кызлары Аделина әнисе юлын сайлап, шәфкать туташы булырга укый. Ул үткән ел ук "Татар кызы - шәфкать туташы" республика конкурсында 2нче урын яулап өлгергән. Уллары Айрат - Гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәре.

Төзелештә эшләгән тормыш иптәше - Диләриягә һәр адымда терәк.

- Гаиләдә җырларга яратса да, Альбертның кеше алдында чыгыш ясаганы юк иде. "Нечкәбил" конкурсында ул беренче тапкыр сәхнәгә чыкты, баянга кушылып җырлады, - дип елмая Диләрия Хәбибуллина.

Алар кара-каршы татар халык җыры "Җанкаем-җанашым"ның бер өзеген җырлый. Бәйге таләпләре буенча, һәр гаиләгә үзен күрсәтү өчен 5-7 минут вакыт бирелә. Шул ара эчендә алар үзләренең танышу тарихын, шәһәребез турында һәм әби-бабайларыбыздан мирас булып калган Уңыш бәйрәме - Сөмбелә үзенчәлекләрен сөйләп, гаиләләре белән таныштырырга өлгергән.

Бу конкурс Татарстанның Мәдәният, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Сәламәтлек министрлыклары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе, һәм шулай ук "Татарстан - яңа гасыр" һәм "Президент белән бергә" җәмәгать хәрәкәтләре булышлыгында үтә. Республиканың ЗАГС Идарәсе,җәмәгать хәрәкәтләре "Гаилә канаты астында" җәмәгать оешмасының хәйриячел эшчәнлеген күтәреп алды, шуңа күрә "Нечкәбил" конкурсында катнашучылар күп кенә хәйрия чараларында катнашты.

Диләрия дә май башыннан алып, туган авылында әби-бабайларны җыеп, Ураза бәйрәмнәре уздырган, Алабугада Кадыйр мәчетендә чара оештырган.

- Билгеле, мин гаиләмә, туганнарыма бик рәхмәтле, - ди Диләрия, - бу искиткеч конкурс булды! Шул ук вакытта, хезмәттәшләремә, җитәкчеләрем Лиля Нәҗипова, Нурия Гыйльмановага рәхмәтлемен.

Мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Әлфирә Әкбәрова, районның Үзәкләшкән клублар системасы директоры Светлана Ситдыйкова, мәдәният йортыннан Эльмира Михайлова бәйрәм костюмнары белән булышкан. Гаиләнең бәйрәм программасын сәхнәгә куючы режиссер - Нина Елизарова (Сәлимуллина). Ул "Сөембикә" ансамбле җырчысы Фәния Вәлиева белән чыгышны алып баруда да катнаша. Баянчы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эмиль Хуҗиәхмәтовка да бик рәхмәтле Диләрия. "Сөембикә"леләр аңа ничек булышмасын инде, ул бит үзе бу ансамбльдә инде 15 ел җырлап йөри!

Бәйрәм табынын әзерләүдә шәһәр предприятиеләренең берсеннән җитәкче Әлфия Рәхмәтуллинаның ярдәме зур булган.

- Үзенчәлекле сыйлардан без кунакларга ак калач, "Алабуга" торты, тавык ите белән тутырылган каз тәкъдим иттек. Кишер һәм чөгендердән халык рецепты буенча әзерләнгән чәй дә аларга бик ошады. Гомумән, кем матди һәм рухи ярдәм күрсәтте, барысына да зур рәхмәт белдерәсем килә, - ди Диләрия.

Алабуга данын яклап, "Нечкәбил" конкурсында финалга үткән Диләрия Хәбибуллинага бары тик уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез. Иң мөһиме - җырдагыча "җанкаем-җанашым" дип, һәрчак җырларлык булсын!

Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев