Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Гүзәлләрнең гүзәле син, әнкәй!

Салкын көзне җылытып, моңсу кичләрне ямьләндереп, Илмәт авылы үзешчәннәре Дөм-Дөмдә Әниләр көненә багышланган "Гүзәлләрнең-гүзәле син, әнкәй!" концерты белән кунакта булды.

Халык түземсезлек белән бәйрәм кичәсен көтте. Моңлы җырлар, шаян сүзләр, матур-матур шигырьләр яудырып кына торды илмәтлеләр. Вәсимә Шакирова һәм Фәүзия Төхбәтуллина ягымлы тавышлары һәм үзәкне өзә торган шигырьләре белән концертны алып барды. "Шушы җирдән, шушы туфрактан без" дигәндәй, Дөм-Дөм авылында туып үскән Мәрзия Латыйпова һәм Наилә Ямалетдинова моңлы җырларын әнкәйләргә багышлады. Сандугачтай тавышы белән Раушания Хафизова бар халыкны таң калдырды, матур эчтәлекле шигырь укыды.

Гореф-гадәтләрне искә төшереп, йолаларны яңартып, тамашачыга "Аулак өй" күренеше тәкъдим ителде. Флера Әшрәфҗанова, Розалия Мөхәммәтҗанова, Фагыйлә Рәхмәтуллина, Мәрзия Латыйпова, Вәсимә Шакирова һәм башкалар татар халкының күрке булган йолалар, уеннар һәм милли киемнәрен күрсәттеләр. Илмәттән Мортка килен булып төшкән Гөлфинә Гаффанова улы Илназ белән "Мең яшә, әнкәем" җыры белән бар халыкны елатып, әнкәйләргә үзләренең җылы һәм изге теләкләрен җиткерделәр. Җырчылар баянчы Фагыйлә Рәхмәтуллина һәм Морттан Рәмзия Һидиятуллинага кушылып җырлады. Сәхнә бизәлеше, артистларның костюмнары һәм күп чыгышларның баян белән башкарылуы безне чын мәгънәсендә татар авылында, татар концертында, татар илендә булуыбызны тагын бер кат исбатлады.

Чын татар концерты, гомумән, матур, җылы, күңелле бәйрәм кичәсе бүләк иткәннәре өчен Илмәт авылы үзешчәннәренә, мәдәният йорты мөдире Фәүзия Төхбәтуллинага ихластан рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә Илмәт авылы үзешчәннәреннән күңелле бәйрәм кичәләре көтеп калабыз.

Айгөл Гатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев