Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Хезмәттә яуланган бәхет

Бу язмамның герое тормышның төрле этапларын узып, яшь буынны тәрбияләүдә һәм аларга һөнәри белем бирүдә зур уңышларга ирешкән, олы йөрәкле шәхес - Валентин Григорий улы Митрофанов турында булыр.

Кайгы килгәндә дә, егет бул, дип,

Шул остазлар безне өйрәткән.

"Укытучы" белән "әнкәй" сүзе

Бергә саркып чыга йөрәктән.

Дөньяны танып белү, укырга-язарга өйрәтүдән тыш, акны - карадан, яхшыны - яманнан аеру, изгелекне өстен күрү һәм нинди генә кыен хәлдән дә чыгу юлларын табуны безгә остазларыбыз төшендерә.

Кешелек җәмгыяте һәр дәвердә дә укытучыларга таянган. Мөгаллимнән теләсә нинди һөнәр иясе әзерләргә мөмкин, ә менә теләсә кайсы һөнәр кешесен укытучы итә алмыйсың, дигәннәрен ишеткәнем бар. Бик хак сүзләр. Элек-электән мөгаллимнәр күз уңындагы абруйлы кешеләр булган. Балалар туып тора, аларга белем биреп кеше итү беркайчан да бетмәгән. Укытучы һөнәре дә - мәңгелек.

Бу язмамның герое тормышның төрле этапларын узып, яшь буынны тәрбияләүдә һәм аларга һөнәри белем бирүдә зур уңышларга ирешкән, олы йөрәкле шәхес - Валентин Григорий улы Митрофанов турында булыр.

Ул 1958 елның 12 маенда Саба районы Әбди авылында Гөргери дәдәй белән Анна түтинең зур гаиләсендә бишенче бала булып, дөньяга аваз сала. Сабыйлык, балалык чорлары Мамадыш районы Албай сигезьеллык мәктәбендә уза. Алга таба Үсәлидә укый. Тулы белем алганнан соң, Алабуга культура-агарту училищесына юл тота, хореография бүлегенә укырга керә. Яшьтән үк бию сәнгатенә гашыйк егет, башы-аягы белән, белем алуга чума.

- Үзегезгә һөнәри белем биргән остазларыгыз хакында ниләр әйтерсез? - дигән сорауга:

- Мин һәрвакыт кырыс мөгаллимнәрне якладым. Үзем яратып укыган барлык фәннәрдән дә укытучыларым таләпчән иде. Укучы, остазы янына килгәндә, бераз гына шүрләп тә торырга тиеш, дип уйлыйм, - диде ул.

Училищены тәмамлагач, яшь белгечне Мамадыш районы Олыяз авылына "Чулпан" җыр һәм бию халык ансамбленә балетмейстер итеп җибәрәләр. Кыска гына вакыт эчендә ансамбль зур уңышларга ирешә. Үзешчән сәнгать конкурсларында катнашып, зур призлы урыннар яулый. Коллективка, Польшага бару өчен, туристик путевка бүләк итәләр.

Югары белем алу нияте белән, Валентин Митрофанов Казанга, мәдәният институтына юл тота. Институтта укыганда барлык уздырылган чараларда актив катнаша, үзенең бию осталыгын чарлый.

1982 елда үзе белем алган Алабуга культура-агарту училищесының хореография бүлегенә укытучы итеп билгеләнә.

Утыз ел эшләү дәверендә, эшен чын күңелдән яратып, бөтен белемен, энергиясен, көчен кызганмыйча эшләүче шәхес итеп таныта. Тирән белемле, гел яңалыкка омтылучы Валентинны студентлар үз итә. Үтә тырыш, максатына ирешүчән булганга, яраткан фәнен укытуда югары үрләр яулый. Укытучылар көне якынаер алдыннан укучысы, бүгенге көндә көллияттә хореография бүлеген җитәкләүче "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" Лилия Фәтхуллинага мөрәҗәгать итеп:

- Валентин Григорьевич сезнең тормышыгызда, хезмәтегездә нинди роль уйнады? - дип сорауга ул:

- Язмышымда, тормышымда мөһим роль уйнаган шәхес. Мин аның фидакарь хезмәтен беркайчан да хәтеремнән чыгармыйм. Тирән белемле, зирәк акыллы, заман белән бергә атлаучы, һәркем белән уртак тел таба алучы мастер-мөгаллим.

Бүгенге көллияттә аның кул астында тәрбияләнгән унлап яшь мөгаллим студентларга бию буенча белем бирә.

2004 елда Валентин Григорьевич укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнә. Училищеда студентларга белем бирү, укытуга мөнәсәбәт тамырдан үзгәрә. Беренче чиртта укыту программаларын дәүләт стандартларына туры китерү өстендә эш башлап җибәрә. Тиз арада барлык фәннәрдән укыту програмалары яңартыла, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты галимнәре тарафыннан рецензияләнә.

Коллективның хореография, эстрада-музыкаль, актер һәм режиссура бүлеге коллективлары шәһәр, республика, регион конкурсларында катнашып, ел саен призлы урыннарны ала башлады. Республика көне, Җиңү бәйрәме, Сабан туе, Шәһәр көне бәйрәмнәре аның куелышында уздырылды. Аның югары дәрәҗәдәге оештыру сәләте нәтиҗәсендә, училищены лицензияләү һәм аккредитацияләү уңышлы узды. Аның җитәкчелегендә яңа "Дизайн", "Эстрада музыкаль сәнгать" бүлекчәләре ачылды, укыту планнары расланды.

Валентин Григорьевич чыгарылыш студентларының диплом эшләрен шәһәр, район, республика сәхнәләрендә яклауны традициягә кертте. Мастер-остаз буларак, Мамадыш, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама һәм башкаларның иҗади коллективларына консультант булып тора. Студентларның практикаларын уздыруда яңа алымнар кертү өстендә даими эш алып бара. Килешү нәтиҗәсендә студентлар үзләренең практикаларын Саба, Мамадыш, Азнакай һәм Санкт-Петербургта узалар.

2012 елның декабренда училище дәүләт аккредитациясен уңышлы үтеп югары статус ала - көллияткә әверелә.

Укыту бүлеге белән бергә студентларның белем сыйфатын күтәрүдә эзлекле эш алып бара. 2008-2009 нчы уку елларында бу күрсәткеч 66 процент булса, узган уку елында ул 90 процентка якын.

Валентин Григорьевич тормыш иптәше, Дүсмәт гүзәле Елизавета Дмитриевна белән ике ул үстереп, аларга югары белем бирүгә иреште. Икесе дә гаилә корып, тормышта үз юлларын тапты, яраткан хезмәтләре белән шөгыльләнә, әти-әниләренә оныклар да бүләк иттеләр инде.

Шәхсән, мин үзем дә, аның белән чирек гасыр бергә эшлим. Укытучы буларак та, җитәкче буларак та, бик төгәл, сәләтле һәм таләпчән кеше. Коллективта һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер һәм югары әхлак сыйфатларына ия булган шәхес. Улы олыларны-олы, кечеләрне-кече итә белә. Безгә, өлкән яшьтәге мөгаллимнәргә, игътибарлы һәм ихтирамлы, кирәк булганда, ярдәмен дә кызганмый торган чын педагог, үз эшенең остасы.

Мин аннан син бәхетлеме, диеп сорауга ул:

- Мин бәхетле, яраткан хезмәтем, гаиләм, балаларым, оныкларым бар, - дип җавап бирде.

Алтын җирдә ятмас, ди халык мәкале. Күп еллар буе студентларда сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә зур уңышларга ирешкән өчен 2014 елда Валентин Григорий улына "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Иҗади уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, сәламәтлек телим сиңа, Валентин дус! Сез кеше күңеленә нур өстисез, ә ул нурлар һичкайчан да югалмас!

Дамир ӘЮПОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев