Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Җир­дә кал­сын эзең ма­як бу­лып

Уз­ган ат­на­да шә­һәр мә­дә­ни­ят са­ра­ен­да ша­гый­рә Гөл­за­дә Әх­тә­мо­ва­ның 70 ел­лык юби­ле­е­на ба­гыш­лан­ган иҗат ки­чә­се бул­ды.

Ин­де хә­бәр ител­гән­чә, ша­гый­рә­не кот­лар­га Ка­зан­нан Та­тарс­тан Язу­чы­лар бер­ле­ге рә­и­се Ил­фак Иб­ра­һи­мов (Мө­хәм­мәт Мир­за) һәм ша­гыйрь Га­зи­нур Мо­рат, Чал­лы­дан "Мәй­дан" жур­на­лы ре­дак­то­ры, язу­чы Ва­хит Има­мов, шә­һәр-ра­йон­ның иҗат зы­я­лы­ла­ры, мәк­тәп укы­ту­чы­ла­ры, уку­чы­лар, юби­ляр­ның як­таш­ла­ры, курс­таш­ла­ры, хез­мәт­тәш­лә­ре кил­гән иде.

Бәй­рәм­не дөнь­я­лык­ның иң са­дә җан­на­ры - ке­че яшь­тә­ге ба­ла­лар баш­лап җи­бәр­де. 27 нче ба­ла­лар бак­ча­сын­нан кил­гән са­бый­лар ша­гый­рә­нең ши­гырь­лә­рен бик ма­тур итеп ят­тан сөй­лә­де һәм аңа төс­ле рә­сем­нәр бү­ләк ит­те.

Гөл­за­дә Әх­тә­мо­ва­ның шә­һәр-ра­йон һәм та­тар хал­кы ал­дын­да­гы зур хез­мәт­лә­ре­нә тук­та­лып тор­мас­тан, шу­ны әй­тер­гә ки­рәк, ул ту­мы­шы, бар­лы­гы бе­лән мил­ләт кы­зы, аның үт­кә­не, ки­лә­чә­ге өчен янып йө­рү­че мил­ләт­пәр­вәр. Әнә шу­лар­ны ис­кә алып, ки­чә­дә аңа ра­йон баш­лы­гы кул куй­ган Мак­тау кә­га­зе тап­шы­рыл­ды.

-Әдә­би­ят­та һәр­кем­нең үз кыйб­ла­сы, йө­зе, үз уры­ны бар. Гөл­за­дә Ха­җи­ев­на да ан­да үз уры­нын тап­кан ша­гый­рә­ләр­нең бер­се. Ул әдә­би­ят­ка җит­лек­кән, фор­ма­лаш­кан ша­гый­рә бу­ла­рак ки­леп кер­де",- ди­де Ил­фак Иб­ра­һи­мов чы­гы­шын­да. Әл­бәт­тә, ул буш кул бе­лән кил­мә­гән. Ул Г.Әх­тә­мо­ва­га күпь­ел­лык нә­ти­җә­ле хез­мә­те өчен Та­тарс­тан Язу­чы­лар Бер­ле­ге һәм Та­тарс­тан Мә­дә­ни­ят ми­нистр­лы­гы­ның Мак­тау кә­газь­лә­рен тап­шыр­ды.

Ша­гыйрь Га­зи­нур Мо­рат чы­гы­шын ша­ян тон­да баш­ла­ды: "Гөл­за­дә" исе­ме ми­ңа бик та­ныш һәм аны мин­нән дә күб­рәк тел­гә ал­ган ке­ше си­рәк­тер, чөн­ки ми­нем бе­рен­че ха­ты­ным Гөл­за­дә исем­ле иде",- дип көл­дер­де ул ха­лык­ны. Ша­гыйрь, Гөл­за­дә апа иҗа­ты­на бәя би­реп, аның ба­ла­лар өчен языл­ган әсәр­лә­ре­нең ае­ру­ча уңыш­лы бу­лу­ын ас­сы­зык­ла­ды һәм бәй­рәм бү­лә­ге итеп ши­гырь­лә­рен укы­ды.

Язу­чы Ва­хит Има­мов чы­гы­шын ыру та­мыр­ла­рын бар­лау­дан то­тын­ды һәм зал­да­гы­лар­га үзе­нең Гөл­за­дә апа бе­лән ерак ту­ган­нар бу­лу­ын хә­бәр ит­те. Ди­мәк, ул аның ка­ләм­дә­ше ге­нә тү­гел, кан кар­дә­ше бу­ла­рак та кот­лар­га дип кил­гән иде. (Аб­руй­лы жур­нал мө­хәр­ри­ре бү­ген бар­лык га­зе­та-жур­нал­лар­га хас проб­ле­ма­ны да чит­лә­теп үт­мә­де: "Мәй­дан" жур­на­лы­на без­нең ра­йон­нан ни­ба­ры өч ке­ше языл­ган...).

Юби­ляр озак ел­лар хез­мәт куй­ган 2 нче ур­та мәк­тәп кол­лек­ти­вы хез­мәт­тәш­лә­рен оныт­ма­ган, алар мон­да күп­ләп кил­гән һәм бү­ген дә ба­ла­лар бе­лән ак­тив эш­ләү­че Гөл­за­дә апа­га әй­тер сүз­лә­ре бар иде. Алар аңа ба­гыш­лап языл­ган ши­гырь­лә­рен укып күр­сәт­те һәм иң өс­те­нә ап-ак ырын­бур шә­ле яп­ты. Ә ме­нә Ала­бу­га му­зей-яд­кәр­ле­ге вә­кил­лә­ре баш­мак­лар бү­ләк ит­кән­нән соң, ул алар­ны ки­еп би­еп тә күр­сәт­те әле.

Пос­пе­ло­во ур­та мәк­тә­бе укы­ту­чы­ла­ры, 1, 3 нче мәк­тәп, 1, 2 нче та­тар гим­на­зи­я­се кол­лек­тив­ла­ры, Морт­тан ве­те­ран укы­ту­чы Ан­на Хи­са­мет­ди­но­ва Гөл­за­дә апа­ны кот­лар өчен мах­сус кил­гән иде. Го­му­мән ал­ган­да, та­ри­хы­быз­ның ни­гез таш­ла­рын бар­лап, та­тар­ның кү­ре­нек­ле шә­хес­лә­ре­нә, үт­кә­не­без­гә мә­хәб­бәт, ки­лә­чәк­кә өмет уят­кан ши­гырь­лә­ре бе­лән кү­ңе­ле­без­дә урын ал­ган ша­гый­рә­нең иҗат ки­чә­се мил­ләт­тәш­лә­ре­без кү­ңе­ле­нә хуш кил­де. Бәй­рәм ки­чә­сен­дә аның сүз­лә­ре­нә языл­ган җыр­лар яң­гы­ра­ды, 1 нче та­тар гим­на­зи­я­се­нең "Ләй­сән" бию төр­ке­ме мил­ли би­ю­ләр баш­кар­ды. Кеч­ке­нә са­бый­лар­дан алып, шә­һәр-ра­йон зы­я­лы­ла­ры, сән­гать­кәр­ләр һәм ка­ләм­дәш дус­ла­ры аңа ти­рән хөр­мә­тен бел­дер­де, рәх­мә­тен җит­кер­де. Ә ул мо­ңа, чын­нан да, ла­ек.

К.Га­би­ди

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев