Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Кечкенә дә, төш кенә

Алабуга шәһәренең 1 нче гимназия укучысы 10 яшьлек Линар Әхмәдуллин "Татарстанның кечкенә йолдызлары-2012" республика бәйгесендә катнашты.

"Татарстанның кечкенә йолдызлары-2012" республика бәйгесе быелның 24 декабрендә Казанда узды. Бу бәйгедә Казан, Яшел Үзән, Норлат, Лаеш, Яр Чаллы шәһәрләреннән 5 яшьтән алып 14 яшькә кадәр 24 бала катнашты. Алабуга данын Мироваевлар гаиләсе традициясен дәвам итүче Линар Әхмәдуллин яклады. "Йолдызлы тавыш" номинациясендә Линарга тиңнәр табылмады. Егеткә рухи ярдәм күрсәтер өчен, башкалага аның белән бергә "Сәйлән" бию коллективы кызлары да барды.

Бәйгедә һәр катнашучы үз осталыгын күрсәтте: кемдер җырлады, кемдер биеде, ә кемдер шигырь сөйләде. Линар тамашачыга танылган "Эх сез, матур кызлар" җырын тәкъдим итте.

"Мондый югары дәрәҗәдә беренче тапкыр чыгыш ясадым. Мин гаиләмнең өметләрен акларга тырыштым һәм җиңдем!", - дип сөенече белән уртаклаша Линар. Ул әнисе, әбисе һәм бабасы сыман киләчәктә тормышын сәхнә белән бәйләргә тели.

Алкышлар, тамашачы тулы заллар, чәчәк бәйләмнәре - болар әле барысы да алда. Ә буген Линар - әти-әнисе, якыннары һәм алабугалылар өчен кечкенә булса да "йолдыз".

Гөлназ ГАЙНИ

Фотолар Диләрә Мироваеваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев