Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Киләчәктә бәлки әле Анжелина Джоли килер

Алабугада биш көн буе дәвам иткән беренче Халыкара яшьләр кинофестивале катнашучыларда якты хатирәләр калдырды.

"Торналар оча", "Кызыл балан", "Мәскәү күз яшьләренә ышанмый" кебек совет фильмнары тамашачыны чын-чынлап андагы геройлар тормышына алып кереп китә, елата, шатландыра, аларның хәлләренә керергә мәҗбүр итә иде. Хәзер инде андый тирән кичерешле фильмнарны берәү дә төшерми кебек.

Бүген кино сәнгате белән ныклап шөгыльләнүче рәсәй режиссерларын бармак белән генә санап чыгарга мөмкин.

Хәзерге яшьләребез нинди фильмнар карый соң? Болар - кыйммәтле махсус эффектлар белән тулган үтереш-сугыш кинолары, триллерлар, буш мелодрамалар, мәгънәсез комедияләр һәм бер тапкыр карала торган фильмнар.

Шәһәребезгә Ксения Кольцова алып килгән "Дөнья буяулары" кинофестивале проекты, аның фикеренчә, сәнгатьне үзгәртеп коруда таяну ноктасы булачак. Алабугадагы "Иллюзион" кинотеатры ишекләре биш көн буена яшьләр өчен ачык булды. Фестивальдә 12 тулы метражлы фильм күрсәтелде: берешәр фильм Россиядән, Азия һәм Европа илләреннән.

Махсус программалар 30 кыска метражлы фильмда тупланган иде. Әлбәттә, проект кыйммәткә туры килгәнлектән, һәр ил үзе тәкъдим иткән фильмны бер тапкыр гына күрсәтергә рөхсәт итте. Шулай да алабугалылар аларны бушлай карый алды.

Фестивальдәге фильмнар һәр көн телевизордан яки попкорн ашап кинотеатрда карый торган премьералар түгел инде. Алар талантлы яшь режиссерлар тарафыннан эшләнгән (һич кенә дә үзешчән кино түгел). Аларда аталар һәм балалар мөнәсәбәте, алдашу нәтиҗәсе, мәхәббәт өчен батырлык кылу, шәфкатьлелек, авырлыкларны җиңү турында сөйләнә. Фестиваль "Кино яшьләр өчен, кино яшьләр турында һәм яшьләрдән кино" девизы белән барды.

Шәһәребез өчен мондый бүләкне фестиваль директоры Ксения Кольцова, арт-директор Сергей Дворянов ясады. Фестивальнең мактаулы кунаклары булып фин режиссеры Ян Форстрем, Швециядән кинотәнкыйтьче, Халыкара кинофестиваль директоры Том Пальман катнашты.

-Ни өчен Алабуга? "Җәй буяулары"н монда мегаполисларга караганда башкачарак кабул итмәсләрме?

Матбугат конференциясендә катнашкан Түбән Кама журналисты күпмедер көнчелек белән кинофестивальне оештыручыларга шундый сорау биргәннән соң, аларның җавабы мондый булды:

-Дөресен әйткәндә, бераз курыктык. Тик менә нәкъ шушы меңьеллык тарихы булган гаҗәеп гүзәл шәһәрдә нечкә, саф күңелле "идеаль тамашачы" табарбыз дип өметләндек. Алабуга күпсанлы шагыйрьләр, рәссамнар, галимнәр тормышы һәм иҗаты белән бәйле, бер сүз белән әйткәндә, эстетлар шәһәре, аның тирәлеге шундый үзенчәлекле алхимия белән сугарылган,- диде Сергей Дворянов.

Фестиваль барышында "Иллюзион" кинотеатрында һәм "Бруклинда" кино күрсәтелде, фильмның геройлары, андагы каршылыклар турында фикер алышынды. Зал кино сәнгатен яхшы белгән җитди йөзле яшь тамашачы белән тулган иде.

Шау-шулы тантана һәм "Моя заветная мечта" дип аталган немец фильмы белән башланып киткән кинофестивальнең ябылу церемониясе дә һич Канныдан яки "Оскар" тапшырудан ким булмады.

- Шушы биш көндә тормышыгыз "Дөнья буяулары" белән баесын өчен, без программаны кызыклы итәргә омтылдык, сезнең өчен аларны дөньяның төрле почмагыннан алып килдек, - диде Ксения Кольцова.

Фестивальнең гран-прие "Гаилә" дип аталган Дания киносына бирелде. Мәктәп укучылары һәм студентлардан торган жюри шундый карарга килде. Аны караганнан соң тамашачы аны алкышлап кына калмады, күпләренең күзенә яшь бөртекләре эленгән иде.

Идеаль тамашачы призына лаек булып, беренче мәктәпнең унынчы сыйныф укучысы Ильмира Фәтхуллина һәм КАИның өченче курс студенты Дарья Медякова"Иллюзион" кинотеатрына ел буе бушлай йөрү хокукы алды.

Кинофестивальдә мастер-классны Сергей Дворянов алып барды. Зал аның репликаларын куәтләп утырды.

Беренче Халыкара кинофестивальнең төп бүләге итеп, ел саен язын Алабугада кинофестиваль үтәчәк дигән карар кабул ителде.

Налия Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250