Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Матурлыкны йөрәге белән күрә

Шәһәрнең танылган фотографы Таһир Мәхмүтов фотосурәтләре тәкъдим ителгән "Алабуга - меңъеллыклар чигендә" дип исемләнгән китап-альбомы дөнья күрде.

Үзәк китапханәнең уку залында "Йөрәк белән күргән матурлык" исемле китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Таһир Мәхмүтов иҗатына багышланды. Инде күптәннән безнең шәһәр турында китапларның басылганы юк иде, ә бу альбом әлеге бушлыкны тулыландырды.

Фотографның соңгы китабында урын алган XIX гасыр уртасы, егерменче гасыр һәм хәзерге заман фоторәсемнәрендә Алабуга шәһәре тарихи, архитектура һәм сәнгать ягыннан тәкъдим ителгән.

Дөньяны без фотографлар һәм рәссамнар күзе аша күрәбез. Ә фотограф чын рәссам да булса - бу икеләтә зур уңыш. Бу очракта нәкъ шулай.

Рәсемгә биш минуттан артык карап торасы килсә, бу - бик уңышлы фото дигән фикер яши профессионаллар арасында. Таһир Әхмәт улы фотоларына сәгатьләр буена карап торырга мөмкин. Менә бу - чып-чын сәнгать.

Аның рәсемнәре чыннан да җанлы, автор кирәкле мизгелне шулкадәр оста тотып ала белә, хәтта рәсем геройларына кушылып җырлыйсы, уйныйсы һәм биисе килә башлый. Аның репортаж кадрлары аеруча матур, күңелле, бу рәсемнәр вакыйга мохитын тамашачыга төгәл итеп тапшыра. Автор үзенең фоторәсемнәре өчен кичке шәһәр урамнарында бетмәс-төкәнмәс хыял чыганагы тапкан. Алабуганы кошлар биеклегеннән төшергән рәсемнәрне карагач кына картинаның тулылыгы өчен нәкъ менә шул җитеп бетмәгәнлеге ачыклана. Фоторәссам үзенең эшендә шәһәрнең көнкүрешен, аның вак-төяк детальләрен, шәһәрдәшләр йөзен сурәтли.

Рәсемнәрнең сыйфаты искиткеч, аларны караган кеше безнең шәһәргә гашыйк булмый калмый.

Яңа китап дөнья күрде. Әлеге вакыйга белән авторны да, әле альбом белән танышулары алда булган укучыларны да котлыйбыз. Басманың тиражы аз булуы кызганыч. Китап шәһәр, авыл һәм мәктәп китапханәләренең туган якны өйрәнү бүлекләренә эләгерме - монысын белүе кыен. Тик китапның анда лаеклы урын алырга тиешлегенә бернинди шик юк.

Күргәзмә җәй ахырына кадәр эшләячәк.

Валентина МӨХСИНОВА,

мәгълүмати-библиографик бүлек мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев