Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

На­деж­да Ду­ро­ва зур сәх­нә­дә

Мо­царт­ның ту­ган ягын­да ка­ва­ле­рист-кыз На­деж­да Ду­ро­ва ту­рын­да опе­ра яз­ган­нар.

Аның ав­тор­ла­ры Зальц­бург (Авст­ри­я) шә­һә­ре­нең Мо­цар­теум му­зы­ка һәм сәх­нә сән­га­те уни­вер­си­те­ты про­фес­сор­ла­ры Мар­та Шарп һәм Ад­ри­ан Де Вит. Либ­рет­то ав­то­ры - язу­чы Ма­ри­ан­на Фигль. Әсәр­не язу­га алар­ны Ала­бу­га­ның Н. А. Ду­ро­ва му­зей-утар мө­ди­ре Фә­ри­дә Вә­ли­то­ва док­ла­ды ил­һам­лан­дыр­ган. Уз­ган ел­да ул ча­кы­ру бу­ен­ча Зальц­бург­та дан­лык­лы рус ка­ва­ле­рис­ты ту­рын­да чы­гыш яса­ган.

Эш шун­да, би­ре­дә На­по­ле­он су­гыш­ла­ры та­ри­хын өй­рә­нү­че ке­ше­ләр яши. Та­рих бе­лән кы­зык­сы­ну­чы­лар­ның бер­се Бру­но Коп­пенш­тай­нер, На­деж­да Ду­ро­ва тор­мы­шы­ның соң­гы көн­нә­ре ту­рын­да тө­гәл­рәк бе­лер өчен (ул ар­ми­я­дә хез­мәт ит­кән иң бе­рен­че ха­тын-кыз), Ала­бу­га му­зей­чы­ла­ры бе­лән хат алы­ша баш­лый да ин­де. Ала­бу­га­да ка­ва­ле­рист-кыз ис­тә­ле­ген ни­чек сак­лау­ла­рын бе­леп, Бру­но таң ка­ла.

Опе­ра - Фә­ри­дә Вә­ли­то­ва­ның хат алы­шуы һәм Зальц­бург шә­һә­ре­нә ба­руы нә­ти­җә­се. Мо­цар­теум кон­сер­ва­то­ри­я­се сту­дент­ла­ры һәм мө­гал­лим­нә­ре опе­ра­ны сәх­нә­гә ку­ю­да кат­на­ша. Опе­ра премь­е­ра­сы гыйн­вар аен­да бу­лыр дип кө­те­лә. Сос­та­вы­на Ала­бу­га му­зей­чы­ла­ры һәм Ка­зан му­зы­кант­ла­ры кер­гән Та­тарс­тан де­ле­га­ци­я­се дә та­ма­ша­чы бу­ла­рак ча­кы­рыл­ган. Сә­я­хәт ва­кы­тын­да опе­ра­ны Та­тарс­тан сәх­нә­сен­дә кую мөм­кин­ле­ге дә хәл ите­лә­чәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев