Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

нардуган

Керәшеннәрдә ел фасылларына караган, табигать күренешләренә бәйле рәвештә үткәрелә торган төрле йолалар, гореф-гадәтләр бик кызыклы. Кызганычка каршы, ул борынгы йолалар һәм йола җырлары хәзерге вакытта онытылып бара, аларның иң матурларын яңартып, авылларга ямь өсти торган итеп, халыкка кире кайтару зарурлыгы нык сизелә хәзер.

Нардуган. Ул кыш көне, декабрьнең 24-25ләрендә башлана һәм унике көнгә сузыла. Нардуган көннәрендә, өлкән буын вәкилләре сөйләвенчә, төрлечә күрәзәлек итүләр, кеше танымаслык итеп киенеп, өйдән-өйгә кереп маскарад ясап йөрү һәм башка күңел ачу уеннары уздырыла. Нардуган йоласы Идел буендагы күрше халыкларда да билгеле: чуваш, удмурт, мари, мордва һ.б. Кышкы кояш торгынлыгын борынгы халыклар кояшның "үлеп кабат терелүе" яки "яңадан тууы" рәвешендә күзаллаганнар һәм аны ел саен бик зурлап, тантаналы төстә билгеләп узганнар. Мондый календарь бәйрәм "Нардуган" дип йөртелгән. Аның атамасын монголча "нар"(кояш) һәм татарча "туу" сүзләреннән ясалган дип аңлату бар. Әгәр бу шулай икән, нардуган, димәк, "кояш туган" дигән сүз булып чыга. Нардуган үзенең асылы белән аграр йола, ягъни ул игеннәрдән мул уңыш алу хакына, шундый өмет белән уздырылган. "Нардуганга бармасаң, җитен булмый" кебек ышанулар шуңа дәлил булып тора. Заманнар узган саен, Нардуган, башка йолалар белән катнашып, алардан күп кенә яңа ритуаллар үзләштергән. Атап әйткәндә, Раштуа, Святки бәйрәмнәренең йогынтысы зур булганлыгы күренә. Нардуганчылар, өйдән өйгә йөреп, җыр һәм такмаклар әйткән, йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет теләгән:

Нардуган, Нардуган,

Нардуган, хуҗалар,

Котлы, мөбарак булсын,

Тормыш түгәрәк булсын,

Мал-туарыгыз артсын,

Игеннәрегез уңсын...

Табигый ки, Яңа ел алдыннан һәркем үзенең киләчәк бәхете, язмышы турында күбрәк уйланучан була. Шуңа күрәдер, Нардуган кичәләренең репертуарларында фал ачу уеннары зур урын алып торган. Аулак өйләрдә кызлар бигрәк тә йөзек салыш уйнарга яраткан. Мин инде олы яшьтәге кеше, яшь чакта шул аулак өйдә булганым булды. Өй хуҗасы белән килешеп, күпмедер хакка "сатып алган" өй - Нардуган өе була. Безнең кебек малайларны анда бик кертмиләр иде, качып керсәң генә... Яшьләр йомырка, май, башка ашамлыклар алып килә, шулай Нардуган өен "сатып алалар". Аннан соң яшьләр биешәләр, такмак әйтәләр, уйныйлар, чәй эчәләр, ашыйлар. Аулак өйләрдә кызлар бигрәк тә йөзек салыш уйнарга ярата. Башта кемне булса да бәкедән су алып кайтырга җибәрәләр. Кайтканда сөйләшмичә, артына әйләнеп карамыйча кайтырга тиеш ул. Шулай алып кайтылган су тылсымлы, серле көчкә ия дип ышанганнар. Уенда катнашучылар йөзекләрен җыеп, аларны су тутырылган тирән савытка салалар. Шуларны эшләгәч, бер куплет җыр башкарыла. Уен башы савыттагы йөзекләрне бутый да, карамыйча гына берсен тартып чыгара. Һәм баягы җырның эчтәлегенә карап, йөзек иясенең алдагы тормышын юрау башлана. "Нардуганым нар төсле, матур ярлар бар төсле" кебек җыр өзекләреннән дә аңлашылганча, яше җиткән кызларны күбрәк "быел кияүгә чыгаммы?", "нинди кешегә тап булам?" кебек сораулар кызыксындыра. Күрәзәлек итүнең башка ысуллары да була. Әйтик, төн уртасында абзарга кереп караңгыда бер сарык тоту: карт сарык эләксә - карт кешегә, яше эләксә - яшь кешегә тормышка чыгасың, имеш. Яки капка аркылы киез итек ыргыту - итек башы кая карап ята, шул якка кияүгә чыгасың һ.б.

Чиләккә балдак салган кызлар киләсе елга кадәр йорт-җирнең иминлегенә, яшьрәк кызлар, киләчәккә язмышларын исәпкә алып, салынган йөзекләренә юрап бирергә җырлар көтә. Шулай итеп, һәркем, киләсе елга кадәр күңеленнән нәрсә дә булса юрап, балдак салган. Балдак салучыларга такмаклар, уен җырлары да әйтелә.

Керәшеннәрдә яңа стиль белән 19 декабрьдә Кышкы Микула бәйрәме була, моңа каршы төндә, ягъни 18 декабрьдә һәм Яңа елга каршы 31 нче декабрьдә, яңа стиль белән 13 гыйнварда балдак салулар була. Мондый йолаларга алдан ук әзерлек алып барыла башлый. Кышкы Микуладан кыз сорап яучы җибәрүләр башлана.

Авылдашларымның кеше танымаслык итеп киенеп, өйдән-өйгә кереп йөрүләре хәтеремдә калган. Иске Үтәгән авылында бу йоланы "пәри булып киенү" дип әйтәләр иде. Без, кечкенә балалар, өйгә "пәриләр" килеп керсә, куркып сәндерәгә менеп качабыз. Мәрхүм әнием: "Курыкмагыз, күрше Иван бит ул, пәри түгел",- дип безне тынычландыра иде. Соңыннан өйгә унлап-унбишләп егет-кыз керә, алар бииләр-җырлыйлар да икенче өйгә китәләр. Менә шулай яше-карты күңел ача торган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев