Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Нәүрүз килде – яз җитте

Узган атнада шәһәр мәдәният сараеның мәрмәр залында Нәүрүз бәйрәме үтте.

Шәһәрдә Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтү яңадан традициягә керде. Быел да мәдәният һәм сәнгать училищесы укытучылары һәм студентлары көче белән Нәүрүзгә багышлап театрлаштырылган тамаша әзерләнгән иде. Тамашада төрле персонажлар - Кыш, Кыш бабай, Яз һәм Кояш, Көн һәм Төн катнашты. Язны чакырып оран салучы малай белән берлектә алар Нәүрүзнең нәрсә аңлатуын, тарихи тамырларын, төрле халыкларда ничек бәйрәм ителүен сөйләделәр. Ә менә бәйрәмнең төп герое - Нәүрүзбикәне олылап, аны халыкларның төп байлыгы - түгәрәк күмәч белән каршы алдылар. Шуннан соң залда төрле уеннар, җыр һәм биюләр башланды. Артистлар үзләренең оста чыгышлары белән бәйрәмгә килгән халыкның күңелен ачты, залда җыр, моң, уен-көлке яңгырап торды. Балалар бию ансамбленең осталыгы гына түгел, бәлки үз эченә халык уеннарын - кашыкка йомырка салып йөгерү, бау тартышу, көрәш кебек традицион уеннарны алуы белән аеруча истә калды. Җитмәсә, җиңүчегә алтын җеп белән чигелгән түбәтәй дә бирелде әле! Бәйрәмнең ел саен шәһәребездә яшәүче әзербәйҗан диаспорасы белән бергә оештырылуын да әйтеп үтәргә кирәк. Монда аларның традицияләре һәм тормыш-көнкүрешләре белән танышырга мөмкин иде. Алар бәйрәмдә гаиләләре белән катнаша, хәтта кунаклар чакыра, чөнки бәйрәмнең рухы шундый.

Нәүрүз бәйрәме ахырында бөтен халыкка "Карга боткасы" тәкъдим ителде, пылау да әзерләнгән иде.

Наилә Баязитова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев