Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Саҗидә Сөләйманованың тууына 90 ел

Җырлап үтик еллар аркылы... Шигърияттә үз аһәңе-моңы булган үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе Саҗидә Сөләйманова - күп кенә шигырь җыентыклары, җыр тектлары, поэма, проза әсәрләре авторы.

Яраткан шагыйрәбез Саҗидә апа Сөләйманова 1926 елның 3 октябрендә Башкортстан Республикасы Яңавыл районы Яңавыл авылында туа.
1944 елда Тәтешле урта мәктәбен тәмамлагач, ул ике ел авылда укытучы булып эшли. 1946-1950 елларда Уфада Башкорт педагогика институтының тарих-филология факультетында белем ала. Аннан соң Башкортстанның Әбҗәлил районында, Татарстанның Минзәлә шәһәрендә, соңрак Әлмәт нефть техникумында тарих укытучысы булып эшли. Үзенең 20 елга якын гомерен балалар тәрбияләүгә бирә. Әдәбият мәйданында аның исеме узган гасырның алтмышынчы елларында күренә башлый. Шуннан соң үткән гасыр эчендә ул, иҗат активлыгын һәм әдәби осталыгын тагын да үстерә.
Саҗидә Сөләйманова - лирик шагыйрә. Иҗатында заман темалары, олы социаль күренешләр, авторның шәхси биографиясе, кичерешләре белән тыгыз бәйләнештә бирелә. Яшьлекләре сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән бөтен бер буынның олы да, катлаулы да язмышлары мәгънәле шигъри юллар, тәэсирле сүзләр һәм таушалмаган сурәт-образлар аша тасвирлана. Мәхәббәт лирикасы хис-тойгыларның тирәнлеге, ихласлыгы белән күңелне җәлеп итә.
Шагыйрәнең хисләр тирәнлеген укучыларга җиткерү максатыннан, Үзәк китапханәнең уку залында "Җырлап үтик еллар аркылы" дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Алабуга медицина көллияте студентларын Саҗидә Сөләйманованың тормыш юлы һәм иҗаты белән китапханәче Раушания Вәлиева таныштырды. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары Алисә Тимерова, Гөлчәчәк Кариева, Гөлназ Шакирҗанова, Тамчыгөл Сәләхова Саҗидә Сөләйманованың төрле темага язган шигырьләрен күңелгә үтәрлек итеп укыды. Кичә барышында Саҗидә Сөләйманова сүзләренә язылган "Гүзәлия", "Оренбург яшьләр җыры", "Урсал тауда" җырлары яңгырады. Кичә Мөдәррис Әгъләмовның түбәндәге сүзләре белән тәмамланды: "Саҗидә Сөләйманова биеклеге - ул ир-ат шагыйрьләр дә әйтергә курыккан чынлыкны әйтә белүдә. Саҗидә апа шигърияткә соң килде, олыгаеп, эченнән әрнеп, янып... Өлгергән шигъри образлар белән тәмам тулышкан иде инде ул. Җиде-сигез ел эчендә, шуңарчы исеме дә билгесез шагыйрә, баш әйләндерерлек биеклеккә күтәрелде, ир-ат шагыйрьләр өйрәнерлек, Туфаннар хөрмәт итәрлек Шагыйрь булып җитеште. Әгәр Ходай аңа Ахматова гомерен биргән булса, без аңа үлгәнче үк һәйкәл куярга тиеш булыр идек".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев