Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Махсус проект

«Алабуга нуры»ның махсус проекты: Кол Гали

1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр, татар әдәбияты үсешенә йогынты ясаган «Йосыф китабы» 80 тапкыр басылган.

Ел башында, татар әдәбиятында булган дастаннарны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы "Дастаннар елы«н игълан иткән иде. Урта гасырлардан безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәре арасында «Кыйссаи Йосыф» әсәре аеруча әһәмиятле. Аның авторы Кол Гали үз заманында безнең борынгы шәһәрдә дә булган.

Тарихи чыганакларга караганда, бу дастанның авторы Кол Галинең тулы исеме — Мөхәммәтхаҗи Гали ибн Мирхуҗа. Хәзерге галимнәр раславынча, шагыйрь 1183 елда туган, 1236 елда, 53 яшендә, Батый гаскәрләре Идел Болгарын яулаганда һәлак булган. Кол Галинең яшәү елларына кагылышлы төрле фаразлар озак яшәп килгән. Аның Көнчыгышта сәяхәт иткәнлеге, Сирия, Иерусалим, Мәккәдә булуын, туган ягында исә озаклап Биләр һәм Болгар шәһәрендә яшәгәнлеген язалар, ул яшәгән шәһәрләр арасында Алабуга, Нур-Сувар һәм Кашан да бар. 

1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр, татар әдәбияты үсешенә йогынты ясаган «Йосыф китабы» 80 тапкыр басылган. ЮНЕСКО карары белән, 1983 елда Кол Галинең тууына 800 ел тулуны зурлап билгеләп үттеләр. 1989 елда Казан китап нәшриятында «Кыйссаи Йосыф» китабының Нурмөхәммәт Хисамов (1937-2022) тәрҗемәсендәге варианты хәзерге татар әдәби телендә басылды. 

Татарларда «Йосыф китабы» дип йөртелгән дастан — татар халкының борынгы әдәби үрнәге. Ул тугандаш башкорт, казах, үзбәк, төркмән әдәбиятлары тарихына да кереп калган. Идел Болгарында тормыш гөрләп барган чакта язылган әсәрнең төп кулъязмасы сакланмаган, билгеле. Кол Гали иҗат иткән кыйссада һәм дастанның кулдан-кулга күчерелеп йөртелгән башка вариантларында Якуб пәйгамбәр улы Йосыфның тарихы сурәтләнгән. Дастан шулай буыннан-буынга тапшырылган. Тарихи дастанмы, алыплар турындамы, мәхәббәткә багышланганмы, андый әсәр барыбер халыкның көнкүрешен, тарихын да чагылдыра, шул заман кешеләренең кичерешләрен ачып бирә.

Гомумтөрки әдәбиятның искиткеч үрнәге булып торган «Кыйссаи Йосыф» дастанының төп герое Йосыф — йөзе, буй-сыны, холугы, бөтен барлыгы белән кешеләрдәге иң яхшы сыйфатларны үзенә җыйган. Халык хыялында йөргән ир-ат һәм дәүләт башлыгы нинди асыл булырга тиеш булса, Йосыф шундый. Ул — акыллы, эчкерсез, түземле һәм мәрхәмәтле. Хәйләкәр дә (эчтәлектә моңа мисал бар). Нинди генә хәлгә юлыкмасын, коткыга бирешми, явызлыкка начарлык белән җавап бирми, үзен рәнҗетүчеләрне кичерә белә, алай гына да түгел, аларга ярдәм итә, туганлык мөнәсәбәтләрен дә өзми. Нәтиҗәдә, аның яхшылыгы үзенә кайта. 

Заманында бу кыйссаны халык бик яраткан, кулъязманы кадерләп саклаганнар. Басма китап барлыкка килгәннән соң, аны үзләрендә булдырырга тырышканнар. Кызлы өйләрдә Корьән китабы белән бергә, Йосыф китабын да бирнәгә салганнар.

Дастан авторы Кол Галигә килсәк, ул мәңгелек һәм бердәнбер Тәңресенә, пәйгамбәрләргә мактау ирештергәннән соң:
«Мин зәгыйфьне син хикмәткә таба яндыр,
Гыйбрәт-хикмәт сөйләттереп син куандыр», — дип мөрәҗәгать итә. Димәк аның максаты: башкаларга гыйбрәт булсын дип язу. Әсәр эчтәлеге буенча китсәк, сабак итеп алырлык нәрсәләр күп. 

Беренче сабак:
«Кешеләрнең көнләвеннән нык саклан гел, —
Кешеләргә шайтан дошман булыр инде».

Икенче сабак:
«Әләкчедән саклый күрсен ходай үзе...»
Өченче сабак:
«Тәңре язган хәлдән әле шуны белдем, —
Кол дигәнчә булмый икән эшләр инде».

Дүртенче сабак:
«Минем әгәр йөз мең җаным булыр исә,
Барчасын да сезгә фида кылам инде».

Бишенче сабак:
«Иң яхшысы — тәүбә кылып кайту инде».

Алтынчы сабак:
«Ата хакын, кардәшлекне саклаң инде».

Җиденче сабак:
«...Сабырсызлык газизләрнең җуя кадрен,
...
Сабыр белән морад хасил була инде».

Сигезенче сабак:
«... Һәрбер кеше үз лаегын эшләр инде».

Тугызынчы сабак:
«Кардәшләрем сатты шулай — син ачык бел,
Азат көе бөлгенлеккә төштем инде».

Унынчы сабак:
«Бу тәкъдирне кылды миңа мәүләм гафир (ярлыкаучы),
Мәгәр янә ул ук рәхим кыла инде».

Унберенче сабак:
«Хыянәтнең әһлен тәңре кичералмый»
Дастан ахырында автор:
«Аңласагыз, монда күпме хикмәт тулды —
Зәгыйфегез нәзым белән язды инде», — ди.

XX гасыр урталарына кадәр бу дастанның кулдан кулга күчерелеп килүен искә алсак, аның халык өчен никадәр мөһимлеген аңларга була, шуңа күрә дә без урта гасырларда яшәгән әдипне, кешелек дөньясындагы иң күркәм сыйфатларга дан җырлаучы Кол Галине бүген дә зурлыйбыз. Аның «Кыйссаи Йосыф» дастаны — татарлар өчен чын мәгънәсендә тормыш китабы булган, чөнки анда кеше гомерендә нинди каршылыклар очратырга мөмкин, шулар сурәтләнгән, дәүләт һәм шәхес, ата һәм бала, ир һәм хатын, туганнар арасында, илләр арасында мөнәсәбәтләр тасвирланган. Түземлек һәм тугрылык төп геройны бәхеткә илтә, тик аңа ирешкәнче, пәйгамбәр улы булып туган Йосыф кол хәлендә кала, авыр сынаулар үтә
Дастанны бер тапкыр укып чыгу гына аз. Андагы «ришвәт» сүзенә, мәсәлән, мин икенче кат укыганда гына игътибар иттем. Тарихчылар аннан тарих эзли, хыялыйлар — әкият, гашыйкларга мәхәббәт маҗаралары кызыклы, ә халык өчен әхлак кагыйдәләре тулып ята.

Мәгълүмат
Дастан — лиро-эпик әсәр, фарсы теленнән хикәят, төрки телдә «үткән эшләр хикәясе» дигәнне аңлата. Аның эчтәлегендә вакыйгалар кешеләрнең уй-фикерләре һәм кичерешләре белән бергә үрелгән. Дастаннарның шигырь юллары белән дә, тезмә һәм чәчмә юлларны аралаштырып язылганнары да бар. 

Дастанда чынбарлыкта булган вакыйгаларга әкияти-хыялый сурәтләр катнаша. Татар әдәбиятының иң күренекле дастан үрнәкләре: «Идегәй», «Кыйссаи Йосыф», «Җөмҗөмә солтан», "«Сөхәйл вә Гөлдерсен» һ.б.

Дастаннарны көйләп әйтүчеләрне акын, чичән, дастанчы һ.б. исемнәр белән төрле халыкта төрлечә атаганнар.

Фотода: Татарстанның халык рәссамы Тавил Хаҗиәхмәтов (1936-2007) Кол Гали портретын шулай тасвирлаган. / Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев