Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Махсус проект

«Алабуга нуры» ның махсус проекты: композитор Салих Сәйдәшев

Милли профессиональ музыкабызга нигез салучы булып татар мәдәнияте тарихына кереп калган Салих Сәйдәшевны да ишеткән безнең кала.

Нибары 54 ел гомер кичергән Салих Сәйдәшев (1900-1954) үзеннән соң җыр сәнгатенең үлмәс үрнәкләрен калдырган.

Туарына бер атна калганда, аның әтисе вафат булган. Җамалетдин һәм Мәхүбҗамал гаиләсендә Салих — төпчек бала, аңа кадәр туган сигез сабый кечкенә вакытта ук үлеп киткән, ике бала гына исән калган: Салих һәм Әминә. 

Кечкенә Сәйдәш уйнаган иң беренче музыка коралы — гармун. Гармун телләренә басып көй чыгаручы малай, андый мизгелләрдә үзен бик бәхетле тойгандыр! Апасы Шиһаб Әхмәровка кияүгә чыккач, туганнары аңа рояль алып биргән, һәм малай музыкага өйрәнә башлаган. Салихның беренче укытучысы танылган татар композиторы Заһидулла Яруллин була. Җизнәсе хәбәрче һәм заманының алдынгы карашлы кешесе булганга, алардан бер дә кеше өзелмәгән, алар арасында Габдулла Тукай, язучы Фатих Әмирхан, драматург Галиәскар Камал һәм башкалар да булган. 

Казан музыка училищесында егет фортепиано бүлегендә укый. Сәләтле кешеләрне күреп, алар белән аралашу аңа рухи көч бирә. Истәлекләрдән күренгәнчә, Салихка 13 яшь чагында, ул гармунда уйнаган вакытта, янында утырган Тукай татар халык җырларын көйли, Салих та аңа кушыла. Бөек Тукай көйләгән соңгы моңнар яшь Салих Сәйдәшев күңеленнән бер дә китми. Халык җырларының үзенчәлеген саклап, ул аларны бар дөнья сокланырлык итә. 

1917 елгы Октябрь революциясеннән соң, 18 яшендә үк Салих Җамалетдин улы кыллы оркестр оештырган, 20 яшендә атаклы Совет Армиясе маршын язган (1918 елда ул Эшче-крестьян Кызыл армиясе сафларына баскан).

1920-1922 елларда Салих Оренбургта музыка мәктәбендә укый, шул ук вакытта анда музыка дәресләре дә алып бара һәм 1921 елда мәктәп мөдире итеп билгеләнә. Беренче музыкаль әсәрләрен шунда иҗат иткән. Көнчыгыш музыка мәктәбе дип аталган шушы уку йортында укучыларның күбесе агитбригадада булган һәм алар белән Салих Сәйдәшев Оренбургтан Ташкентка кадәр җитеп, өч йөздән артык концерт куйган. 

1922 елдан 1948 елга кадәр Казанда Татар дәүләт академия театрында эшләп, бөтен тормышын татар драма театры белән бәйләгән. Күренекле мәдәният хезмәткәре Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» пьесасына язылган увертюра — Сәйдәшевның беренче популяр симфония әсәре булып тора. Ул татар халык көе «Әпипә» вариацияләре белән тәмамланган. Пьесаның көй белән бизәлешендә Салих Сәйдәшев халык яратып җырлаган "Каз канаты«на мөрәҗәгать иткән. Композитор эшләгән бу театр — Галиәскар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры. 1923 елда театр оркестрын оештырганнар һәм аңа Салих Сәйдәшев үзе дирижерлык иткән.

1930 елларда Казанда радио барлыкка килә. Аны Салих Сәйдәшевның дуслары оештыра, шуңа да музыкаль тапшырулар белән җитәкчелек аңа тапшырыла. Салих Сәйдәшев башлангычында татар һәм рус телләрендә тапшырулар алып барыла, халык җырлары эфирга чыга. Композитор хор оештырып, яшьләрне сәнгать эшенә җәлеп итә.

Билгеле булганча, 1929 елда беренче татар операсы — «Сания», бер елдан «Эшче» сәхнәгә чыга. 1933 елда ун еллык иҗат эшенә хисап ясап, Салих Сәйдәшев Казанда концерт бирә. Ул чорда халык Сәйдәш көйләрен рәхәтләнеп тыңлаган. Театрга билетларны бик тиз алып бетерә торган булганнар. 

Салих Сәйдәшев 1934-1938 елларда бер төркем музыкантлар белән бергә, Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укыган. Салих Сәйдәшев композитор Солтан Габәши нигез салган яңа жанр музыка әсәрләрен — музыкаль драмаларын язуны дәвам иткән. Кәрим Тинчурин белән бергә ул «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл», музыкаль драмаларын, Фәтхи Бурнаш белән «Таһир һәм Зөһрә», Таҗи Гыйззәт белән — «Наемщик», «Бишбүләк» һәм башка әсәрләр язган, дирижер да, музыкант та булган, бик күп җырлар иҗат иткән. Шул рәвешле, татар милли мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән. Совет чорында халык арасында билгеле җырлары: «Кара урман» (Булат ариясе), Мәйсәрә җыры, "Наемщик«тан Батырҗан ариясе, Әхмәт Ерикәй сүзләренә язылган «Дуслык җыры», Сәхаб Урайский сүзләренә иҗат ителгән «Укучлар вальсы» һәм башкалар. Иң соңгы җыры Муса Җәлилнең «Җырларым» шигыренә язылган. Аны бар халык үз итә.

1937 елда композиторның дусты Кәрим Тинчурин һәм башка хезмәттәшләре эзәрлекләүгә дучар булган. Салих Сәйдәшевны кулга алмаганнар, ләкин эшсез калдырганнар. Шулай булса да, 1939 елда Салих Сәйдәшев «ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек булган. 1940 елда Композиторлар Берлегенә алынган. Бөек Ватан сугышы чорында куйган концертлары Җиңүгә багышланган (Улы Альфред сугышта катнашкан. Соңыннан ул әтисе турында истәлекләр китабын бастыра). 

Алабуга укытучылар институты дәүләт педагогия институты итеп үзгәртелгәч, Казаннан республиканың әдәбият һәм мәдәният өлкәсендәге күренекле кешеләрен чакыралар. Язучылар, шагыйрьләр, җырчылар һәм композиторлар арасында Салих Сәйдәшев була. Шунысын да әйтергә кирәк, 1954 елда Алабугага килгән әлеге кунаклар белән бергә, ул елларда милли мәгарифне үзгәртеп коруны хуплаучы Камил Фасеев та (1919-2005) килеп төшә. Камил Фатыйх улы Коммунистлар партиясе Татарстан өлкә комитетының фән һәм мәдәният бүлеге мөдире булган. Ул — татар теленең мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында өйрәнелергә тиешлеген яклаган, телнең кулланылу дәрәҗәсе өчен борчылып, татар мәктәпләрен саклап калу өчен тырышкан шәхес, милли кыйммәтләребезне арттырырга теләсәк, мәктәптән башларга кирәк, дигән фикер белдерә.

Беренче көнне очрашу Алабуга педагогия институтында уза. Икенче көнне мәдәният йортында зур концерт оештырыла. Салих Сәйдәшев сәхнәдә пианинода уйный. Алабуга мәдәният-агарту училищесы артистлары танылган композиторның «Совет Армиясе маршы» н зур горурлык белән башкара. Әлеге очрашуга килгән күренекле композиторлар Җәүдәт Фәйзи һәм Александр Ключарев музыкасына язылган җырлар да яңгырый.
Мондый очрашулар эзсез калмый, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр һәм башка һөнәр кешеләрен әзерли торган уку йортлары булган шәһәрдә бигрәк тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев