«Алабуга нуры»ның махсус проекты: Наип Лаисов
Татар дөньясында тирән эз калдырган шәхесләребез, атаклы милләттәшләребез һәм аларның хезмәтләре хакында язмалар татар баласына үзенең тамырларын белү, үткән тарихын өйрәнү өчен кирәк.
Халкыбызның рухи мирасын киләчәк буыннарга тапшыруда шәһәребезнең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы эшчәнлеге дә зур әһәмияткә ия.
Туган як һәм татар әдәбияты бүлеге китапханәчеләре әдәбият өлкәсендә үзен таныткан шәхесләр белән даими рәвештә очрашулар оештыра.
Китапханәдәге очрашулар һәрберсе үзенчәлекле үтә. Кеше язмышлары төрле, ә инде андый кичәләрдә иҗат уңышлары турында гына түгел, язучылар, шагыйрьләр тормышындагы истәлекле вакыйгалар белән дә танышасың. Яшь буын өчен бу бигрәк тә мөһим, чын әдипләрне күрү аларның күңелендә яңа фикерләр уята, сәләтләрен үстерергә куәт бирә. Еллар үткәч, бәлки, бу көннәрне алар әле сагынып сөйләрләр.
2015 елда «Безнең мирас» журналы редакторының урынбасары Марат Закир һәм реклама, журнал тарату бүлеге җитәкчесе Рәдиф Сәгъди Алабугага килде. Татарстан Язучылар берлегеннән кунаклар белән очрашу шәһәребезнең Үзәк китапханәсендә үтте.
Анда мөгаллимнәр, 2 нче гимназия укучылары, мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары, Балалар иҗат үзәгенең «Яшь журналистлар» берләшмәсенә йөрүче укучылар, «Чулман» әдәби-музыкаль иҗат берләшмәсе әгъзалары катнашты. Марат Закир, Рәдиф Сәгъди, алабугалылар алдында чыгыш ясап, Марсель Әхмәтҗанов, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Марсель Гали, Ренат Харис, Ркаил Зәйдулла кебек танылган шәхесләребез хезмәттәшлек иткән басманың эчтәлеге, заманча эш төрләре турында сөйләделәр.
Бу турыда газетабыз битләрендә язма басылды.
— Без китап йортында — изге урында, — дигән иде Марат Закир, — сүз башында ук китапханәләребезнең әһәмиятле эшчәнлегенә ишарә итеп. — Халкыбызның мирасы борынгыдан килә. Мирасыбызны саклап калу — татар милләтен саклап калу ул. Казанда «Идел», «Казан утлары», «Сөембикә», «Тулпар», Чаллыда «Мәйдан» журналлары чыгып килә. "Безнең мирас«ның тиражы мең ярым гына булса да, рухи мирасыбызны туплау, бөртекләп, укучыларыбызга җиткерүдә ул мөһим эш алып бара.
Татар дөньясында тирән эз калдырган шәхесләребез, атаклы милләттәшләребез һәм аларның хезмәтләре хакында язмалар татар баласына үзенең тамырларын белү, үткән тарихын өйрәнү өчен кирәк.
— Балаларга тамчылап рухи байлык, юнәлеш бирү — безнең бурычыбыз. Кызганыч, дине ислам, исеме татар булып та, татар телен белмәүчеләр күп, — дигән иде Рәдиф Сәгъди.
Бүген дә көн кадагында
Рәдиф Сәгъди — танылган прозаик, драматург һәм публицист, нәсерләр остасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Аның «Канга буялган алтыннар» исемле проза китабы моннан егерме ел элек «Ел китабы» бәйгесендә урын алып, кулдан-кулга йөреп укылды. «Сынган беләзек» пьесасы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 14 ел буена куелды, Россиянең күп төбәкләрендә дә уйналды, тамашачыларыбызның яраткан сәхнә әсәренә әверелде. 2011 елда Чаллы шәһәрендә Муса Җәлил призына оештырылган татар көрәше ярышында драматургның татар милли көрәшенә багышланган «Мәхәббәт алышы» пьесасы беренче урын алды. «Ирдәүкәләр» китабы 2011 елда Фатих Хөсни премиясенә лаек булды. Рәдиф Сәгъдинең яшүсмерләргә атап язылган «Гүзәл Аппаксылу» дип аталган пьесалар җыентыгы драматургның үзенчәлекле иҗат стиле үрнәге булып тора.
Әлеге очрашуда Рәдиф Сәгъди татар халкының язмышы, бүгенге хәле турында шигырьләрен укыды. Аның ачы көлү, ирония белән сугарылган шигъри юллары кичекмәстән чишү таләп иткән сорауларга кагыла иде. Гади генә исемләнгән «Ике сыер керә төшемә» шигыре икътисади һәм сәяси проблемаларга битараф булганнарны да уйландырырлык булды.
СССР һәм Әфганстан Республикасының хәрби медальләре белән бүләкләнгән шагыйрь һәм прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Закир алабугалыларга «Кояшлы төн» шигырьләр җыентыгы аша таныш. Марат Закир шулай ук фәлсәфи темаларга багышланган кайбер шигырьләрен укыган иде.
Алабугада яшәүче тел галимнәренең берсе, әдәби тәнкыйтьче, профессор Наип Лаисов та бу очрашуга килгән иде. Фән эшлеклесе һәм журналның актив укучысы буларак, ул көнне Наип Хәбибназар улы "мирас«лыларның дәвамчанлык мәсьәләләре белән кызыксынды. Марат Хәлил улы әдәби традицияләрнең саклануын, чәчелгән тарихыбызны кире кайтаруга әле ерак булуын әйтте. Бүгенге яшьләргә мөрәҗәгать итеп, ул аларга гаилә шәҗәрәләрен өйрәнергә киңәш бирде.
Алабугада балаларны иҗат эшенә тарту дәрте белән янып йөргән Рафис Заһидуллинның укучылары үз шигырьләрен сөйләп күрсәтте. Малайлар һәм кызлар, гадәттәгечә, бераз дулкынланып, әмма горурланып чыгыш ясады.
Әйтергә кирәк, мәктәп, гимназияләрдә генә түгел, балалар бакчаларында да соңгы елларда мөгаллимнәр балаларны ата-бабаларының кем булуы белән кызыксынуын арттыруга игътибар бирә, моны район һәм төбәк күләмендә оештырылган төрле конкурсларда күреп була. «Алабуга нуры» газетасында без бу хакта диами язып килдек.
Мәңгелек тема
Бер чор белән икенчесе алышынганда, кешенең әхлакый тәрбиясе беренче урынга чыга. Халык авыз иҗатыннан башланган вакытыннан бирле, әдәбиятта төп тема — кешенең рухи дөньясы, аның төп сыйфатлары, яхшылык белән яманлык, мәрхәмәт белән явызлык көрәше. Шуларга сыйнфый һәм сәяси көрәшләр дә килеп өстәлгәч, әдәби-мәдәни иҗатның тәрбияви роле никадәр зур булуы әйтеп бетергесез. Татар дөньясы Тукай исеменнән аерылгысыз, шуңа да аның иҗатын өйрәнү беркайчан да туктамастыр.
Безнең институт галимнәреннән Наип Лаисов — Габдулла Тукай лирикасын җентекләп өйрәнгән шәхес. Бөек Тукай үз заманы өчен генә түгел, аннан соң килгән һәм әле киләчәк буыннар өчен дә үрнәк әсәрләр калдырган. Наип Лаисовның фәнни эшчәнлеге Тукай иҗаты белән генә чикләнми, ул XXгасыр башы татар шигърияте үзенчәлекләрен, рус һәм татар әдәбияты бәйләнешләрен дә өйрәнгән, югары һәм урта мәктәп укытучылары өчен уку әсбаплары төзүдә катнашкан, күп кенә шагыйрьләр иҗатына карата тәнкыйть мәкаләләре язган.
Шәһәрдәшебез Наип Хәбибназар улы — тумышы белән Актаныш районыннан, ул 1935 елда Түбән Яхшый авылында туган. Үзләрендәге башлангыч мәктәпне бетергәч, күрше Олы Имән авылында укый, анысы җиде еллык мәктәп булган. Шуннан соң егет Минзәлә педагогия училищесына юл тота, анда дүрт ел белем ала. 1954 елның көзендә Совет Армиясе сафларына алына.
Армия хезмәтеннән соң, 1957 елда Алабугада укый. Студент отрядлары оештырып, АДПИ тарихына кереп кала. 1962 елда, Алабуга педагогия институтының «Рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча диплом алгач, татар филологиясе кафедрасында биш ел эшли, башта ассистент, соңрак өлкән укытучы була. Аннан соң Казанда аспирантура тәмамлый. Кандидатлык диссертациясен Тукай лирикасы буенча Казан дәүләт университетында яклый. Ул заманда КДУ Владимир Ильич Ульянов-Ленин исемен йөрткән уку йорты буларак та үзенә тора. Наип Лаисов яңадан Алабугага кайта, рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасында өлкән укытучы булып эшли башлый, доцент була.
1996 елдан — ул татар филологиясе кафедрасы профессоры, 1974-1980 елларда филология факультетының деканы була. Аннан соң ун ел диярлек укыту эшләре буенча проректор вазифаларын башкара һәм 1989 елдан 2000нчегә кадәр ул АДПИ ректоры булды. Күп санлы халыкара фәнни конференцияләрдә катнашкан галим булачак укытучыларга югары белем бирү проблемалары белән даими кызыксына.
Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар Берлеге әгъзасы Наип Лаисов, Алабугада татар мәктәпләре һәм гимназияләре, татар балалар бакчалары ачыла башлаган елларда, безнең «Алабуга нуры» газетасы белән хезмәттәшлек итеп, шәһәребездә татар телен үстерүгә кагылышлы темаларга язмалар биреп барды.
Конференцияләрдә икетеллелекне гамәлгә ашыру шартларында алда торган бурычлар, проблемаларга кагылышлы сораулар буенча фикерләрен белдерде.
Соңгы елларда өлкән яшьтәге остазыбыз район газеталарын кызыксынып күзәтеп баруын, татар теленә игътибар кимемәсен дип борчылуын әйтте.
Тиешле урында хуплап, киңәшләрен дә биреп торучылар тагы да күбрәк булсын иде, чөнки Интернет заманында басма матбугат икенче планга күчте, шулай да без әле өметне өзмибез, татар җәмәгатьчелеге ана телендә чыгып килә торган газеталарны ташламас дип ышанабыз.
Фотода: Беренче рәттә сулдан уңга: Алабуга Балалар иҗат үзәгенең «Яшь журналистлар» түгәрәге җитәкчесе Рафис Заһидуллин, язучы һәм шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова, Наип Лаисов, Марат Закир, Рәдиф Сәгъди, үзәк китапханә директоры Юлия Нәҗипова. Икенче рәттә сулдан уңга: хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Нурия Закирова (хәзер лаеклы ялда), туган як һәм татар әдәбияты бүлеге китапханәчесе Раушания Вәлиева, үзәк китапханә директорының урынбасары Нәзифә Сафина һәм Дөм-Дөм китапханәчесе Венера Ибниева. ФОТО: РЕДАКЦИЯ АРХИВЫННАН.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев