«Алабуга нуры»ның махсус проекты: Россия һәм Татарстанның халык артисты Мәрьям Рахманкулова
Россия һәм Татарстанның халык артисты Мәрьям Рахманкулова (1901-1990) бар гомерен музыкага багышлаган җырчы, композитор.
Тумыштан бирелгән матур тавышы (меццо-сопрано) белән Мәрьям Рахманкулова опера җырчысы булып таныла. Җырга, артистлыкка сәләте бала чагында ук ачылган.
Әтиләре Габделмәннан шул чорның алдынгы кешесе саналган. Теләче районының Олы Шәңгәр авылыннан Казанга күчеп килгәч, типографиядә эшли, балалар укыта, матур әдәбият әсәрләрен тәрҗемә итү белән дә шөгыльләнә. Авылда чагында читек-кәвеш теккән булган.
Мәрьямнең абыйсы Солтан Рахманколый дәреслекләр, сүзлекләр төзи, хикәяләр иҗат итә, Габдулла Тукай белән дус була. Мандолинада уйнаган һәм җырлаган да ул. Гомумән, Рахманкуловлар гаиләсендә музыка яратканнар. Мәрьям кечкенә вакыттан ук җырлап үсә, Тукай шигырьләрен сөйли.
Музыка үзенә тарта
Әнисе Мәрьямне Фатыйма Аитова җитәкләгән кызлар мәктәбенә укырга биргән була. Укытучысы кызга халык алдында җырларга кушмый. Кичләрен рус гимназиясендә курсларда укыган Мәрьям 1916 елда кызлар мәктәбеннән китеп бара. Аның күңелен музыка били.
Казанда ул заманда «Шәрык» клубы эшләгән. Анда оештырыла торган җыр-шигырь кичәләренә Мәрьямне дә чакыра башлаганнар. «Анам кабере» сәхнәләштерелгән күренештә катнашып, ул үзенең артистлык һәвәслеген күрсәтә. Кичәдә булган Гаяз Исхакый кызның моңлы тавышын ишетеп, татар зыялыларына газета аша мөрәҗәгать белдерә: сәләтле татар кызын Петербургта укыту өчен булышуларын сорый. Акча җыела, ләкин Мәрьямнең әнисе кызына чит шәһәргә китәргә рөхсәт бирми.
Октябрь революциясеннән соң Мәрьям Рахманкулова Казан музыка техникумына укырга керә. Рус һәм совет опера җырчысы, педагог Екатерина Ковелькова (1876-1963) классында белем ала. Башкалада ачылган опера театрында Мәрьям төп рольләрне башкара.
Сугыш чорында
Бөек Ватан сугышы башлангач, Мәрьям Рахманкулованың ире фронтка китә. Улы Тәфкил дә, 18 яше тулар-тулмас, флотка алына. Кызлары Ләйлә һәм Лира белән, авырлыкларга бирешмичә, җырчы эшен дәвам итә. Театрда спектакльләр, концертлар куела. Мәрьям русча да, татарча да җырлый. Сәхнәдә ул үзе бии, үзе җырлый. Нинди генә рольне башкармасын, аны җиренә җиткереп, ышандырырлык итеп уйный. Өендә балаларын тәрбияләргә, тегәргә, бәйләргә дә вакыт таба. Кунакларын ачык йөз белән каршылый. Тырыш, максатына ирешүчән Мәрьям Рахманкулова Җәүдәт Фәйзи, Заһидулла Яруллин, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин, Ренат Еникеев кебек композиторлар белән дусларча аралаша, аларның җырларын беренче булып башкара. Татар һәм башкорт халык җырларын туплау белән дә шөгыльләнә.
Җырлы хезмәт белән үткән тормыш
Ул бер дә эшсез тормаган. 1928-1934 елларда Татар радиосында җырлый һәм музыка редакторы була. 1930 елда Мәскәүдә узган Милли театрлар олимпиадасында аның да катнашканлыгы билгеле.
1934 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый башлый. Елизавета Петренко классында вокал, Генрих Литинский классында композиция буенча дүрт ел белем ала.
Мәрьям Рахманкулова 1939-1960 елларда Татар опера һәм балет театрында җырлый. Сәхнәдә трагедия һәм көлкеле образларны да бер үк дәрәҗәдә оста башкара алуы белән таныла. Мәсәлән, Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсында (сәхнәгә ул беренче тапкыр 1941 елда куела)Тугзак образы. Болгар ханлыкларының берсен җитәклән ана халыкны азатлык көрәшенә чакыра. Җырчы аның шәфкатьлелеген дә, үзен һәм улларын җәберләүчегә нәфрәтен дә, горурлыгын һәм көрәшерлек көчен дә күрсәтә алган.
Вакыйгаларда сурәтләнгән халык йолаларын, халык әкиятләрендәге батырларга хас сыйфатларны белү җырчыны бу роленә бик якынайткан. Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясендәге Җиһан — бөтенләй башка. Ул — көләч, үткен димче карчык. Әсәрдә чагылган чорга, халыкка хас төп сыйфатларны бирүдә текст авторларының, композиторларның осталыгы да бик мөһим, чөнки эчтәлек һәм музыка үзе үк артистларга рухи көч биреп тора. 1950 елларда «Башмагым» театр сәхнәсендә рус телендә куелган.
Мәрьям Рахманкулова татар халык җырларын, революциягә кадәрге көйләрне һәм аннан соңгы совет җырларын да якын иткән. Чит ил классикасыннан, рус операларыннан арияләр дә башкарган. Үзе симфоник оркестр өчен әсәрләр, спектакльләргә җырлар, музыка иҗат иткән, татар һәм башкорт җырларын эшкәртүче фольклорчы да булган. 1984 елда халык җырлары эшкәртмәләре китап булып чыккан.
Алабугалылар белән очрашу
Алабугада Мәрьям Рахманкулова 1954 елда булган. Җырчы Рәйсә Билалова, композиторлар Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Әнвәр Бакиров, Александр Ключарев, әдипләрдән Әхмәт Исхак, Бари Рәхмәт, Әнвәр Давыдов, Гази Кашшаф белән бергә, ул да пединститут мөгаллимнәре, студентлар, укытучылар, әдәбият сөюче алабугалылар белән очраша. Институтның актлар залында ул елларда Совет әдәбияты" (хәзер «Казан утлары») журналы редакторы булган Гази Кашшаф әдәби казанышлар, киләчәккә планнар турында сөйләгән. Мәрьям Рахманкулова үзенең чыгышын, бу шәһәрдә күпчелеге рус милләтеннән булгангадыр инде, Әхмәт Ерикәйнең «Рус халкына сәлам» җыры белән башлый:
Кайгыларны бергә күрдек,
Хәсрәт диңгезләрен кичтек.
Бергәләшеп көрәшкәнгә,
Зур җиңүләргә ирештек.
Аның көе — Җәүдәт Фәйзинеке. Башта музыка салмак агыла, кушымтада көчәя:
Руслар белән без бер сафта,
Бер кояшка юл салабыз.
Тынычта да, сугышта да,
Куллар тотышып барабыз.
Җырда гади халыкның тыныч хезмәте һәм көрәше, яшәү шатлыгы, рухи көченең бөеклеге чагыла.
Аннан соң Мәрьям Рахманкулова «Таң атканда» халык җырын һәм Александр Ключаревның «Иртәнге җыр» ын башкара.
Җыр — кешенең юлдашы
Күп тапкырлар инде әйтелгән булса да, шулай дими мөмкин түгел. Элек-электән кешеләр шатланса — җырлап күңел ачкан, кайгырса — җыр белән күңелен юаткан. Мәрьям Рахманкулова башкаруында «Тәфтиләү», «Кара урман» ны тыңлаучыларның кичерешләрен сүз белән генә аңлатырлык түгел.
«Төймә», «Сандугач», «Зәңгәр күз» — без шул җырларны тыңлап үстек.
Татар халкының моң чишмәләре гасырлар төпкеленнән ургылып, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән милли көйләребездә сакланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев