Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Махсус проект

«Алабуга нуры»ның махсус проекты: шагыйрь Сибгат Хәким

Сибгат Хәким язган кайсы шигырьне генә укысаң да, аның туган халкы белән горурлануы, Туган җирен чиксез яратуы күренеп тора.

Алабуга тарихында якты истәлекләр калдыручыларның берсе — Россия империясе чорында туган буын вәкиле, Татарстанның Габдулла Тукай, РСФСРның Максим Горький исемендәге премияләр лауреаты, татар халык шагыйре Сибгат Хәким.

1971 елда татар совет шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Сибгат Хәкимнең (1911-1986) 60 яшьлек олы бәйрәмен билгеләп үтәләр, аны Ленин ордены белән бүләклиләр. Бу уңайдан шагыйрьне Алабугада да котлаганнар. 

Алабугада очрашулар
Шәһәребезгә аның белән бергә килгән кунаклар белән очрашуда Эдуард Касыймов һәм Тәлгат Галиуллин, институтның татар теле мөгаллиме Айзирәк Кәримова, проректоры Наип Лаисов та була. Кичә тагын шунысы белән Алабуга тарихына кереп калган: анда танылган язучы һәм шагыйрьләрне күреп белгән мөгаллимә, татар совет хатын-кызлары арасында беренче галимә Маһинур Фәйзуллина чыгыш ясаган. Алабуга шәһәр комитетының беренче секретаре Салих Габдуллин да килеп, Сибгат Хәкимгә изге теләкләрен белдерә. Алабуга педагогия институты мөгаллимнәре шагыйрьгә аның иҗаты турында язмалар туплаган җыентык бүләк итәләр.

Күренекле әдипләр Алабуга мәдәни-агарту училищесында укучылар янында да була. Әле тагын ун ел узгач та, Сибгат Хәкимнең 70 яшьлегенә багышлап, Алабугада тагын очрашу оештырылган һәм бирегә Ринат Мөхәммәдиев, Рәдиф Гатауллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин килгән. Татар кафедрасында ул көннән истәлекле фото калган. Тәлгат Галиуллинның «Замана балалары» дип аталган истәлекләр китабында язылганча, «Әйбәт Сездә яшьләр. Авылдан булгангамы, якын», — дигән шул чагында Сибгат Хәким. 

Укытучылар — гомер-гомергә тел сагында торучылар, халкыбызның әдәп-әхлак кануннарын үзләре тәрбияли торган буынга алар тапшыра бит. Мөгаллимнәр, студентлар белән аралашып, Сибгат Хәким татар әдәбиятының тоткан урыны турында сөйләгән. Алабуганың милли мәдәнияте, мәгарифе үсүдә мондый очрашуларның тәэсире зур була. 

Көрәшләрдә чыныккан иҗат
ТАССРның Әтнә районы Күлле Киме авылында туып үскән егет Казанда эшчеләр факультетының икенче курсыннан педагогия институтына күчеп, югары белем ала. Институттан соң Татар дәүләт китап нәшриятында эшли.1941 елда Кызыл Армия сафларына алына. Билгеле булганча, нәкъ шул елны немец фашистлары безнең илебез чикләрен боза, Бөек Ватан сугышы башлана. Фронтка үз теләге белән киткән шагыйрь авыр сугышның башыннан ахырына кадәр була. Ржев, Орел юнәлешләрендә, Курск дугасында, Харьков өчен көрәшләрдә басып алучыларга каршы көрәшә. 1943 елда Сибгат Хәкимнне «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләклиләр.

Хәрәкәттәге армия сафларында, укчылар взводы командиры буларак, Молдавиягә барып җиткәндә, Җиңү көне җитә. 

Канлы көрәшләрдә исән калып, ватанына кайткан шагыйрь язуын дәвам итә. Иҗатында алгы сызыкта да, тылда да совет кешеләре күрсәткән батырлыкны тасвирлый, үзен аямаучы совет халкын олылый. Үзе исән чагында ук, Сибгат Хәкимнең татарча да, русча да (Казан һәм Мәскәү нәшриятларында) 60лап китабы басылганлыгы билгеле. Совет тәрбиясе алган шагыйрь шул чор идеалларына туры килә торган әсәрләр язган.

Сугыш елларында язылган «Хат», «Куллар», «Колын» шигырьләрендә Ватан азатлыгы өчен көрәшүче солдатларның көчле рухы ачык чагылган. Сугыштан соң «Курск дугасы» (1948), «Дала җыры» (1949), «Бакчачылар» (1952), «Торыгыз, Мусалар!» (1969) һәм башка поэмалары басыла. «Җил исми, яфрак селкенми» җырлар һәм поэмалар җыентыгы өчен Сибгат Хәкимгә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә. 1952 елда нефтьчеләргә багышлап, «Баулы юлында» шигырьләр циклы басыла. 

«Бер тауда ун чишмә», «Бу кырлар, бу үзәннәрдә», «Кайда да йөрәктә» җырлары сагышлы моң тудыра, әмма күтәренке рухлы. Көен композитор Җәүдәт Фәйзи иҗат иткән «Оренбур шәле», Сара Садыйкова музыка язган «Әй язмыш, язмыш», Мансур Мозаффаров язуында «Башка берни дә кирәкми» җырлары — иң гүзәл сәнгать үрнәкләре. Сибгат Хәкимнең кеше күңеленә үтеп керә һәм хәтердә җуелмый торган шигырьләре көйгә салынуга, үлемсез була башлый.

Совет чорында иң таралган әсәре — «Күңелем Ленин белән сөйләшә». Бөек Тукай да Сибгат Хәким иҗатында үз урынын били. Әдәбият галимнәре аның «Кырыгынчы бүлмә» поэмасын Габдулла Тукайга багышланган әсәрләрнең иң мөһиме дип саный. Ул татарларның башка мәшһүр кешеләре хакында да язган. «Ибраһим Йосфи», «Сары капкалы йорт», «Баһавиның моңы», «Җәлил шәһәре» — шундыйлардан. Башкалабыз Казан да иҗатында әһәмиятле урын алып тора. Сибгат Хәким әсәрләре башка телләргә дә тәрҗемә ителгән.

1950 елларда сугыштан соңгы проблемалар, тайгак юлдан киткән ватандашларның аянычлы язмышларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен, «Суд залында» поэмасы язылган.

1967 елда басылган «Үрләр аша» поэмасы бер елдан рус телендә чыккан («Через кручи»). «Дәверләр капкасы» — татарча 1974, рус телендә («Врата времени») 1977 елда басылган. Ул КамАЗ гигантын төзүчеләргә багышланган: 

«Улы-кызы якут, калмык, финнең,
Бу КамАЗда бөтен ягы җирнең
Очраша күк, җиңел атларга;
Татарча сүз катып хантларга,
Төштем бергә, минем алдан барган
Гагаузлар белән молдаваннар
Күптән таныш, артта калды эзләр;
Молдавия, дала, гагаузлар»...

Шагыйрь Татарстанның данын еракларга таратырга тели:
«Бер горурлык хисе яна миндә,
Эчтән бәреп яна битләрдә.
Сөйләр идем аны дөньядагы
Барлык-барлык парламентларда»
(«Бер горурлык хисе»)

Ул көткән көн килде, республикабызны Җир шарының төрле почмакларында беләләр, таныйлар.

Ватанга тугрылык хакында язган юллары бүгенге кайбер замандашларга киная булып яңгырый сыман:

«Веймарда үзем...
Ерактан
Номерда утын күреп,
Тукайны уйлыйм, 
уйлата
Һәрвакыт үкендереп.
Тарихи мәшһүр бай 
«Болгар»
Номерның иң өтеген
Биргән аңа, бер бүлмәсе
Кадәр дә юк Гетеның.

Бу — шулай. Беләм, 
Тукайга,
Беләм, авыр булганын,
Алыштырмас иде
Барыбер
Читкә салкын "Болгар"ын"
(«Борынгы, иске Веймарда»)

Сибгат Хәким язган кайсы шигырьне генә укысаң да, аның туган халкы белән горурлануы, Туган җирен чиксез яратуы күренеп тора. Ул үзенә затлы исем алу өчен түгел, йөрәге кушканга иҗат иткән. Җырлары яңгыраганда, ул әле безнең белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев