Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Махсус проект

«Алабуга нуры»ның махсус проекты: шагыйрә, композитор Саимә Гыйльметдинова

Саимә Минһаҗетдин кызы 1933 елның 2 гыйнварында Алабуга районының Абалач (хәзер Менделеев районы) дөньяга килгән. Быел аның тууына 90 ел тулды.

Кама суы элек бик киң булган диләр, хәзер инде бар да башкача. Шушындагы тирәлектән көчләр алып, туган халкы белән горурланып яшәгән Саимә Гыйльметдинова шигырьләренең һәр юлы сагышлы, моңлы.

Саимә Минһаҗетдин кызы 1933 елның 2 гыйнварында Алабуга районының Абалач (хәзер Менделеев районы) дөньяга килгән. Быел аның тууына 90 ел тулды. 

Тирә-якта каен, нарат агачлары үскән, тау итәгенә сыенган авылда, Сания кечкенәдән моңлы булып үсә. Әнисеннән җырлар, мөнәҗәтләр өйрәнеп кала ул. Гаилә башлыгы Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Бишенче сыйныфта чагында ук район газетасында Саимәнең бер шигыре басылып чыга. Моның белән рухланган кыз әдәбиятка тагын да ныграк тартыла. Җиде сыйныфны тәмамлагач, Саимә Алабугага юл ала. Биредә ул китапханәчеләр әзерли торган техникумга укырга керә. 

Уку еллары бик тиз уза. Саимәне эшкә Баулыга җибәрәләр. Эшчеләр бистәсенә килеп, 1953 елда, яңа гына ачылган район балалар китапханәсендә эшли. Шушы китапханәнең эшен оештыруны башлап йөри. Барысы 30 квадрат метрлы мәйдан биләп торган бу китапханәдә ул вакытта ике меңнән аз гына артык китап була. Хезмәт юлын башлауга, югары белем алуны да кайгырта. Читтән торып Ленинградтагы (хәзер Санкт-Петербург) мәдәният-сәнгать институтының китапханә бүлегендә укый. Югары белемле белгеч дипломын алуга, аны үзәк китапханәнең бүлек мөдире итеп билгелиләр. Ун елдан соң, китапханәне башка бинага күчерәләр. 

Ул үзе шигырьләр язудан туктамый, алай гына да түгел, көйләр иҗат итә. Татар композиторы Арслан Батыршин аның берничә көен тыңлап карагач, җылы сүзләр әйтеп куандыра, уңай фикерләрен белдерә. 

Туган якта, иҗат дулкынында
1989 елда Саимә гаиләсе белән бергә Алабугага күченгән. Биредә ул Фазыл Шәех җитәкләгән «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәгә йөри, «Сөембикә» ансамблендә җырларга да вакыт таба, шәһәрнең җәмәгать эшләрендә актив катнаша. 1997 елда берләшмә тырышлыгы белән чыгарылган күмәк җыентыкка аның да шигырьләре һәм җырлары кертелгән. Сания апа үз әсәрләреннән тыш, Рузил Фазлыев, Резеда Вәлиева, Тәслимә Кәримова, Әдхәт Синугыл сүзләренә дә көйләр иҗат иткән. 

Саимә Гыйльметдинованың беренче китабы «Чишмә җырлый» дип атала. Анда шигырьләр, җырлар тупланган. Ул 1999 елда басылган. Икенче җыентыгы — «Шомырт чәчәк атканда» — 2002 елда чыккан. Безнең район газетасы "Алабуга нуры«нда аның әсәрләре, язмалары чыгып килгән.

Яшьлеген сагынмаган иҗатчы бармы икән?

«Яшьлек эзем калган
Якты урамнарым
Әле һаман мине көтәдер.
Карлар белән бергә
Эзләремне, бәлки,
Гөрләвекләр юып китәдер».

(«Чакыра мине яшьлек эзләрем»).

Сылу миләш, изге карт карама, яшел чирәм — аны бары да көтә, тик:

«Яшь бәбкәләр чирәм чүплидер.
Таңнарда уянып,
Сагынып, уйланып,
Әнкәй генә инде көтмидер»...

Әни сурәте, әни сүзе, әниләрнең йөрәк җылысы хәтерләрдән мәңге китми, соңгы сулышкача күз алдында кала.

«Ачыксам да, талчыксам да,
Йөгереп килә идем,
Наз сораган бәбкә кебек,
Куеныңа керә идем»...

Резеда Вәлиеваның «Әниемә» шигыре аның да күңелендә тибрәлгән хисләр белән бергә туры килгәнгә, Саимә Гыйльметдинова көй язган. 
Әни һәм Ватан. Бу төшенчәләр һәрвакыт янәшә. Туксанынчы елларда халык язмышы өчен көенеп хафалана, якты киләчәккә өметләр баглый шагыйрь җаны. 

"Якты моңнар булып,
Еракларга агыла
"Әллүки"ләр, "Сарман","Шахта"лар.
Сагыш күлләрендә
Йөзгән бу көйләрне
Бүләк иткән Бөек халкым бар!"
(«Татар җыры»).

Халкыбызның үткәненә, тарихына күз салып, аның милли йөзен сакларга тели ул, шуңа күрә тарихи темаларга да мөрәҗәгать итә. 
«Ул гасырлар иләгеннән үтеп,
Азатлыкка символ бүген дә.
Ил күгендә якты йолдыз булып
Исеме яши халык күңелендә».
(«Сөембикә — сылу ханбикә»)

«Без шаһиты булган ул елларның
Күңелләргә сеңгән юшкыны.
Җирдә яткан манаралар төшкә кереп,
Куркып уянабыз еш кына».

(«Манарасы киселгән мәчет бәете»)

«Горурлыгын тоям чал Чулманның,
Зур тарихлы сабыр тауларның.
Чулмансуга багып, уйга талган
Зифа буйлы бөдрә талларның»...

(«Моңнар җыям, ямьнәр табам»)

Чишмәләрдән, бураннардан, ташулардан, җырлардан, урманнардан, аланнардан, каеннардан, ай, кояш һәм йолдызлардан — һәр нәрсәдән моңнар җыя ул. Моңнар гына җыеп калмый, илһам ала, сүнмәс дәрт таба. Табигатьтән көчләр алып, туган халкына уртак бәхет, саулык тели ул. 
Баулыда торганда туган ягын сагынып яшәгән Саимә, Алабугада чакта, Баулыны юксына:

«Кайтыр идем Баулы якларына,
Ерак яшьлегемә юл салып,
Якты хыялларым канат итеп,
Ап-ак томаннарга уралып».

(«Бер кайтырмын әле Баулы якларына»)

Яшьлекне юксынмый булмый, анда — мәхәббәт язы!

«Чишмә булып бәреп чыгар идем,
Суын эчеп тәмен тоялсаң, 
Сагышларым чишмә моңы булып,
Күңелеңне синең назласа».

(«Чишмә булыр идем юлларыңда»)

Гади генә тасвирлаулар, гади, ләкин җанга якын, таныш, шуңа күрә һәр кешегә аңлаешлы.

Авылда туып үскәннәргә чишмә чылтыравы, кошлар сайравы бигрәк тә газиз. Чишмә образы Саимә Гыйльметдинова иҗатында мөһим урын алып тора. 

Туксанынчы еллар — Саимә Гыйльметдинованың иҗат чишмәләре ургып торган чор. Күңелендәген әйтеп калырга ашыккандай, ул бер-бер артлы шигырьләр, җырлар иҗат итә, бәетләр, багышлаулар яза. Алабуганың 3нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары төбәк язучылары һәм шагыйрьләре иҗатын өйрәнүне программага керткән иде. «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсенә йөрүчеләрдән Гөлзадә апа Әхтәмова һәм Саимә апа Гыйльметдинованы, Дибәҗә апа Каюмованы балалар белән очрашуларга чакырганнар истә. Саимә апаның «Чишмә турында баллада» сын декорацияләр алдында сәхнәләштереп, алтынчы сыйныфның татар төркеме балалары үзләренә күрә бүләк тә әзерләгән иделәр. Ул сыйныфта белем алган укучыбыз Венера хәзер үзе балаларга татар теленнән белем бирә.

Саимә Гыйльметдинова матур шигырьләре, көйләре белән туган якка, туган халкына мәхәббәтен белдереп, иҗат дулкынында яшәде. Аны Менделеевск районында да, Баулыда да онытмыйлар дип беләм. 

Кайтыр идем
(Тәслимә Кәримова сүзләре, Саимә Гыйльметдинова музыкасы)

Таң нурлары җиргә җан өргәндә,
Умырзая шыткан язларда
Җиргә иңгән тәүге тамчы булып
Кайтыр идем туган якларга.

Дулкын-дулкын арыш басуларын
Нигә күңел шулай сагына?
Юкәләрдән җиргә бал яуганда
Кайтыр идем туган ягыма.

Саубуллашып соңгы яфракларын
Таллар җиргә сипкән чакларда,
Җилләр канатында җилкән булып
Кайтыр идем туган якларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев