«Алабуга нуры» ның махсус проекты: Вафирә Гыйззәтуллина
Алабугада белем алган, тырышлыгы һәм сәләте белән бар халыкны үзенә каратучылар арасында Камай авылы кызы Вафирә дә бар.
Шагыйрь Дифгат Сирайның авылдашы ул Вафирә Гыйззәтуллина, якташы кебек үк, туган табигатенә гашыйк булган. Элек Алабуга районына кергән Камай авылында (хәзер Бондюг районы), 1946 елның салкын февралендә 13е көнне туган Вафирә Мөхәммәтдин кызы.
Туган авылында сигез сыйныф укыгач, Алабуга мәдәни-агарту училищесына килеп, китапханәчеләр әзерли торган бүлеккә укырга керә ул. Аны тәмамлагач, Камай китапханәсенә эшкә урнаша. Тынгысыз кыз биредә хор оештырган һәм үзе шунда башлап җырлаучы да булган. Җырга һәвәслеге аны алга әйди. 1965 елда Вафирә Казан музыка училищсын тәмамлый. Аннан соң Казан конерваториясендә белем ала. 1974 елда Советлар Созы күләмендә җыр конкурсы оештырыла, анда халык җырларын башкаручылар катнаша. Вафирә әлеге конкурста җиңү яуйлый. Уңыш белән канатланган кыз Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли башлый. Шул ук елны Воронежда Бөтенроссия Җыр конкурсында катнашып, лауреат исемен ала.
Билгеле булганча, аның Гаванада Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале конкурсында да катнашканы булган, анда да лауреат булуга ирешкән. 1975 елда җырчы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә китә.
1990 еллар. Гали Ильясов, Ренат Ибраһимовлар белән бергә җырлаган шәхес — Вафирә Гыйззәтуллина Татарстанның бәйсезлеге өчен көрәшүчеләр сафына баса. Сәясәткә кереп китүен хупламыйлар, билгеле. Филармониядә штат кыскартулар башлангач, талантлы җырчы эшсез кала.
1997-2001 елларда «Татарстан» телерадиотапшырулар компаниясендә эшли, эстрада оркестрында җырлый. Вафирә Гыйззәтуллина Әнвәр Бакиров, Сара Садыйкова, Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Нәҗип Җиһанов, Алмаз Монасыйпов һәм башка композиторларның әсәрләрен яратып башкара. Әнвәр Бакировның «Кыр казлары киткәндә» (Гәрәй Рәхим сүзләре), Фатих Кәрим шигыренә язган «Сагындым» җырын халык тын да алмый тыңлый иде. Шамил Маннаповның Саҗидә Сөләйманова сүзләренә язылган "Туй җыры«н Вафирәдән дә оста җырлаучы булдымы икән?
«... Бер генә дигәне —
Юктыр ла тиңнәре...
Уң булсын, гөл булсын
Бәхетле көннәре.
Аллары, гөлләре,
Гөлбакча илләре.
Уң булсын, гөл булсын,
Бер булсын серләре».
Тик үзенә генә тиң булып яшәрлек яр белән гомер итәргә насыйп булмаган Вафирәгә. Чая, тынгы белмәс кыз 1970 елларда ук җырчы булып таныла. Анда тумыштан ук артистлык сәләте булган, күрәсең. Халыкара форумнарда республикабызның данын яклаган Вафирә Гыйззәтуллина. Көчле рухлы җырчы бар вакытын яраткан һөнәренә багышлый, кызы Камилә мөстәкыйльлеккә өйрәнеп үсә. Замандашлары аны тыйнак, ярдәмчел булуы өчен үз иткән. Башкаларга булышып йөрсә дә, үзе өчен беркайчан да берни сорамаган Вафирә.
2001 елның 17 сентябрендә, 55 яшендә, Вафирә Гыйззәтуллина юл фаҗигасендә һәлак була.
Аның тавышы әле дә колакта яңгырый сыман:
«Минем белән бергә бәхет туган,
Өлешемә тигән көмешем.
Шул бәхетемне эзләп китеп барам,
Шул бәхетемне эзләп килешем»...
Җырчының кызы Камилә Казанда музыка мәктәбендә хор һәм вокал дәресләре алып бара. Әнисенең исемен мәңгеләштерүгә зур өлеш керткән шагыйрь Разил Вәлиевкә, Камал театры директоры Шамил Закировка һәм башка бик күпләргә рәхмәтле ул.
Эстрада җырларын да, халык җырларын да үз иткән Вафирә Гыйззәтуллинаның көчле, моңлы кабатланмас тавышы зур залларны тутыра иде. Ул Татарстанның, Каракалпакстанның халык артисты һәм РСФСРның атказанган артисты исемнәренә лаек булды.
Фото: «Сөембикә» журналыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев