Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Махсус проект

«Алабуга нуры»ның махсус проекты: Хәлил Хәлим улы Сәлимов

Хәлил Сәлимов — гомерен татар телен өйрәнүгә багышлаган галим.

Хәлил Хәлим улы Сәлимов (1947-2006) Апас районының Дәвеш авылында туып үскән. Урта мәктәпне алтын медальгә бетергән егет Казан дәүләт университетын да бик яхшы тәмамлаган һәм «Филолог. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге алган. Университетта укыганда Татар хоры халык коллективына йөргән, хор сәнгатен өйрәнгән. 1975 елда диссертация яклаган. Алабуга дәүләт педагогия институтында ул 1981 елдан эшли башлаган.

Хәлил Сәлимов — гомерен татар телен өйрәнүгә багышлаган галим, татар мәдәнияты, татар мәгарифе үсешенә зур өлеш керткән шәхес, һөнәрен балаларга татар телен өйрәтүгә багышлаган укытучыларның остазы. Татар һәм төрки тел белеме буенча укытучы кадрлар әзерләүдә эшчәнлеге дә әһәмиятле. 

Хәлил Хәлим улы "Татар теленең академик гармматикасы«ның беренче ике томын төзегән авторларның берсе булды. Әлеге хезмәт 1993, 1995 елларда Казанда, 1998 елда Мәскәүдә басылды. 1995 елда Яр Чаллыда «Татар теленең орфоэпик сүзлеге» чыкты.

Туксанынчы елларда Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Указы буенча латин язуы нигезендә татар теленең яңа кагыйдәләрен эшләргә кирәк дип табылды. Хәлил Сәлимов яңа алфавит проектын һәм кагыйдәләр җыелмасын тәкъдим итте. Ул безгә латин хәрефләре белән татарча язуның никадәр уңайлы булуын илһамланып сөйли иде. Латин язуы кергән очракта, татарча әйтелеш белән язылыш арасында каршылыклар бермә-бер кимегән булыр иде. Хәерлегә булсын, латин язуы кабул ителми калды. 2000 елның ноябрендә шәһәр мәктәпләрендә эшләүче укытучылар өчен «Шәһәр мәгариф идарәсе» муниципаль учрежденисе каршында «Латин графикасына күчүнең лингвистик нигезләре һәм проблемалары» дигән темага курслар да оештырылган иде. 

Нәкъ шул елны Хәлил Сәлимовка профессор исеме бирелде. Ул "Латин графикасы нигезендә татар теленең орфографиясе«н эшләде. Бер елдан Алабугада аның «Лингвистик терминнар сүзлеге» басылды. Фәнни эшчәнлегенең төп темасы: татар теленең фонетикасы һәм просодикасы. Ул татар теленең авазлар системасын өйрәнүгә, татар әдәби теленең дөрес әйтелеш кагыйдәләренә зур игътибар бирде. Казан, Уфа, Алма-Ата һәм башка шәһәрләрдә узан халыкара конференцияләрдә катнашты. Студентларга «Гомуми тел белеме», «Хәзерге татар әдәби теле», «Укытучының сөйләм культурасы» курслары буенча лекцияләр укыды. Гомумән, татар тел белеме үсешендә аның эшләре мөһим урын алып тора. 

1986-1990 елларда Хәлил Сәлимов татар филологиясе кафедрасын җитәкләде. 1991-1996 елларда тарих-филология факультетының деканы булды. 

Институтның татар театры белән алар Алабугада гына түгел, район авылларында, Яр Чаллыда, Казанда чыгыш ясадылар. Ул үзе шәһәр күләмендә уза торган чараларны алып баручы булып та танылды. Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, Бөтенсоюз халык фестивальләрендә берничә мәртәбә төрле дәрәҗәдә лауреат исемен яулады. Дания Әбүзәр кызы белән матур гаилә корып, ике ул үстерделәр. 

1999 елда Хәлил Сәлимов татар теленең просодик системасына багышланган докторлык диссертациясен яклый. Хәзерге заман татар әдәби теле үсешендә ул зур әһәмияткә ия, чөнки бу хезмәт тулысы белән татар теленең академик грамматикасының бер өлешен тәшкил итә. Татар телендә һәр авазның һәм һәр иҗекнең дөрес әйтелешенә генә түгел, сүзләрнең матур яңгырашына да игътибар итә иде Хәлил Хәлимович. Институтта сәнгатьле сөйләм күнекмәләренә өйрәткәндә, бер үк фразаны никадәрле төрле интонация белән әйтеп булганын төшендерүе истә. Бер үк сүзне җөмләдәге урыны һәм нинди тавыш белән әйтелүенә карап, төрле мәгънә белдерүдә куллануга биремнәре кызыклы иде. Татарча сүзләрнең аһәңле булуын искәртеп: «Телебез үзе җырлап тора», — ди иде ул. 

2000 елда Хәлил Хәлим улына профессор исеме бирелде. Бөтен гомерен фәнгә һәм иҗатка, татар мәгарифен һәм мәдәниятен үстерүгә багышлаган галим мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында татар телен укыту проблемаларына зур игътибар бирде. Укытучылар өчен татар теле һәм әдәбиятын заман таләпләренә туры килерлек алымнар кулланып укыту буенча лекцияләр белән Яр Чаллыда мөгаллимнәрнең һөнәри әзерлеген күтәрү курсларында чыгышлар ясады. 

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать хезмәткәре исеменә лаек остазыбыз композитор буларак та танылган булыр иде. Ул Бөтенсоюз халык иҗаты фестивальләренең II, III, IV дәрәҗә лауреаты булды.

Фото: Шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев