«Алабуга нуры»ның махсус проекты: филология фәннәре докторы, профессор, академик Әнвәр Шәрипов
Алабуга дәүләт педагогия институтына 1978 елда Казаннан эшкә Әнвәр Шәрипов килә.
Проект эшләрен дәвам итеп, бүген без Алабугадагы «Чулман» әдәби-музыкаль иҗат берләшмәсе турында да язарга булдык. Аның тарихында Әнвәр Шәрипов эшчәнлегенең әһәмияте зур.
Җәйге озын ялдан соң, сентябрьнең соңгы көннәрендә «чулман»лылар утырышы булды. Алабуганың «Адымнар» полилингваль мәктәбендә аларны мәктәп мөдире Гөлназ Мөхәммәтҗанова каршы алган.
— Гөлназ Сабирҗан кызы бик күп җылы сүзләр әйтте. Безгә шатлануларын, әсәрләребез алар өчен горурлык булуын белдерде, — ди шәһәрдәге «Чулман» әдәби-музыкаль иҗат берләшмәсе җитәкчесе Тәҗрия Җәләева.
Гөлназ Мөхәммәтҗанова фикеренчә, мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмә әгъзаларының иҗади эшләрен тикшерүдә булышу өчен комиссия төзүгә дә каршы килмәс. Утырышта булган иҗатчыларыбыз Тәслимә Кәримова, Гөлзадә Әхтәмова, Әнисә Һадиуллина, Лира Ибраһимова, Кадрия Наил, Алсу Латыйпова, Тәҗрия Җәләева бу көнне 2023-2024 иҗат елына планнар корып, яңа әсәрләрне тыңлап һәм анализлап, үзләрен якты йөз белән каршылауларына рәхмәтләр укып кайткан.
Ниятләргә килгәндә, алар зурдан. Мәктәп укучылары арасында да иҗат белән шөгыльләнүчеләр күплеген истә тотып, алар өчен яңа конкурслар оештырырга кирәк. Язучы Лира Ибраһимова югары уку йортының филология бүлеге мөгаллимнәре белән бергә эшләүне тәкъдим итә. Авыллар белән элемтәгә кереп, очрашулар оештыру да комачауламас иде. Алабуга муниципаль районы Мәгариф идарәсе дәрәҗәсендә үткәрелеп килә торган «Парнас» бәйгеләрендә катнашучы укучыларга «Чулман» иҗатчыларының әсәрләрен укырга тәкъдим итәргә мөмкин. Берләшмә эшендә катнашучы композиторлар табылса, ничек яхшы булыр иде. Менә шундый һәм башка мәсьәләләр уртага салып сөйләшенгән. Әйтергә кирәк, бу көнне берләшмәнең алдагы утырышлары шушы мәктәп китапханәсендә узар дип хәл ителгән.
«Чулман» лылар, очрашкан саен, берләшмә башында торган тәҗрибәле иҗатчыларыбызны искә ала. Үткән елда берләшмәбезнең тарихын барлый башладык. Билгеле булганча, 1953 елда район газетасы «Алга» редакциясе каршында әдәби түгәрәк оештырылган. Анда педагогия институты һәм китапханәчеләр техникумы студентлары шөгыльләнгән. Әдәбият түгәрәген институтның беренче директоры Габделхак Әминов җитәкләгән. Бу түгәрәккә йөргән Салисә Гәрәева һәм Индус Сирматовлар турында проектыбызда язган идек инде.
Алабуга дәүләт педагогия институтына 1978 елда Казаннан эшкә Әнвәр Шәрипов килә. Ул соңгы вакытларда сүлпәнләнеп киткән түгәрәкне яңадан оештыра. «Иҗат белән кызыксынучыларга юл күрсәтергә, талантларын ачып җибәрергә, иҗатта үзләрен табарга ярдәм итәргә кирәк», — дип уйлый ул. Ректордан рөхсәт алгач, түгәрәк утырышлары институт бинасының 52нче аудиториясендә үткәрелә башлый. Ул елларда анда актив катнашкан Фердинант Шәехов, Марсель Гыймазетдинов, соңрак Гөлзадә Әхтәмова, Ләлә Абдуллина, Гарәфи Әгъләмов һәм башкаларның шигырьләре, Дамир Әюпов һәм Фирдәвес Хуҗинның язмалары район газетасы «Яңа Кама» битләрендә урын ала. Түгәрәк үзе берләшмәгә әйләнгәч, аңа «Чулман» исеме бирелә. Үзешчән композиторлар Владимир Мироваев, Валерий Әхмәтшин, Илдус Сәлахов шигъри әсәрләрне көйгә сала, алар сәхнәдән яңгырый башлый. Әдәби-музыкаль төс алган берләшмәгә йөрүчеләр шәһәр-районда уздырылган мәдәни чараларда, бәйрәмнәрдә катнашып, очрашуларда чыгыш ясап, иҗтимагый тормышта актив катнаша. Иҗат берләшмәсенә үз вакытында яңа сулыш өргән Әнвәр Шәрипов хәзер филология фәннәре докторы, профессор, академик.
Әнвәр Мәгъдәнур улы 1941 елда ТАССРның Баулы районы Кәрәкәшле авылында (хәзер Ютазы районына керә) туган. Әтисе Бөек Ватан сугышына киткән һәм Сталинград көрәшендә һәлак булган. Авыр елларда дүрт баланы аякка бастырган әнисе Маһипәрваз колхоз эшендә озак еллар хезмәт куеп, 65 яше тулгач кына лаеклы ялга чыккан. 1952 елда Шәриповлар гаиләсе әниләренең туган ягына, Лениногорский районының Зәй-Каратай авылына күченә. Әнвәр дүртенче сыйныфтан шунда укый башлаган.
Мәктәпне тәмамлагач, 1960 елда, Әнвәр Шәрипов Казан дәүләт университетына укырга керә. Татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып, югары белем алып чыга. 1965-1966 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән соң «Татарстан яшьләре», «Кооператор Татарстана» газеталарында эшли, Ютазы урта мәктәбендә укыта. 1968-1971 елларда аспирантурада укый. Аннары Габдрәхим Утыз-Имәни иҗаты буенча диссертация яклый. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре була.
1978 елдан 1986 елга кадәр Әнвәр Мәгъдәнур улының тормышы Алабуга белән бәйле. АДПИда өлкән укытучы, филология кафедрасы доценты фәнни эш белән дә шөгыльләнә.
Сугыш чоры балалары тормыш авырлыгын күреп үскәнгәме, тырыш, үҗәт, максатларына ирешүчән. Туган як табигатенең гүзәллеген, кешеләрнең яхшы сыйфатларын күрә белеп яши алар.
«Рәйхан» дип аталган парчасында Әнвәр Шәрипов җиде-сигез яшьлек чагында хәтеренә кереп калган бер күренешне сурәтли:
«Баеп барган кояшның соңгы нурлары, сәер бер ямансу халәт тудырып, бөтен тирә-якны иркәли. Бөтен җиһанны җәйге кичләрдә генә була торган тынлык-тынычлык биләп алган. Рәхә-әт!
Шул чакта көтмәгәндә безнең бакчалар артында кемдер җыр сузып җибәрде. Бөтен авылга кемнеңдер күңел түреннән чыккан сихри моңы таралды. Хатын-кыз тавышы иде ул. Көтүдән кайтмый калган сыерын эзләп йөри идеме ул, әллә күңелен биләп алган сөю-мәхәббәт хисләренә ирек биреп, күңелен бушату идеме — кем белсен.
Гом-рем буй-ла-ры-на, Рәйхан,
Оныта алмасам нишләрмен?!
Мин, уенны онытып, җырның тылсымына бирелеп, туктап калдым. Беренче тапкыр ишетә идем мин аны. Никадәр сөю, никадәр сагыну-сагыш бар иде җырда! Сүзләр белән әйтеп бетерә алмаслык сәер халәт, рухлану кичердем ул чакта. Менә нинди икән ул халык җыры!» («Мәйдан» журналы 7нче сан, 2022 ел).
Гаилә корып ике ул, ике кыз үстергән галим һәм шагыйрь Әнвәр Шәрипов бүгенге проблемалар өчен борчылып, күңелендәгесен шигырь юлларына сала:
Ата-бабалардан килә торган
Кая соң ул безнең горурлык?
Ник без мәнсез? Бармы ул көч бездә,
Афәтләргә каршы торырлык?
(«Әйт син, шагыйрь!»)
Әнвәр Шәриповны октябрьнең 10сында Яр Чаллыда Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы төбәк бүлеге тарафыннан оештырылган кичәдә дә күрергә мөмкин иде, «Чулман» нан анда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Гөлзадә Әхтәмова һәм музыкаль-әдәби берләшмәне җитәкләүче язучыбыз, Алабуга мәдәният-сәнгать көллияте мөгаллиме Тәҗрия Җәләева катнашты. Бу турыда без шулай ук газетабызда хәбәр иткән идек.
Каләм ияләренә үз сүзен әйтеп калырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев