Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Махсус проект

«Алабуга нуры»ның махсус проекты: галим, мәгърифәтче Мөхетдин Корбангалиев

Проект дәвамы булган бүгенге язмабыз Алабуга районында туып үскән, татар халкының мәшһүр галимнәреннән берсе булып танылган Мөхетдин Корбангалиев (1873-1941) турында.

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор Мөхетдин Корбангалиевнең тормышы чорлар алышынган вакытка туры килә. XIX гасыр ахыры — XX йөз башы мәгърифәтчеләре арасында аның эшчәнлеге мөһим урын алып тора. Галимнең мирасы бик бай, ул 100гә якын китап язып калдырган. «Фән һәм тел» журналында язылганча, архив документларында аның 130 фәнни хезмәте сакланган («Фән һәм тел» журналы, 2нче сан, 2000 ел).

Мөхетдин Хафизетдин улы элекке Вятка губернасы Алабуга өязенең Биектау авылында (хәзер Әгерҗе районына керә) туган. Авыл 1919 елга кадәр Сарсак-Умга волостена караган. Авыл тарихына карасаң, аңа ерак 1605 елда ук нигез салынган һәм тәүге атамасы Юр булган. Биредә яшәүче крестьяннар алпавытка тир түккән, җир эшкәрткән, ат караган, чабата үргән, тимерче алачыгында эшләгән, итек баскан, чана ясаган. Ижаудагы корал заводында эшләүчеләр дә булган. 1831 елдан мәдрәсәле булган авылда 1887 елда мәчет һәм мәктәп ачылган. 

Шунысы кызыклы, 1921 елның декабреннән Биектау авылы Әгерҗе районына кертелә. 1924 елдан ТАССРның Алабуга кантонында санала. 1927 елның 14 февраленнән Әгерҗе районында, 1963 елның 1 февраленнән — Алабуга районында һәм 1964 елның 4 мартыннан — яңадан Әгерҗе районында исәпләнә. 

Мөхетдин Корбангалиевнең тормыш юлын һәм эшчәнлеген педагогия фәннәре кандидаты, фән эшлеклесе Фатыйма Вәлиева өйрәнгән. 

Гаилә башлыгы Хафизетдин алпавыт Тәфкилевләрнең крепостное була. Әтиләре көн-төн эшләсә дә, гаилә кыен шартларда яши. Мөхетдин Корбангалиев истәлекләренең берсендә: «Минем әти-әни алпавытлардан күргәнне һичбер эт күрмәгәндер», — дип язган. 

Бу авылда рус-татар мәктәбе эшләгән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мөхетдинне Казандагы татар укытучылар мәктәбенә җибәрәләр, ул Учительская школа дип йөртелгән. Мөхетдин анда Каюм Насыйри белән таныша. Күренекле галим аңа халык авыз иҗаты үрнәкләрен җыярга киңәш итә. Җәйге ялга авылына кайткач, өлкәннәрдән халык фольклоры әсәрләрен туплый. Укуын Мактау грамотасы белән бетергәч, 1895 елда, Мөхетдин Хафизетдин улы Мамадыш өязендәге Чүрчи авылына китә, шунда аның укытучылык хезмәте башлана. Ул балаларга арифметика һәм рус телен укыта. Җирлек карамагындагы бу мәктәп рус һәм татар балаларына ике телдә дә белем биргән. 

Мөхетдин Корбангалиев туган авылында, башка урыннарда да эшләгән. Мәсәлән, Малмыжның «Русско-татарская школа» дип аталган мәктәбендә укыткан. Мөгаллимнәргә ике телле мәктәпләрдә укытуны оештыру буенча киңәшләрен бирә торган булган. Кайда гына эшләмәсен, халык арасында балаларны укыту һәм тәрбиягә кагылышлы аңлату эшләре алып барган, шуңа күрә кешеләр арасында абруе зур була. 

Казанда 
1903 елда аны Казанга күчерәләр һәм татар балалар приютына мөдир итеп билгелиләр. Бу бертуган Юнысовларның ятим балалар йорты булган. Мөхетдин Хафизетдин улы 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр шунда балалар карый, аларга рус телен, арифметиканы өйрәтә. Балаларга рус телен дә, татар телен дә өйрәтүче укытучы иң элек үз телеңне, ана телен өйрәнү кирәк дип әйтә торган булган.

Башкалада вакытта, Мөхетдин Корбангалиев шәһәрнең иҗтимагый тормышында керешеп китә, революцион хәрәкәт эшлеклесе, публицист Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхмәтов белән таныша. Казанда ачылган «Шәрык» клубында алдынгы фикерле яшьләр белән аралаша, студентлар хәрәкәтләрендә катнаша, листовкалар һәм брошюралар тәрҗемә итә. 

Мөхетдин Корбангалиев «Мәктәп», соңыннан «Мәгариф» журналларында укыту алымнары, татар милли мәктәпләрендә алып барыла торган фәннәрнең программасы турында язмалар бастыра, укыту методикасының җиңел алымнарын тәкъдим итә. Башлангыч мәктәптә балаларны укыту гына түгел, тәрбия бирү кирәклеген әйтә. Февраль революциясеннән соң, төп эшеннән тыш, татар мәктәпләренең инспекторы була. Аның Казан өязенең губерна җирлеге идарәсендә (алар земство дип аталган) һәм шәһәр Думасында эшләве, шулай ук Бөтенроссия татар укытучылары берлеге әгъзасы булганлыгы билгеле.

1917 елга кадәр Казанда татар телендә бик күп газета-журналлар, китаплар чыгарылган. Гуманитар фәннәр буенча дәреслекләрне башлыча «Бертуган Кәримовлар», «Милләт», «Мәгариф» типографияләрендә бастырганнар. 

Мөхетдин Корбангалиев татар мәгарифе өчен мөһим эшләр башкара. Каршылыкларга карамастан, аның җитәкчелегендә яңа мәктәпләр ачыла, укытучылар өчен курслар оештырыла. 1920-1922 елларда ул Казан татар педагогия техникумында һәм Хәрби команда курсларында укыта. Аннары 1924 елга кадәр Шәрык академиясендә, педагогия техникумында, Җир эшләре төзелеше техникумында, Татар коммунистлар университетында эшли.

Шунысын да әйтергә кирәк, 1923-1924 елларда, димәк, моннан йөз ел элек, Татарстан хөкүмәте тарафыннан, Татарстан Республикасында рус һәм татар телен дәүләт теле булырга һәм ул телләрне биредә яшәүче барлык кешеләр дә өйрәнергә тиешлеге хакында карар кабул ителгән була. 

1926 елда Казанда Педагогия җәмгыяте төзелә, бу эштә дә Корбангалиев башлап йөри. 1924-1927 елларда Татар халык комиссарлары мәгарифенә караган Гыйльми үзәктә рәис урынбасары вазифасында фән һәм укыту эшләрен җитәкли. Аннан соң ике ел Юристлар хәзерләү курсларында татар телен укыта. Гомумән, ул бертуктаусыз эшли. 1928 елда Мөхетдин Корбангалиев Р. Газизов белән бергә, «Русларга татар телен өйрәтү өчен кулланма һәм дәреслек» бастыра. Анда татар телен чит тел буларак өйрәнү методлары күрсәтеп, мисаллар бирелә. 

1928 −1929 елларда Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире булган Мөхетдин Корбангалиев уку йортының барлык факультетларында татарларга һәм русларга да татар телен укытуны кертергә һәм аны тиешле югарылыкта булдырырга дигән таләп куя.

Мөхетдин Корбангалиев фикеренчә: «Каян чыгышларына карамастан, татар телен өйрәнүне мәҗбүри куярга, татар телен белү Татарстан республикасында гына түгел, ә татар-төрек халыклары булган башка республикаларда да эшләргә мөмкинлек тудырачак...». Бу турыда ул университет ректорына яза.

1931-1932 елларда татар телендә фәнни терминнар сүзлеген төзүгә алына. 

Мөхетдин Корбангалиев башлангыч мәктәп балаларын укырга-язарга өйрәтү, урта һәм югары мәктәпләрдә грамматикадан белем бирү, рус телле балаларны татарча укыту буенча методик хезмәтләр язган, уку әсбаплары, методик хатлар бастырып чыгарган, дәреслекләр һәм укыту ярдәмлекләре төзегән. «Руслар өчен татар теле дәреслеге» һәм «Татарлардан башкалар өчен татар теле дәресләре» дип аталган китаплар Халык комиссарлары мәгарифе (Наркомпрос) тарафыннан югары уку йортларында һәм зурларны укыту курсларында куллануга тәкъдим ителә. 

Мәгариф һәм тәрбия өлкәсендәге уңышлары, җәмәгать эшендә активлыгы югары бәяләнеп, 1928 елда Мөхетдин Корбангалиев «Хезмәт Батыры» исеменә лаек була. 1940 елда республикабыз төзелүгә 20 ел тулу уңаеннан, Атказанган фән эшлеклесе исемен ала, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Сәламәтлеге бик үк шәптән булмаса да, алга таба зур ниятләр белән яшәгән мөгаллим, 1941 елда, милли мәктәпләр өчен рус теле дәреслеге төзүгә алына, чөнки Мәскәү галимнәре аның бу эш белән җитәкчелек итүен сорыйлар. План буенча, дәреслек июньнең 20ләренә әзер булырга тиеш була. Бу хакта Мөхетдин Корбангалиев Мәскәүдәге нәшрият редакторына июньнең 3ендә хат яза. Шул кичтә галим вафат була. 

Тормыш иптәше башлангыч сыйныф балаларына белем биргән. Гаиләдә укымышлы балалар тәрбияләнгән. Кызлары Хәлимә Корбангалиева (1910-2004) — биология фәннәре докторы, профессор, уллары Салих Корбангалиев (1901-2001) — хирург, медицина фәннәре докторы булган. Тик кара еллар шәүләсе Мөхетдиновларны да читләтеп үтми. Мөхетдин Корбангалиевнең бер кызы һәм кияве утызынчы еллар репрессиясенә эләгеп, аларның ике баласы ятим кала. Истәлекләрдән күренгәнчә, оныкларын да кызы белән бергә алып киткән булалар һәм Мөхетдин аларны кире кайтаруга ирешә. Киявен атып үтерәләр, кызы (һөнәре буенча табиб) Караганда лагереннан соң яман чир белән авырый (ул да 1941 елның июнендә вафат булган), аның балаларын Хәлимә үз балалары белән бергә тәрбияләп үстерә. Кызының аянычлы язмышы аның мәңгелек йөрәк ярасы булгандыр, мөгаен. 

Хезмәтләре бүген дә әһәмиятле
Мөхетдин Корбангалиев башлангыч мәктәпләр өчен әлифба китаплары, арифметикада, уку, грамматика һәм география дәреслекләре төзеп, бастырып чыгара. Урта мәктәп укучыларын һәм зурларны да кайгырта. Мәсәлән, татар телен өйрәнергә теләүче рус һәм башка халыклар өчен махсус әлифба һәм уку китаплары эшли. Латин һәм рус язуына нигезләнгән алфавит төзүдә, дөрес язу кагыйдәләрен булдыруда әйдәп йөрүчеләрдән була. Русча-татарча, татарча-русча сүзлекләр төзүдә башлап йөри. Шул рәвешле, галимнең хезмәтләрен санап бетерерлек түгел. Татарлардан башка милләтләргә татар телен укыту өлкәсендә эшләре игътибарга лаек. Ул күрсәткән метод һәм алымнар аның үз хезмәт тәҗрибәсеннән алынган, алар бүген дә зур әһәмияткә ия. 

Мөхетдин Корбангалиевнең «Ана телен укыту методикасы», «Укырга-язарга өйрәтү методикасы» китаплары бик әһәмиятле методик кулланма булып тора.

Мөхетдин Корбангалиев эшчәнлегенең татар мәгарифендә тоткан урыны бәя биргесез. Ул татар әдәби телен булдыру, аны аңлаешлы итү өчен тырышкан. Шул ук вакытта, ана телебезне чит сүзләр белән чүпләүгә каршы көрәшкән. Татар телен фән нигезендә өйрәтүне башлап, татар милләтен югалтмау, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау юлында армый-талмый эшләгән. 

Билгеле булганча, 1925 елда, галимнең эшчәнлегенә 30 ел тулу уңаеннан, республикада аның юбилее үткәрелгән һәм, аңа хөрмәт йөзеннән, Татарстан Мәгариф комиссариаты студентларга Мөхетдин Корбангалиев исемендәге ике стипендия булдырган. 

Бетмәс-төкәнмәс куәт, түземлек һәм тырышлык белән туган халкына хезмәт иткән, соңгы сулышына кадәр максатына тугъры калып, телебезне камилләштерүне һәм саклауны кайгырткан мәшһүр галимебез Мөхетдин Корбангалиевне татар халкы онытмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев