Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
Махсус проект

«Алабуга нуры»ның махсус проекты: язучы, профессор Рим Салихов

Исемнәре Алабуга белән бәйле күренекле кешеләр турында проектыбызны дәвам итәбез.

Быел сентябрь матур килде. Безнең яраткан укытучыларыбызның берсе — Рим Салихов та шушы айда туган булган бит. Исемнәре Алабуга белән бәйле күренекле кешеләр турында проектыбызны дәвам итеп, без аны да искә алабыз.

Филология фәннәре кандидаты, профессор Рим Гариф улы Салихов Арча районының (элекке Кызыл юл районы) Яңа Кенәр авылыннан. Ул 1937 елда, сентябрьнең 15ендә туган. Истәлекләрдән күренгәнчә, бала чагыннан ук нечкә күңелле, игътибарлы булып үскән, шигырьләр һәм хикәяләр язган.

Сугыш башланганда, аңа дүрт кенә яшь булса да, чорның ниндилеге Рим Гариф улының йөрәгенә тирән эз салгандыр. Авылларындагы урта мәктәпне бик яхшы тәмамлап, ул Казанга китә, башкаланың Татарстан урамында урнашкан техник училищеда радистлыкка укый, чөнки сугыштан соңгы елларда егетләр арасында бик абруйлы һөнәр саналган. Матур әдәбият әсәрләрен укуны ташламый егет, үзе язганнарны газеталарга биргәли. 

Рим Салихов алган белгечлеге буенча берничә ел туган ягында эшләгән. Аннары, 1958 елда, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга кергән. Биредә ул тарихи язмалар белән кызыксына башлый. Студентларның әдәби түгәрәген Ибраһим Нуруллин җитәкләгән, ул Рим Салихов язмаларын хуплаган. Мөгаллимебез танылган язучы һәм шагыйрьләр, мәсәлән, Сибгат Хәким, Нил Юзеев, Әмирхан Еники, Хатип Госман, Әбрар Кәримуллиннарны күреп белгән шәхес. 

1963 елда ул университетны тәмамлый ул. Яшь белгечне гүзәл Нократ елгасы буенда утырган Мамадыш каласына эшкә җибәрәләр. 

Мамадыш районында
Рим Салихов Мамадыш районының «Коммунистик хезмәт өчен» газетасының хатлар бүлеген алып барган. Биредә ул журналистлар Кәрим Сафин һәм Зәки Хәнәфиев белән бергә эшләгән. Район газетасы редакциясе каршында әдәби түгәрәк оештырырга өлгергән. «Агымсу» дип аталган бу түгәрәктән күпме талантлар чыккан икән бит: Ямаш Игәнәй, Ринат Мөхәммәдиев, Марат Закир һәм башка бик күпләр. 

Матур табигать кочагында урнашкан шушы бәләкәй генә шәһәрдә Рим Салихов үзенә тиң ярын тапкан. Алар Купаево авылында балаларга рус теле һәм әдәбиятын уктытучы Светлана Семен кызы белән гаилә коралар, 1965 елда шул авылга күченеп китәләр. Бер ел шунда эшлиләр, беренче уллары туа. Аннары Кәрим Сафин чакыруы буенча, Рим Салихов кабат Мамадышка кайта. Анда ул «Күчә комнар» дип аталган тарихи әсәрен яза башлый. Повесть ерак заманнарда калган Болгар дәүләтендә барган вакыйгаларга багышланган. Студентлар тормышын тасвирлап «Моңсу яңгыр ява» сәхнә әсәрен яза. Без укыган елларда аның спектакле Алабугада сәхнәдә куелды.

Алабугада
Рим Салихов 1971 елда КДУга аспирантурага укырга керә. Нил Юзеев җитәкчелегендә фәнни хезмәтләр яза, 1975 елда филология фәннәре кандидаты була. Аннан соң инде тормышы Алабуга белән бәйле, чөнки Алабуга педагогия институтының филология факультетында укыта башлый, фәнни эзләнүләрен дә дәвам итә. 

Профессор Леонид Арсланов белән алар татар филологиясе факультетының бик күп студентлары өчен остазга әйләнде. 1990-1990 елларда, Рим Гарипович (без аңа шулай эндәшә идек) татар филологиясе кафедрасында мөдир булды. Студентларга ул «Татар әдәбияты тарихы», «Татар халык авыз иҗаты», «Көнчыгыш әдәбияты», махсус курслардан лекцияләр укыды. Рус телендә фәнни эшләрен бастырды («Герой и эпоха», «Елабуга и татарские писатели» һәм башкалар), 1999 елда ул докторлык диссертациясен яклауга иреште. Студентларның археологик экспедицияләре вакытында табып алынган төрле материаллар, борынгы кулъязмалар, иске китаплар, халык авыз иҗатын өйрәнеп җыйган язмалар — берсе дә Рим Гариповичның игътибарыннан читтә калмаган. Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» романында сурәтләнгән Акбүре ыруы турында илһамланып сөйләвеннән генә дә аның тарихи чыганаклар белән кызыксынуы күренеп тора иде (Олы улы Радик — тарих фәннәре докторы, академик, милли тарихыбызны барлауны, татарларның мирасын өйрәнүне дәвам итүчеләрнең берсе). 

Рим Салихов, татар әдәбияты галиме буларак, гомере буе фәнни эш белән шөгыльләнде, бу юлда башкаларга да булышты. Хәзерге заман әдәбияты әсәрләренә булган үз карашын туры белдереп килде. 

Ә шулай да, егерменче гасыр татар әдәбиятында яңа герой — аның яраткан темасы булды. Гомумән, бар белгәнен түкми-чәчми студентларына бирергә теләүче мөгаллимнәребезнең берсе иде ул. Лекцияләрен бертуктамый сөйләгәндә, дәрес пары бетүен белдереп чыңлаган тавышка канәгать булмаганын йөзенә чыгарып, әкрен генә:
— Ярар, барыгыз, — ди иде.

Рим Гарипович бик тыныч холыклы иде, беркайчан да тавышын күтәргәне булмады. Кайвакытта бер ноктага текәлеп, бераз уйланып ала торган гадәте бар иде. Шундый җитди һәм уйчан карашлы укытучыбыз бөек әдипләрнең иҗаты, аларның тормыш юллары турында сөйләгәндә, аеруча аянычлы язмышлыларына тукталганнан соң:
— Нишләтәсең, заманы шундый булган, — дип йомгаклап куя да:
— Сораулар бармы? — ди иде.

Татарларның бар дөньяга билгеле көчле дәүләт булып яшәгән чаклары булганын, төрле илләргә таралса да, дәрәҗәсен югалтмаган милләт икәнен безнең күңелләргә сеңдереп калдырырга тырышты ул. 
Күчә комнар, гасырлардан
Гасырларга вакыт чаба.
Күчә комнар, нинди эзләр,
Нинди исем җирдә кала?

Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев