«Алабуга нуры»ның махсус проекты: язучы, укытучы — Гүзәл Әдһәм
Гүзәл Әдһәм кызы Шакирова (Габдрахманова) 1957 елның 9 мартында Арча районы Наласа авылында дөньяга килә.
Гүзәл Әдһәм иҗаты китап сөючеләргә яхшы таныш. Күпләрнең яраткан әдибәсе безнең шәһәребездә 20 елга якын яшәп, Алабуга педагогия институтында доцент, филология фәннәре кандидаты буларак хезмәт куйган кеше.
Гүзәл Әдһәм кызы Шакирова (Габдрахманова) 1957 елның 9 мартында Арча районы Наласа авылында дөньяга килә. Укытучы гаиләсендә туып үсеп, кечкенәдән үк төрле мәдәни чараларда катнашкан, балачактан ук сәхнәгә тартылып үскән кыз иҗат дөньясын үз итә. Мәктәптә укыган чагында беренче хикәяләре район газетасында, «Яшь ленинчы» һәм «Ялкын» журналында басыла.
1976 елда Арча педагогия көллиятен уңышлы тәмамлагач, аңа Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә юллама бирелә. Белемгә хирыс студент кыз фәнни эш белән шөгыльләнә, төрле конференцияләрдә чыгыш ясый. Иҗади эшчәнлек турында да онытмыйча, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, университетның татар халык хорында җырлап, Алма-Ата, Вильнюс кебек шәһәрләргә гастрольгә дә йөри.
1981 елда университетны уңышлы тәмамлап, Актаныш районына кайта, хезмәт юлы Татар Суыксуы һәм Сәфәр авылларында башлана. Анда ул татар теле, рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. 1987 елда Казан дәүләт педагогия институтының рус бүлеген экстерн рәвештә читтән торып тәмамлап, икенче югары белемен ала.
Тик әдәбияткә, сәнгатькә гашыйк җан эш белән генә чикләнеп кала аламы соң? Мәктәптә укыту белән беррәттән, Гүзәл Әдһәм кызы халык театры режиссеры вазифасын да бик яратып башкара, төп рольләрдә уйнаучы да үзе була. Туфан Миңнуллинның «Сүнгән йолдызлар», «Ай булмаса, йолдыз бар», Нәкый Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу» әсәрләрен уңышлы сәхнәләштереп, үзешчәннәрнең Бөтенроссия смотры лауреаты һәм Бөтенсоюз смотры лауреаты булуга ирешә.
Гомеренең шактый өлеше безнең шәһәребез белән дә бәйле. 1990 елда ул гаиләсе белән Алабугага күчеп килә, гимназиядә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә башлый. Мәдәният дөньясыннан башка яшәвен күз алдына да китермәгәнгә, кечкенәдән булган хыялын тормышка ашыра — Алабуга культура училищесының театр бүлеген читтән торып экстерн рәвештә кызыл дипломга тәмамлый, укучыларның театр коллективы белән җитәкчелек итә.
1996 елда аны Алабуга дәүләт педагогия университетына эшкә чакыралар. Озак та үтми, 2000 елда, ул аспирантураны тәмамлый, татар драматургиясе буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Доцент буларак, студентларның фәнни хезмәтләре белән җитәкчелек итә, күпләгән конференцияләрдә чыгыш ясый.
Гүзәл Әдһәм — гаять күпкырлы шәхес. Һәрвакыт алдынгылар рәтендә булып, актив иҗтимагый тормыш алып бара, күңелендәгесен кәгазь битләренә салып, иҗат итәргә дә вакыт таба. Аның каләменнән төшкән әсәрләр «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Мәйдан», «Сөембикә», «Казан утлары» кебек газета һәм журналларда даими басылып килә.
Әсәрләре буенча нәфис фильм да төшерелгән. «Асылмалы күпер» повесте буенча эшләнгән фильмга ул сценарийны да үзе яза, аның белән «Яңа гасыр» каналы уздырган конкурста катнашып, призлы урынга лаек була.
2015 елда «Казан утлары» журналы үткәргән кыска бәяннәр конкурсында «Меңнәрнең берсе» әсәре кызыксындыру премиясе белән бүләкләнә. Гүзәл Әдһәм иҗаты белән Татарстанда гына түгел, чит илдә яшәүчеләр дә таныш. Аның «Караш» хикәясе төрек теленә тәрҗемә ителде һәм балалар өчен төзелгән җыентыкка кертелеп, Әнкара шәһәрендә басылып чыкты. Балалар өчен хикәяләре «Әбием ни исемле?» дигән китапка тупланып нәшер ителде. Әлеге җыентык «Ел китабы — 2017» бәйгесендә 1 нче урынга лаек булды.
2013 елдан Гүзәл Әдһәм — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Гүзәл Әдһәм — әдәбият мәйданында үз иҗади йөзе булган әдибә. Һәр язучының үз стиле, үзенә генә хас сөйләм үзенчәлекләре булган кебек, Гүзәл ханымның әсәрләрен дә беренче битләреннән үк танып аласың.
Кешенең күңел түрендә йөрткән иң нәфис, иң яшерен уй-хисләрен кузгата алырлык, кичергәннәрне хәтерендә яңартып, уйлар өермәсе куптарырга сәләтле хикәя, повестьлары белән ул укучыларның мәхәббәтен яулады. Автор әсәрләрендә вөҗдан, намус, изгелек, тугрылык, сабырлык кебек иң газиз кыйммәтләрне саклау идеясе ачыла.
Язучы иҗатында даими күтәрелгән тема — мәхәббәт. Җиһандагы һәр җан иясе ярату, сөю-сөелүгә мохтаҗ. Мәхәббәт, аеруча тәүге сөю хисе, күңелләрдә җуелмаслык эз калдыра, гомерлеккә саклана. Тик, һәркемгә дә үз пары белән иңгә-иң куеп тормыш итү бәхете тәтеми шул, хыяллар челпәрәмә килгән чаклар да була. Арага ятлар килеп керсә, нихәл итәргә соң?
«Четерекле сынау» хикәясендә Гөлия өзелеп яраткан кешесен кире кагарга мәҗбүр. Мөгаен, ул аны кичерә дә алыр иде, тик монда икәү арасындагы мөнәсәбәтләр генә түгел, әле тумаган бала язмышы хәл ителә. Аны ятим калдырырга теләми Гөлия, вөҗдан кушканча эшли. Аның сөйгәне Гөлүс башка кыз белән ЗАГСка китә. Үз мәнфәгатьләрен беренче урынга куярга батырчылык итмәгән намуслы кызның яхшылыгы ахыр чиктә барыбер үзенә әйләнеп кайта, ул үзенә насыйп ярны очрата.
Ни кызганыч, яратышып корылган гаиләләр дә күп авырлыклар белән очрашырга мөмкин. Һәр каршылыкны сабырлык белән хәл итәргә, хәтта сәбәбе үтә җитди булса да, аңлашырга мөмкинлек калдырырга кирәк. Күп очракта олы җанлылык, гафу итә белү дә бик мөһим бит. Гаилә тотрыклыгын саклау юлында һәркем җаваплы. «Күзгә-күз» хикәясендә автор бу фикерен дә гыйбрәтле вакыйгалар, үрнәк образлар аша җиткерә.
Гүзәл Әдһәм иҗатында үзәк урынны алып торган тагын бер тема — яшь буын белән өлкәннәр арасындагы мөнәсәбәт. Аның әсәрләрендәге әни-әти, кайнана-кайнаталар гадел, сабыр кешеләр итеп сурәтләнә, алар яшьләргә акыллы, төпле киңәшләрен бирә. «Әллә нигә сине юксынам» хикәясендә Нуриянең кайнатасы киленен нахакка гаепләүгә юл куймый, шул рәвешле улының гаиләсен саклап кала. Күп әсәрләрдә килен һәм кайнаналар, уртак кадерле кешеләрен югалтканнан соң, бер-берсенә терәк булып яшәүдән юаныч табалар.
Язучы үз әсәрләрендә сабый, яшүсмер образларына да зур игътибар бирә. Үзе дә өч бала тәрбияләп үстергән Гүзәл ханым, балалар язмышына битараф була алмый. Ул аларның хис-кичерешләрен үзенә генә хас осталык белән сурәтли. Нәни геройларның сөйләме аша җитди проблемаларны ачып бирә. Педагог һәм ана буларак, ул аларны бик яхшы аңлый.
Гүзәл Әдһәм — тарихи вакыйгаларга, сәяси-иҗтимагый хәлләргә дә бик сизгер, үз карашы булган әдибә. Автор иҗатында гаять җитди проблемаларны яңгырата. «Тыкрык», «Асылмалы күпер», «Марҗа», «Меңнәрнең берсе» әсәрләрендә 1917 нче елгы инкыйлаблар, аннан соңгы гражданнар сугышы, динне кысрыклау, шәхес культы, Бөек Ватан сугышы; сугыштан соңгы чорда халыкның ачлыктан, хәерчелектән интегүе, Әфган сугышы кебек темаларны колачлый ул.
Гүзәл Әдһәм бүгенге көндә дә актив эшчәнлек алып бара. Аның өчен иҗат итү, иҗат җимешләрен укучыларына җиткерү үзе бәхет. «Китабы чыккан язучы — ул бәхетле язучы,» — ди Гүзәл ханым. Аның фикеренчә, хәзерге вакытта үсмерләр әдәбиятына кытлык сизелә. Балалар кечкенәдән кырыс булып үскән заманда үсмерләр әдәбияты алга чыгарга тиеш, бу аларның күңелләрен нечкәртү, мәрхәмәтлелек орлыгы салу өчен кирәк, ди ул.
Моның белән килешми мөмкин түгел. Гүзәл ханымның илһам чишмәсе саекмасын, ниятләгәннәре тормышка ашсын, яңа әсәрләре белән укучыларны сөендереп торыга язсын дигән теләктә калабыз.
Альбина КЕЛЬШ
Фотода: Гүзәл Әдһәмнең «Әбием ни исемле?» җыентыгы «Ел китабы — 2017» бәйгесендә 1 нче урынга лаек булды. /«Татар-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев