«Алабуга нуры»ның махсус проекты: шагыйрь Илдар Юзеев
Безнең шәһәргә Илдар Юзеев 1965 елда журналист Зоммер Гыйләҗев белән бергә килгән.
Илдар Юзеев шигырьләренә язылган җырлар халык арасында киң таралган, чөнки алар эчкерсез, кеше күңеленең иң түрләрендә йөргән хис-кичерешләрне ачып сала. Алабугада тумаса да, ул безнең шәһәргә килеп, биредә укучы студентлар, шәһәрдәшләребез белән очрашып, алар күңелендә якты тәэсирләр калдырган.
Татар телендәге моң дигән сүзне төп-төгәл итеп русчага тәрҗемә итүе авыр. «Мелодия души» дисәк кенә инде, чөнки ул безнең җанга салынган.
«Ямансулап болыннарны буйлама,
Оныткандыр инде диеп уйлама...»
Туган халкыбызның моңлы сандугачы Сара апа Садыйкова Илдар Юзеевның «Кайтам инде» шигыренә шундый матур көй язган, анда сагыш та, горурлану да, ихлас сөю хисләре дә сыйган.
Илдар Юзеев шигырьләренә язылган җырлар халык арасында киң таралган, алар эчкерсез, кеше күңеленең иң түрләрендә йөргән хис-кичерешләрне ачып сала.
«Нинди матур озын юлга чыктык,
Янар чәчәк иде юл башы.
Чәчәк сулган, синең йөрәгеңә
Ниләр булган, яшьлек юлдашым?»
(«Янар чәчәк» пьесасыннан Фәүзия җыры, Мирсәет Яруллин музыкасы)
Кыр казлары очканын гомерендә бер генә күреп калган кеше дә аны онытмый, зәңгәр күккә баккан саен, исенә төшерәдер:
«Кыр казлары артыннан
Очарга дип талпынам.
Тик очалмыйм, карап калам
Кыр казлары артыннан».
(«Кыр казлары артыннан», Мәсгут Имашев көе)
Тормыш юлы
Истәлекләрдән күренгәнчә, Илдар Юзеев үзе дә гармунда оста уйнаган. Аның шигырьләренә Сара Садыйкова, Алмаз Гыйлаҗев, Шакир Мәҗитов, Сафьян Ибраһимов, Мирсәет Яруллин, Мәсгут Имашев һәм башка композиторлар көй иҗат иткән. Вакытында «Мәтрүшкәләр», «Сине уйлап янам» җырлары аеруча киң таралган иде.
Татар халык шагыйре Илдар Гафур улы Юзеев (1933-2004) үзе Башкортостаннан. Ямады дигән авылның укытучы гаиләсендә туган ул.
Әнисеннән шигырьләр язу сәләте күчкән. Казан дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлеген тәмамлагач, ул «Пионер» (хәзер «Ялкын») балалар журналында, «Чаян» юмор-сатира журналында эшли. 1973 елда Мәскәүдә Максим Горький исемендәге әдәби институт каршындагы Югары әдәби курсларда укый. 1979 елда әдәбият һәм театр өлкәсендәге казанышлары өчен «ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе», 1983 елда «РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем ала. 1986 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә. 1993 елда «Татарстан Республикасының халык шагыйре» исеме бирелә.
Илдар Юзеев мәктәптә укыган чагында ук шигырьләр язган. Алар Уфада чыга торган «Әдәби Башкортостан» (аннары «Агыйдел») журналында, «Кызыл таң» газетасында басылган.
1950-1960 елларда Илдар Юзеевның поэмалары «Казан утлары» журналында дөнья күрә һәм шагыйрьнең иҗаты киң татар җәмәгатьчелегенә билгеле була. 1959 елда «Әнкәй», «Фәрит-Фәридә» поэмалары басыла. 1988-1989 елларда язылган «Таш кала фаҗигасе» һәм «Өзелгән тәсбих» поэмаларында ул явызлыкка һәм ялганга каршы чыга, көчле рухлы кешеләргә соклана. Советлар иле таркалып, республикабыз өчен авыр елларда (1990-2000) татар халкының язмышы өчен борчылып язган әсәрләре басыла. 1980 елда «Таш диварлар авазы» һәм «Өзелмәс кыллар» поэмалары өчен Илдар Юзеев Габдулла Тукай исемендәге премиягә лаек була (аның абыйсы, әдәбият белгече, тәнкыйтьче Нил Юзиев та 1974 елда шундый бүләк алган).
Илдар Юзеев балалар өчен дә язган, аның «Аю сатам, кем ала?», «Бәби Ай» дип исемләнгән шигырь җыентыклары билгеле.
Аны онытмыйлар
Драматург буларак иҗат иткән сәхнә әсәрләре, эчтәлеге нинди булуга карамастан, күтәренке рухта. Иң танылганы — «Сандугачлар килгән безгә». Ул 1974 елдан башлап, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, Казан татар ТЮЗында, Башкорт дәүләт академия театры сәхнәләрендә барды. «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз», «Безнең әти мировой» пьесаларын да яратып куйдылар.
2008 елда Башкортостанның Туймазы районында, шагыйрьнең туган авылында аның истәлегенә музей ачылды. Безнең республиканың Кукмара районында Олы Кукмара авылындагы урамнарның берсенә аның исеме бирелгән. 2005 елда Татар Язучылар берлеге һәм «Мәйдан» журналы Илдар Юзеев исемендәге премия булдырды. Быел Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты, Татарстан Язучылар берлеге, Бөтенроссия татар конгрессының Яр Чаллы җирле оешмасы, «ТАТМЕДИА» АҖ «Мәйдан» журналы редакциясе Чаллы мәктәпләренең берсендә Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырды. «Мәңгелек белән очрашу» дип аталган бу кичәгә Алабуганың «Чулман» әдәби берләшмә әгъзалары да барды.
Апрельнең 14ендә узган шушы очрашу барышында, чираттагы тапкыр Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияләр белән бүләкләү тантанасы булды. Без бу хакта газетабызда язып үткән идек.
Алабуга белән бәйләнеш
Безнең шәһәргә Илдар Юзеев 1965 елда журналист Зоммер Гыйләҗев белән бергә килгән. Алар ул елны Менделеевскида (ул вакытта — Бондюг) 2нче санлы мәктәптә, Алабуга пединститутында булганнар.
1979 елда апрельнең 13ендә Илдар Юзеев Алабугага күренекле шагыйрь Сибгат Хәким белән килгән. Алар институтның актлар залында студентлар һәм мөгаллимнәр белән очрашкан, бирегә шәһәр халкы да килгән, ике танылган әдипне җылы каршы алганнар.
Илдар Юзеевның Алабугага шагыйрь Шәүкәт Галиев белән дә килгәне була. 1982-1984 елларда алар студентларның «Буревестник» спорт лагеренда ял итүчеләр белән очраша.
Илдар Юзеевның абыйсы Нил Юзиев (1931-1996) татар шигърияте тарихы һәм төзелешен, танылган язучыларның чәчмә әсәрләрен өйрәнгән шәхес, татар әдәбияты буенча фәнни хезмәтләр язган, урта мәктәпләр өчен татар әдәбиятыннан дәреслекләр эшләп калдырган галим. Аның фәнни эшчәнлеге Алабуга дәүләт педагогия институның филология факультеты белән бәйләнгән. Ул студентлар алдында чыгышлар ясый, татар кафедрасында мөгаллимнәр белән "түгәрәк өстәл«ләрдә катнаша. 1981 елда галимгә «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелгән.
Нил Юзиев эшчәнлегенең асылы шунда: ул шигьриятне тарих, фәлсәфә, театр һәм кино, гомумән, сәнгать белән бәйләгән, замана шагыйрьләренең аларга гына хас үзенчәлеген ачарга тырышкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев