«Алабуга нуры»ның махсус проекты: шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова
Ноябрьнең уртасында шәһәребезнең күренекле шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Гөлзадә Әхтәмованың туган көне.
Көз белән кыш тартышкан мәлдә, табигать көчләренә буйсынып, күңелләр дә каршылык тулы, хисләр әле көздән китмәгән, ә кыш инде үкчәләргә басып килә.
Ноябрьнең уртасында шәһәребезнең күренекле шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Гөлзадә Әхтәмованың туган көне. Халык хәтеренә мәңгегә кереп калган 1941 ел баласы ул Гөлзада Хаҗи кызы. Әгерҗе районының Исәнбай авылында туып үскән кыз Себер якларында геофизик булып та эшләгән, рус теле укыткан. Аннары язмышын Алабугага бәйләгән. Ул бит урта белем алганнан соң, шушында килеп, Алабуга педагогия институтының филология факультетын бетергән кеше. Борынгы Алабуга кемне генә таң калдырмаган да, кемне генә әсир итмәгән! Гөлзадә Әхтәмова, Алабугага кайтып, сәяхәтләр бюросына методист булып эшкә урнаша һәм кала тарихын өйрәнә башлый. «Борынгы Алабуга», «Алабугам минем» дип аталган китаплар бастыруга ирешә.
Шәһәребезнең 2нче урта мәктәбендә китапханәче булып эшләгәндә, балаларга татар теле укытканда, табигать һәм туган як турында язган шигырьләре район газетасында чыгып килә. Балалар өчен язган шигырьләрен башлангыч мәктәп укытучылары, тәрбиячеләр бик тиз үз эшендә куллана башлый.
Районда татарча газета мөстәкыйль басыла башлагач, аның тәкъдиме белән «Алабуга нуры» дип атала башлый.
РФ Герое Александр Епанешников исемендәге 3нче урта мәктәптә Гөлзадә Әхтәмова музее оештырыла, аны укучылар белән очрашуларга чакыралар. Туган төбәк тарихын өйрәнүчеләр, каләм тибрәтүчеләр анда тәҗрибә туплады.
«Язмышларга каршы йөгерергә
Белсәм дә мин мөмкин түгелен,
Кара болытларны яктыртырга
Кояш булып яна күңелем»
(«Кара болыт»)
Гөлзада апаның шушы шигъри юллары минем күңелгә нык кереп калган. Ул үзе дә кояш кебек елмая. Тормыш юлларында очраган авырлыкларга карамыйча алга барырга, якты көнгә өмет белән яшәргә өйрәнгән буын вәкиле шул ул.
Алабугада туып үскән, бөтен дөньяга опера җырчысы булып танылган Азат Аббасовка, алабугалыларны үлмәс көйләре белән рухландырып киткән күренекле композитор Салих Сәйдәшевкә, Алабугада татар театрына нигез салган драматург Таҗи Гыйззәткә, бөек Тукайга һәм башкаларга шигырьләрен багышлаган Гөлзадә Әхтәмова поэмалар да, тарихи очерклар да язды.
Ул дөньяда барган вакыйгаларга карата үз фикерен белдереп иҗат итә, күңелендәгесен кәгазь битләренә күчерә.
2014 елда 1нче мәктәп каршында Габдулла Тукайга һәйкәл ачылу уңаеннан ул:
Без борынгы әдәбиятлы халык —
Шуны ничек оныттырырсың?
Алабугада син, Тукай, шигърияткә
Ныклы терәк булып торырсың — дип язган иде. Гомумән, Гөлзадә Әхтәмова иҗатында Тукай киң яңгырый, телебезнең кадерен белергә өнди:
«Тик нигә, ник соң «Болгар»ны
Кирәк иде җимерү?!
Әрни җан, рәнҗи күңелләр.
Бу — телебез җиңелү...»
(«Болгар» кунакханәсе»)
Шул ук елда җәлилчеләрне искә алу уңаеннан, августта шәһәрнең Көмеш гасыр китапханәсенә Муса Җәлил кызы Чулпан һәм оныгы Татьяна, оныкчыклары Михаил һәм Лиза килгәннәр иде. Алабугалыларга күрсәтү өчен, башкаладагы музей хезмәткәрләре «Моабит дәфтәрләре» н дә алып килгән иде. Без бу хакта газетабызда язып чыктык. Гөлзадә Әхтәмова «Нәни Лиза» шигырен иҗат итте.
Бүген ул үткән хатирәләрне искә алып, булганына шөкер итеп яши.
2016 елда Казан китап нәшриятында басылган «Шөкер итәм» дип аталган китабында аның төрле елларда язылган шигырьләре тупланган. Анда без Гөлзада апаның кешеләргә хас сыйфатлар һәм табигать белән бәйләнеш турында уйланулар, туган ил һәм торган җир хакында фикерләре белән таныштык.
«Без үскәндә бар да үзгә иде,
Үстек җәй буе су коенып.
Ярга якыная алмый йөрим,
Яшьләремнән көчкә тыелып».
(«Үткәннәрдә яшәп булмый»)
«Күңеле күтәренке кеше
Кул кушырып утырмас,
Ялт итәр йорт-куралары,
Чүп-чар белән тутырмас».
(«Күтәренке күңел»)
«Кимсенергә күңелдә юк урын,
Яшик әле башны күтәреп.
Корыч кебек күпме чыныктык без,
Заман яшеннәрен үткәреп.
Үз тарихын, данын белгән кеше
Татар исеменнәнме оялыр?
Туган халкын сөйгән затлар һәрчак
Дәрәҗәсен өскә куя алыр».
(«Дәрәҗәле исем»)
Торган җирем — гомер иткән җирем,
Алабугам, гүзәл шәһәрем!
Ничә еллар сиңа гашыйк булып,
Җанга якын итеп яшәвем.
(«Гомер иткән җирем»)
«Синдә бит ул гасырларны кичкән
Ак мәчетле бик борынгы үрләр.
Искән җилләр ташларыңны сыйпый,
Ә ул ташлар саклый күпме серләр?»
(«Серле Алабуга»)
Сөю-сәгадәт, мәхәббәт темасына да мөрәҗәгать итә шагыйрә. Яратусыз яшәп буламы соң?
«Мин сине яраттым. Күзләрем:
«Син!» — диде. Башканы күрмәде.
Талпынды гел сиңа, ашкынды,
Ятларга такыя үрмәде ».
(«Син!»)
— Алтмыш биш яшькә кадәр эшләдем, — ди Гөлзадә апа. Аннан соң да ул мәктәп-гимназияләрдән кайтып керми. Гөлзада апаның шигырьләрен укучылар фәнни эшләрдә, төрле проектларда кулланалар, конкурсларга чыгып, җиңү яулыйлар.
Гөлзадә Әхтәмова иҗатының тагын бер үзенчәлекле ягы: ул шигъри тәрҗемәләр ясый. Аның «Хөкем итмә син ашагып: Марина Цветаева шигырьләре татар телендә» (2010) җыентыгы белән танышучылар шагыйрәнең тагын бер талантлы ягын ачты. Авторның фикерен, хис-тойгыларын нәкъ аныңча әйтеп бирү өчен тәвәкәллек һәм кыюлык та кирәк бит.
«Тормыш юлы икән бик катлаулы,
Кәгазь генә хатлар.
Җан дускаең янда булу кирәк —
Тирә-якта ятлар».
Бу юллар «Ачылмаган китап» дип аталган шигыреннән. Бер уйласаң, Гөлзадә Әхтәмова ул үзе дә ачылмаган китап шикелле. Аның күңел түрләрендә әле нинди хис-тойгылар яшеренгән һәм алар кайчан нинди шигырь булып туар?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев