«Алабуга нуры»ның махсус проекты: шагыйрә Тәслимә Кәримова
Алабугада яшәүче шагыйрә Тәслимә Кәримова да шәһәрдәшләре язмышына битараф түгел.
Каләм ияләре табигатькә генә түгел, кешеләргә дә мәдхия җырлый. Алабугада яшәүче шагыйрә Тәслимә Кәримова да шәһәрдәшләре язмышына битараф түгел.
Тәслимә Шаһидулла кызы Кәримова 1947 елда Кукмара районының Янсыбы авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетына укырга керә, биология факультетында белем алып, укытучы дипломына ия була ул. Төрле район мәктәпләрендә биология укыткан Тәслимә Шаһидулла кызы, лаеклы ялга китәр алдыннан, Алабуганың 2нче гимназиясендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде. Хәзер дә ул мәктәпләр белән арасын өзми. Әле 1нче мәктәптә һәм «1нче гимназия — Милли белем үзәге» ндә, әле 9нчы мәктәптә, әле «Алабуга-Адымнар» полилингваль комплексында укучылар белән очраша, иҗаты турында сөйләп, әсәрләрен укып, аларны шигърият дөньясына тарта. Һөнәре буенча табигать белгече һәм авылда туып үскән кеше буларак, аңа бар табигый тирәлек газиз.
Шигърият дулкынында
Табигать байлыгы булган гүзәл чәчәкләрне, файдалы үләннәрне генә түгел, милли гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау, балаларга һәм оныкларга тапшыру турында да уйлана ул, аның хәтта «Милли комган» дигән шигыре дә бар.
Өч бала тәрбияләп үстергән Тәслимә Кәримованың «Бәхет кайда?» дип аталган шигырь юлларын дулкынланмый уку мөмкин түгел:
«Бу дөньяда бармы берәр дога,
Әнкәй догасына җитәрлек?
Аналарның хәер-фатыйхасы
Саклый безне гомер юлында.
Бәхет ачкычлары кайда? — дисез,
Газиз әнкәйләрнең кулында.
Кайтып күрик, кадерләрен белик!
Әнкәйләрнең күзе юлдадыр.
Балам, — диеп әнкәң каршыласа,
Олы бәхет, бәлки, шундадыр».
Республикабызда татар теле күтәрелә башлаган елларда, балаларны туган телдә укытуга мөмкинлекләр ачылуга шатланып, Алабуга мәктәпләрендә, балалар бакчаларында татар төркемнәрне булдырылгач, тагын да куанып эшли башлады. Ул язган матур-матур шигырьләрне татар теле һәм әдәбияты укытучылары бәйрәмнәрдә һәм мәктәптән тыш чараларда гына түгел, дәресләрдә дә рәхәтләнеп кулландылар. Дөрес, балаларны телгә өйрәтүнең нинди шартларда барганын мөгаллимнәр үзләре генә белә.
1997 елда «Чулман язлары» күмәк җыентыгында Тәслимә Кәримованың «Моңлы курай», «Яшәү бәхет икән», «Чишмә җыры», «Төпсез хыял», «Чана юлы» һәм башка шигырьләре бирелгән. Бер елдан аның «Энҗе чәчәк» исемле китабы чыкты.
Тәслимә Кәримованың шигырьләре башта "Алабуга нуры «нда күренде, аннары республика матбугатында: «Аргамак», «Мәгариф», «Сөембикә» журналларында һәм «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газеталарында да басыла килә.
2011 елда «Исми тор, вакыт җиле...» дип исемләгән җыентык дөнья күрде.
2020 елда шагыйрәнең туган авылына, аның кешеләренә багышланган «Хәтер йомгагын сүткәндә» китабы чыкты. Анда Тәслимә Кәримованың авылдашлары турында истәлекләр, шигырьләр тупланган, чулманлыларга багышлап язылганнары да бар. Мәсәлән, «Насих Сөнгатуллинга», «Ләлә Абдуллинага», «Гөлзадага», «Фәридәгә» һәм башка багышлаулар.
Былтыр июль аенда «Адымнар» полилингваль укыту комплексында «Татарстан Республикасы халыклары телләрен саклау өчен белем бирү, медиа һәм проект инфрастрктурасын булдыру» темасына түгәрәк өстәл булды. Анда катнашкан җитәкчеләр, тел белгечләре, мөгаллимнәр арасында иҗат әһелләре дә бар иде. Очрашуда Тәслимә Кәримова да катнашып, үзенең киңәшләрен бирде.
Тәслимә апа үзенә һәм башкаларга карата бик таләпчән, ул вакытның кадерен белә торган кеше. Әдәби берләшмә утырышларының берсендә, оештыру эшләре буенча фикер алышулар барышында ул, сүзне озакка сузуыбызны күреп:
— Я, әйдәгез, яңа язганнарыгыз бармы? Кем башлап укый? — дип сорады.
Алабугада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелгач, шигырь сөючеләр өчен шатлык булды. Апрель аенда үтә торган бәйрәм Тукай мәйданында уза башлады. Әлеге чарага Тәслимә апа һәр ел саен үзенең яңа шигырьләре белән килә. Шәһәребезнең Үзәк китапханәсендә оештырылган кичәләрдә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары, 2нче гимназия укучылары, шәһәрдәге Балаларга эстетик тәрбия бирү үзәгенә йөрүчеләр алдында да чыгыш ясап, иҗат үрнәкләре белән таныштыра шагыйрә, Балалар китапханәләрендә дә китап укырга яратучылар белән очраша. Бездә генә түгел, туган ягында оештырылган очрашуларга да чакырулы Тәслимә Кәримова. Янсыбы авылының Туган як музеена ул үзенең китапларын бүләк итеп калдырган.
Тормыштан алынган нәсер
Иҗатында туган як, мәхәббәт, әдәп һәм әхлак темаларын күтәргән тыйнак холыклы шәһәрдәшебез мәсәл һәм нәсер жанрларына да мөрәҗәгать итә.
Соңгыларыннан — «Күңел күзе» дип аталганы — аеруча үзенчәлекле. Ул Алабугада яшәүче Зөфәр һәм Рәмзия Сәетовлар гаиләсе тормышыннан алып язылган. Әсәргә Зөфәр Гайнуллин сценарий эшләгән.
Апрельдә китап итеп басылган нәсернең эчтәлеге чынбарлыктан алынган вакыйгаларга нигезләнгән. Анда актуаль мәсьәләләр яктыртыла: гаиләнең тормыш авырлыкларына бирешмәве, үзара мөнәсәбәтләр, баланы яратып тәрбияләү, аңа бу тормышта үз урынын табарга булышу. Иң әһәмиятлесе: баланың әти-әнисенә булган мәхәббәте, рәхмәте. Пьесаның үзендә әлеге темалар тагын да киңәя, хәрәкәт барлыкка килә.
Беренче пәрдә кызның Әхмәт Фәйзи сүзләренә язылган татар халык җыры белән ачыла:
«Юк, мин үлмәс идем умырзая кебек,
Умырзая кебек боегып».
Миләүшә (аның прототибы — Регина Сәетова) нәкъ менә шушы язгы чәчәк кебек нәфис, гүзәл. Ул мәдәният һәм сәнгать көллиятен кызыл дипломга тәмамлаган. Бөтен эш тә шунда: кызыл төсне аның беркайчан да күргәне юк. Бер төсне дә... «Миңа әниемнең якты йөзен дә, матур итеп елмаюын да, ягымлы карашын да күрергә насыйп булмаган, чөнки мин әниемнән 917 грамм гына булып туганмын», — ди ул.
Күзле булып туган, тик табиблар хатасы аркасында, якты дөньяны бар булган төсләре белән күрү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән кызның әнисе, аңа җиде яшь чагында үлеп киткән, ә икенче әнисе Рәмзия (аны үги ана дип әйтергә тел бармый) кызны яратып тәрбияли. Түземлелек, олы җанлылык, кешелеклек, тырышлык — менә шундый сыйфатлар хас бу гаилә кешеләренә.
Нәсер эчтәлегендә авторның бишек җыры мөһим урын алып тора («Минем уйлавымча, иң моңлы җыр — ул бишек җырыдыр», — ди пьесаның төп герое).
Әсәрне укыгач, күз алдында җырчы кыз образы кала. Ул инде көчле, ныгыган, чөнки аңа әти-әнисе канат куйган, аның Миңлегөл, Маһинур һәм Гөлнур апалары кебек, милли әхлак, милли йолалар сагында торучы туганнары бар.
Тәслимә Кәримованың бу әсәре туң җаннарны да эретерлек.
Иҗаттан тәм табып яшәүче шәһәрдәшебез бу көннәрдә генә Әгерҗе районына барып кайткан. Анда Гафият Нигъмәтуллинны искә алу кичәсе Тәслимә апаның шигыре белән башланган һәм аның шигыре белән тәмамланган да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев