«Алабуга нуры»ның махсус проекты: Тәбриз Мөбарәков
Алабугада ул 1960 елдан башлап, 1970 елларга кадәр эшләгән, студентларга математика укыткан.
Алабуга дәүләт педагогия институтында заманында күп кенә күренекле мөгаллимнәр студентларга белем биргән. Ә менә физика һәм математика фәннәре кандидатларының матур әдәбият белән кызыксынганнары бик сирәк. Тәбриз Мөбарәковның «Хәтер аланы» әсәре белән танылуы аны белгән кешеләр өчен гаҗәп тә түгелдер, чөнки ул — галим, талантлы язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең якташы һәм дусты булган, аның кебек үк, чынбарлыкны җаны белән тоеп яшәгән кеше.
Мөхәммәт Сөнгатулла улы Мәһдиев 1930 елда Арча районының Гөберчек авылында туып үскән. Тәбриз Мөбарәков белән Мөхәммәт Мәһдиев 1948 елда танышалар. Мөхәммәт, яшь егет, Арчадагы педагогия училищесын бетергәч, Сеҗе мәктәбенә өлкән пионервожатый булып эшкә килә. Ул анда стена газетасы, «Яшен» дип аталган листовкалар чыгара, тәртипсезләрне, укуда ялкаулык күрсәтүчеләрне фаш итеп мәкаләләр яза, рәсемнәр дә ясый. Башта Тәбриз аны бик өнәп тә бетерми. «Эшлекле, тынгысыз булып чыкты вожатый егет: иртәдән кичкә кадәр укучылар белән була, озын тәнәфесләрдә мәктәпнең зал-коридорларында төрле уеннар оештыра, тәртип бозучыларны шелтәли, хәтта безгә — югары класс укучыларына, комсомол кешеләргә — искәртү ясарга җөрьәт итә», — дип яза үзенең истәлекләрендә Тәбриз Мөбарәков («Кеше китә — җыры кала». Казан, «Татар китабы» нәшр., 1996, 87 бит.)
1948 елда Мөхәммәт Мәһдиев Саба районына килә, Керәнле җиде еллык мәктәбендә ике ел балаларга тарих укыта. Аннары егетне армия хезмәтенә алалар, 1951 елда ул Балтыйк флотында хезмәт итә башлый. Өч ел шунда уза. 1954 елда туган ягына кайта, яңадан укытучылык эшенә тотына. Югары белем алу турында да онытмый: 1959 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих бүлеген читтән торып тәмамлый. Бер елдан КДУның татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурага кабул ителә. Аннан инде диссертация яклый һәм татар әдәбияты кафедрасында эшли, әдәбиятчы һәм тәнкыйтьче булып таныла.
1960 еллар башында Казан университетында Мөхәммәт Мәһдиев Тәбриз Мөбарәков белән кабат очраша, алар дуслашып китәләр. Икесенең дә әтисе «халык дошманы» дип аталып, әзәрлекләүгә дучар булган. Тәбризнең әтисен 1937 елда кулга алганнар һәм ул шуннан әйләнеп кайтмаган. Мөхәммәтнең әтисе ул заманның укымышлы кешесе, акыллы һәм алдынгы карашлы Сөнгатулла мулла да шул елны төрмәгә утыртылган. Башларыннан җитәрлек кайгы-хәсрәт кичкән ике якташның уртак хәтирәләре, сөйләшер темалары күп була. Башкалада алар бергәләп татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров концертларына йөриләр, Галимнәр йортында кичәләрдә булалар, университет китапханәсендә даими очрашалар. Мөхәммәт Мәһдиев яшь чагыннан сөйләргә оста булган, «Сөйләме җанлы, егәрле, җөмләләре төзек, тулы булыр — иясе дә, хәбәре дә үз урыннарында» — дип яза Тәбриз Мөбарәков. Бу юлларны укыгач, ирексездән, хәзерге телебезнең торышын уйлап куйдым. Заман белән бергә, тел дә үзгәреш кичерә, билгеле, ләкин, безнең арада төзек җөмләләр белән сөйләшүчеләр аз калып бара инде. Мөһәммәт Мәһдиевның әсәрләрен безнең буын рәхәтләнеп укыды, аның студентлары Мәһдиев лекцияләрен тыңлауларын сагынып искә ала. Былтыр Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә очрашуга килгәч, Шәмсия Җиһангирова да аны зур хөрмәт белән искә алды. Белгәнебезчә, язучы үзе дә әдәбият өлкәсендә уңышка ирешкән шәкертләре белән горурланган.
Тәбриз Мөбарәков Уфага китә, соңгы тапкыр алар 1992 елда, университетның төп бинасы каршында күрешәләр. Мөхәммәт Мәһдиев үткән гасырның 70-90 елларында Алабуга педагогия институты студентлары белән генә түгел, Алабугада яшәүче татарлар белән очрашуларда чыгыш ясап, биредәге халык күңелендә бик җылы тәэсирләр калдырган галим һәм язучы. 1986 елда Алабугада Чуваш әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә катнашты, аңа кадәр дә безнең шәһәргә ул Сибгат Хәким һәм Азат Әхмәдуллин белән кигән булган. 1992 елда ул АДПИның филология факультеты студентларына татар әдәбиятыннан махсус курслар укый.
Мөхәммәт Мәһдиевнең беренче повесте «Без — кырык беренче ел балалары» дип атала. Әсәрнең беренче юлыннан ук тузан аркылы көлтә булып сузылган кояш нурларын «дөнья рәхәте» дип тасвирлый автор, михнәтне күп татыган кеше генә шулай әйтә аладыр. Авыр еллардагы күренешләр турында сүз барса да, повестьта юмор тулы. Анда гәүдәләнгән геройлар тормыштан алынган. Мәсәлән, Әлтәфи — Мөрәле егете. Сеҗе авылында эшләгәндә, Мөхәммәт Мәһдиев Мөрәле аша Гөберчеккә кайтып йөргән. Тәбриз белән Мөхәммәт шул юлларны күпме урагандыр!
Күренекле әдәбият галиме, Татарстанның халык язучысы, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Язучылар Берлеге әгъзасы Мөхәммәт Мәһдиев үзенә генә хас җылылык белән язылган әсәрләр иҗат итеп, татар халкына үзенчәлекле мирас калдырды. Аның һәр әсәре: «Фронтовиклар», «Ут чәчәге», «Кеше китә — җыры кала», «Торналар төшкән җирдә» һәм башкалар — барысы да бер тында укыла торган.
Аның якташы, дусты Тәбриз Мөбарәков «Хәтер аланы» (2005 ел) повесте белән танылган шәхес. Күренекле язучы Аяз Гыйләҗев бу әсәр турында: «XX гасыр тәмамланып килгәндә, татарча уйлый торган язучы килде. Ул татар дөньясын яхшы белә. Чуар дөнья бөтен каршылыклары белән аның тынгысыз күңеленә сыя. Әдәби тел бай, уй-фикерләре камил. Тетрәндерде мине бу әсәр», — дип белдергән.
Тәбриз Мөбарәков Арча районының Мөрәле авылында 1932 елда туган. Биш яшендә әтисез калган Тәбриз. Ул тормышта һәр уңышына үз көче белән ирешкән. Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлаган. Алабугада ул 1960 елдан башлап, 1970 елларга кадәр эшләгән, студентларга математика укыткан. Диссертация яклаганнан соң, аны үзе эшләгән факультетның деканы итеп билгелиләр. Тәбриз Мөбарәковны институт мөгаллимнәре татар җанлы, әдәбият сөюче кеше итеп искә алалар, ул туры сүзле, үз фикерен курыкмыйча әйтә торган кеше булган. Алабугадан киткәч тә, ул безнең шәһәргә еш кайтып йөргән.
Физика-математика фәннәре кандидаты Тәбриз Мөбарәков — машина төзү өлкәсендә физика-математика теорияләрен куллану буенча 20дән артык фәнни хезмәт авторы буларак билгеле галим. Гомеренең соңгы 20 елдан артык вакыты Уфа шәһәре, андагы авиация институты белән бәйле. «Хәтер аланы» повестенда Бөек Ватан сугышы чоры сурәтләнгән. Язучы тылда калган хатын-кызлар, яшүсмерләрнең авыр тормышын чагылдырып, ил кичерән фаҗигане ачып биргән. Әлеге әсәр башта «Казан утлары» журналында басылып чыккан (1995 ел, 4нче сан). Студентларга рус телендә математика укыткан галимнең шундый үзенчәлекле әдәби әсәр язуы киң җәмәгатьчелектә соклану уята. «Сөембикә» журналында һәм «Шәһри Казан» газетасында Тәбриз Мөбарәковның «Кәшемир шәл», «Аю белән Аккош мәхәббәте», «Космоста булмасак та» һәм башка хикәяләре басылган. "Казан утлары«нда «Гөл әби» хикәясе (2007 ел) бирелгән. Язучының саф татар телендә, татар халкының гореф-гадәтләрен сакларга омтылып язылган иҗаты — әдәби мирасыбызның камиллеккә юнәлгән бер өлеше ул. Кызганыч, рухланып иҗат итәр чагында, Мөхәммәт Мәһдиев кебек үк — 64 яшендә, якты дөньядан китеп барган. Танылган татар әдипләре Гариф Ахунов, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Фәнис Яруллин аны Язучылар Берлегенә кертүне тәкъдим итәләр, һәм, вафатыннан соң булса да, Тәбриз Мөбарәковны әлеге берлектәгеләр сафынга кертергә каршы килүче булмый.
Ике якташ, ике дус, икесе дә — яшәеше һәм иҗаты белән җиргә яктылык таратучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев