Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Махсус проект

«Алабуга нуры»ның махсус проекты: татар галиме, академик Әбрар Кәримуллин

Алабуга институты белән бәйләнеше аркасында, ул безнең шәһәрне дә яратып өлгергән булган.

Мәшһүр татар галиме, академик Әбрар Кәримуллинның исеме бөтен дөньяга билгеле. Татар китабы тарихын, татар тарихын милләтенә кайтарган кеше буларак, без аның белән горурланабыз. Алабуга институты белән бәйләнеше аркасында, ул безнең шәһәрне дә яратып өлгергән булган.

Әбрар Кәримуллин (1925-2000) үз чорының бөтен авырлыкларын кичергән шәхес. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, I дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, «Батырлык өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнгән. Сугыштан соң Казан дәүләт университетының Фәнни китапханәсендә, аннары Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләгән. Милли китап тарихын, татар халкының килеп чыгышын, татар әдәбиятын, тел тарихын өйрәнгән галим үзеннән соң бик күп фәнни хезмәтләр калдырды. 

Маркиз дип тә атаганнар
Аның Татарстан тарихына, татар тел белеменә, әдәбият белеменә, татар әдипләре һәм галимнәренә багышланган фәнни эшләре зур әһәмияткә ия. Галимне Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяда беләләр. Төркиядә, Америкада, Канадада, Англиядә булган Халыкара конференцияләрдә катнашып, ул татар халкының бай тарихы, мәдәнияты турында чыгышлар ясаган. Әбрар Кимуллин дөньядагы иң күренекле 500 кеше исемлегенә кертелгән. Галим буларак башкарган эшләрен, казанышларын санап бетерерлек түгел, аңа хәтта «Маркиз оф Туран» дигән мактаулы исем дә бирелгән булган. Ул шулай ук Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премиясе, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты.

Биографиясеннән
Билгеле булганча, Әбрар Кәримуллин 1925 елда ТАССРның Саба районы Чәбия-Чүрчи авылында туган. Әтисе Гыйбадулла — җир кешесе, агоном, сугышта алган яралардан тернәкләнеп китә алмаган, 1947 елда бу дөньядан китеп барган. Әнисе Сафия авылда балалар укыткан, ул да озын гомерле булмаган, Әбрарга биш яшь вакытта, 1930 елда, күмәкләшү сәясәте барган чорда һәлак булган. 

Бөек Ватан сугышы башланган елны урта мәктәпне тәмамлаган егет география укытучысы булырга хыялланган, ләкин аңа колхозда калып эшләргә туры килә. Бераз Нырты хастаханәсендә хисапчы да була, аннары аны Олы Арташ мәктәбенә башлангыч сыйныф балаларын укытырга җибәрәләр.
1943 елда ул Совет армиясенә хезмәткә китә. Житомир шәһәрендә алты ай хәрби курслар үткәч, фронтка озатыла. 

Әбрар Кәримуллин Курск дугасында көрәшә, Украинаны азат итүдә катнаша; Венгрия, Чехословакия, Румыния халкының ирекле тормышы өчен сугыша. Ерак Көнчыгышта япон җирендә, Кытай һәм Монголия чикләрендә булып, әллә ничә яраланып, 1947 елда гына туган ягына кайтып төшә.

Тарих төпкеленә төшеп
Казан дәүләт университетында укыганда, тимер юлларда, елга портларында йөк ташый, җәйләрен төзелештә төрле эшләрдә акча эшли. 1953 елда югары белемле була. Китапханәдә эшләгән чагында татар тарихы белән җитди кызыксына, чөнки студентларга өйрәтелә торган тарихның бөтенләй башка икәнен күрә. 1954 елдан башлап, ул татар китапларын, кулъязмаларын барлап, аларны тәртипкә китерергә керешә. 

Әбрар Кәримуллин башлангычында, Европа, Азия, Америка, Австралия илләрендәге югары уку йортлары белән бәйләнеш урнаша. Шул рәвешле, галим татар фәнни библиографиясенә нигез сала, библиографик күрсәткечләр төзи. Галимнең фәнни хезмәтләре рус һәм башка телләрдә дә басылган. 

Заманында татарлар латин хәрефләрен дә өйрәнгән, гасыр буе гарәп хәрефләре белән дә язганнар. Рус графикасына күчкәннән соң, иске язулы язмаларның күпчелеге юкка чыккан. Галим борынгы татар китапларының каталогын булдыруга ирешә, башкала университетында фәнни-тикшеренү һәм нәшрият эше җайга салына. Төзелгән библиографик хезмәтләренә дәүләт җитәкчеләре тарафыннан эзәрлекләнгән зыялы шәхесләрнең хезмәтләре кергәнне сәбәп итеп, аны гаепләүчеләр табыла. Шуңа күрә аңа эш урынын алыштырырга туры килгән. 

Тел, әдәбият һәм тарих институтында да ул фәнни эшчәнлеген дәвам итә. 1974 елда XX йөз башы татар китабы тарихы аерым китап булып басылып чыга. 1983 елда «Реформалардан соңгы Россиядә татар китабы» дип аталган хезмәте дөнья күрә. Шуларга таянып, уку йортларында татар басма китабы тарихы укытыла. 1989 елда революциядән соңгы чордагы татар китабы тарихы басыла. 

Алабуганы үз иткән 
Танылган җәмәгать эшлеклесе, академик Әбрар Кәримуллинны шул елларда Алабуга педагогия институтында эшләгән мөгаллимнәр, биредә укыган һәм аның каршында дәүләт имтиханнарын тапшырган студентлар да белә.

Институтка килгән саен, галим үзенең китапларын бүләк итеп калдырган. 1979 елда ул биредә китап тарихы һәм библиография турында, 1980 елда татар әдәбияты тарихы буенча лекцияләр укыды. 1989 елга кадәр безнең уку йорты белән элемтәләрне өзми. Алабуганы яратып өлгерә Әбрар Кәримуллин, мөгаллимнәр белән фәнни эшләр буенча әңгәмәләр алып бара, үзенең киләчәккә планнары белән уртаклаша. Татарларның үз илендәге матбугат тарихын гына түгел, чит илләрдәге китапханәләрдә сакланып калган татарча язмалар турында да сөйләргә тели ул. Татарстанның Алабугага якын төбәкләреннән килеп укучы студентларның югары белемле белгеч булганнан соң, эш урыннарына таралгач, халкыбызның элек-электән мәгърифәткә омтылып яшәве, төрле җирләргә чәчелсә дә, белемле булырга тырышуын аңнарында тотып, яшь буынны тәрбияләрләр дип ышана.

Иң мөһим эш
Галимнең иң мөһим эше — татар халкының исемен, килеп чыгышын ачыклау. «Татарлар: исемебез һәм җисемебез» китабы татар һәм рус телләрендә генә түгел, япон һәм гарәп телләрендә дә басылган. Республикада, илдә яшәүче татарларның гына түгел, чит җирләрдә гомер итүче милләттәшләрнең дә язмышы борчый аны («Язмыш, язмыш», 1996).Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләрен үзәккә куеп, 1997 елда «Тел — милләтнең сакчысы» дигән хезмәтен бастыра. 

Татарстан республикасының суверенлыгын яклаган галимнең татар халкын милләт буларак торгызуга багышланган китабы «Без тарихта эзлебез» (2002 ел) дип атала. 1990 еллардан башланган үзгәрешләр татар мәдәниятын, татар телен үстерү өчен көрәшүчеләрне мәйданга чыгарды. Татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү мәсьәләсе бик күп каршылыклар аша үтте. XIX йөзнең күренекле татар мәгърифәтчеләре Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхретдинов хезмәтләрен өйрәнгән Әбрар Кәримуллин татар телен, татарның чын тарихын яклап мәкаләләр язды, чыгышлар ясады. Ул төрле сәяси сәбәпләр аркасында безнең халыкны төрле этник төркемнәргә бүлеп караучыларга каршы чыкты. 

1990нчы елда Әбрар Кәримуллин чакыруы буенча Казанга килгән галим милләттәшләребезне: Америкадан Рифат Таби һәм Төркиядән Надир Дәүләтне, татар халкына хас кунакчыллык белән каршы алып, шул юклык заманында да яхшы сый-хөрмәт күрсәтеп, Болгарга, Алабугага, Чаллыга, Түбән Камага алып барып, истәлекле урыннарда йөрткәннәр. Бу турыда Разил Вәлиев язган иде.

Кызганыч, Әбрар Кәримуллинның эшләре тәмамланмый калды. Татар халкының рухи мирасын бар дөньяга таныту гына түгел, ерак илләрдә яшәүче борынгы халыкларның телләрендә төрки тамырлар эзләүче дә иде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев