Уртак сыйфатлары – ихласлык
«Алабуга нуры» газетасының махсус проекты кысаларында исемнәре Алабуга белән бәйле танылган шәхселәр белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.
Алабуга шәһәрендә төрле елларда белем алучыларның күбесе иҗатка тартылып яши. Институттамы, башка уку йортындамы, кайда гына укысалар да, алар — әдәбиятка, сәнгатькә гашыйк кешеләр.
Укытучы булырга дигән максат белән килгән кызларны һәм егетләрне Алабугада 1953 елдан укыта башлыйлар. Директор итеп Габделхак Гали улы Әминовны куялар. Ул 1960 елга кадәр шушы вазифада булган.
Габделхак Әминов
Алабуга дәүләт педагогия институтының беренче директоры Габделхак Әминов республиканың төрле авылларыннан килгән яшьләргә белем бирүне генә түгел, киләчәктә мәктәпләргә барып, балалар укытачак кешеләрне әхлакый яктан да ныгытырга, аларны бигрәк тә әдәбият һәм сәнгать дөньясына тартырга тырышкан, Казаннан күренекле кешеләрне очрашуларга чакырган. Уку йортында төрле түгәрәкләр оештырылган. Институт студентларының баянда, скрипкада уйнарга өйрәнү мөмкинлеге булган, җыр һәм бию, фоторәсемнәр төшерү, театр түгәрәкләре эшләгән. Танылган композитор Әнвәр Бакировның Алабуга тарихына керткән өлеше турында газетабызда язган идек инде. 1957 елда Әнвәр Бакировны пединститутка да чакыралар һәм биредә аның җитәкчелегендә эшләп киткән студентлар хоры барлыкка килә.
Габделхак Гали улы яшьләрнең иҗат белән шгыльләнүләрен хуплый, аларны әдәби берләшмәгә җәлеп итә, җитәкчеләре дә үзе була. Институтның стена газетасына үз иҗат үрнәкләрен урнаштыручылар тора-бара аларны район газетасында да бастыра. Билгеле булганча, ул чагында район газетасы «Алга» атамасы белән дөнья күргән. Нәкъ 1957 елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге үткәрергә җыеналар. Габделхак Әминов бу уңайдан әзерләнгән шигырьләр җыентыгын редакцияләп, аның кереш өлешен яза. Анда район һәм республика газеталарында басылган төрле жанрдагы әсәрләр тупланган була.
Әдәби берләшмәгә йөрүчеләр арасыннан пединститут студенты Индус Сирматов, культура-агарту училищесыннан Сәлисә Гәрәева, Рәфкать Кәрами һәм башкалар Алабугада беренче иҗади сынауларын үткән.
Индус Сирматов
Индус Сирматов (1937-1986) шигырьләр, сәхнә әсәрләре иҗат иткән. Индус Әхмәтфатих улы Алабугада 1954-1959 елларда укыган. Актаныш районының Чиялек авылы егете язучы, журналист булып китә. Зурлар өчен дә, балалар өчен дә хикәяләр язган. «Мырау батыр» дип аталган 12 сериялек фильмын балалар өчен төшергән. Ибраһим Гази иҗатында мөһим урынны алып торган «Онытылмас еллар» трилогиясенә нигезләнеп куелган спектакле дә бар. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Индус Сирматов Татарстан Язучылар Берлегенең Хөсәен Ямашев исемендәге премиясенә лаек булган.
Аның студент чагында ук язган шигырьләре «Әдәби Алабуга» китабында басылып чыккан. Гомумән, Индус Сирматов күңелендә Алабугада белем алган еллар тирән эз калдыргандыр, күрәсең. Хикәяләре һәм повестьлары арасында «Иван Шишкин картинасы» дип аталган әсәре бар. Шәһәребездә ул Дания исемле кыз белән танышып, дуслашып китә. Биш елдан соң, алар өйләнешеп, гаилә коралар. Дания мәктәптә татар теле укыта. Кызлары Ләйсән һәм уллары Алмаз медицина өлкәсен сайлаган.
Институтны тәмамлаганнан соң, Апас районы газетасында эшләгән, райком секретаре булган Индус Сирматов, 1963 елда телевидениегә эшкә килгән. Башта ул яшьләр өчен тапшырулар әзерли, аннары әдәби темаларга күчә. 1990-1997 елларда нәфис тапшыруларның баш редакторы була. «Җомга көн кич белән» дип аталган тапшыруларны башлап җибәрүче дә — ул. Мәхмүт Хәсәновның «Язгы аҗаган» телефильмына «Язмышлар» җырын үзе язган (Рәшит Абдуллин музыкасы). Авыр елларда шулай татарча тапшырулар, документаль фильмнар әзерләп, көн кадагындагы темаларны яктыртырга тырышып эшлиләр. Телевидение фондында Алабугада туган Азат Аббасовның концерт номерлары да сакланган. Ярты гасыр диярлек эшчәнлеге нәтиҗәсе булып, аның хезмәтләре «Татрстан» һәм «Яңа гасыр» телеканалларының "Алтын Фонды«нда калды. Татар телевиденисен үстерүгә зур өлеш керткән шәхеснең туган ягында музее бар.
Индус Сирматовның беренче чәчмә әсәре «Керәшен кызы» дип исемләнгән. Хикәяләрен ул җиңелчә юмор белән язган. 1994 елда аның «Әткәй сәгате» хикәяләр җыентыгы, 2000 елда «Ике як иңсәмдә: хикәяләр» китабы, 2004 елда «Ак бишек» повесте басылган.
2017 елда Индус Сирматовның «Туксан тугыз шаяру» дип аталган китабы басылган иде. Шул уңайдан Разил Вәлиевнең:
«... Әмма, ни гаҗәп» аның робагыйларында картлыкның, аксакаллыкның эзе дә юк. Аларда яшьлек чаялыгы, яшьлек дәрте, яшьлек шаянлыгы, мәхәббәт кайтавазы күңелләрне үртәп, кытыклап тора. Бу робагыйларда мин үзем инде дистә еллар буе белгән-күргән Индус Сирматовның холкын-фигылен танып куандым, үзем өчен аны өр-яңадан ачкан кебек булдым. Әйе, иҗатының бу чорында — робагыйларында ул үзе булып кала алган, ихлас хисләрен аз гына да яшермичә, кешеләргә, дөньяга ачып салган. Ә ихласлык — теләсә кайсы шагыйрьнең, язучының иң асыл сыйфатыдыр«, — дигән сүзләрен китерү урынлы булырдыр.
Рәфкать Кәрами
Рәфкать Кәраметдин улы Кәрамиев 1942 елда Сарман районының Рангазар авылында туып үскән. 1957-1959 елларда Алабуга культура-агарту техникумында укыган. Сарман мәдәният йортында баянчы, Түбән Әхмәт авлында клуб мөдире булып эшләгән. Әлмәт шәһәре төзелешләрендә хезмәт куйган. Өч ел Хәрби-Диңгез Флотында хезмәт иткән. Читтән торып, Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган. Ике ел Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укыган.
Рәфкать Кәраминең беренче шигырьләре безнең районның «Алга» газетасында, 1957 елда, 1 май санында басылган. Язучының иҗатында Алабуга белән бәйләнеш югалмаган. «Очар кошлар белән янәшә» трилогиясендәге төп геройларының берсе Алабуга шәһәреннән башкаладагы завод төзелешенә килгән егет дип бирелә. «Каргышлы этаплар» (1995) романында 1930нчы елларда үткәрелгән репрессияләр турында язылган.
Аның төп герое, бер гаепсезгә ун елга хөке ителеп, Алабуга төрмәсенә эләгә. Бу романы өчен язучыга Гаяз Исхакый исемендәге премия бирелгән.
Аның беренче повесте «Дүрт кешелек каюта» (1967) дип атала. Бер-бер артылы «Кичке уйлар» (1970), «Капитан Хәкимов» (1974) дип исемләнгәннәре һәм башкалары басыла. 2002 елда аның «Өзелгән чәчәк» дип аталган хикәяләр җыентыгы чыкты. Язучының әсәрләрен яратып укыйлар, чөнки ул ихлас яза, иҗтимагый-әхлакый мәсьәләләр күтәрә. Аның әсәрләрен башка телләргә дә тәрҗемә итәләр. Рәфкать Кәрами җырлар авторы буларак та билгеле, ул — Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Язучы, башка күренекле кешеләр кебек үк, Алабугада оештырылган очрашуларга килеп, халык белән аралашты. Мәсәлән, 1994 елда биредә татар әдәбияты атналыгы үткәрелде һәм анда Рәфкать Кәрами белән Нәҗип Мадияров та катнашты. «Алабуга нуры» газетасында районыбыз авылларында үткән әлеге очрашулар турында зур язма басылган иде.
2006 елда «Казан утлары» журналында Рәфкать Кәраминең «Олы юл да сикәлтәле» романы бирелгән иде. Бу әсәрендә дә Алабуга шәһәренә бәйле күренешләр, тарихи шәхесләр белән бәйле урыннар, аның яшьлек хатирәләре чагылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев