Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Махсус проект

«Алабуга нуры»ның махсус проекты: Хәбра Рахман

Хәбибрахман Габдрахманов (псевдонимы — Хәбра Рахман) Алабугадагы укытучылар училищесында башта тәрбияче-җитәкче, аннары татар теле һәм әдәбияты укытучысы була.

Алабуганың Мәскәү урамындагы 40нчы йорттан Бөек Ватан сугышына киткән татар шагыйре Хәбра Рахман 1942 елның 14 ноябрендә, Мәскәү янында барган сугышларда алган яралардан һәлак булган. Егерме сигез яшендә Ватан өчен гомерен биргән каһарман Татарстаннан еракта ятып калган. Проект эшебезнең чираттагысы — шушы шәхес турында.

ТАССРның Балтач районы Яңгол авылында 1914 елда сентябрьнең 18ендә туган Хәбибрахман ике сеңелесе һәм бер энесе белән 1922 елда ук ятим кала.

Язмышлардан узмыш юктыр
Авылның ярлы гына бер гаиләсе башлыгы Габдрахман абзыйның үлеме көтелмәгәндә һәм коточкыч килеп чыккан. Күршеләрендә генә берәүләрнең сыеры егылып үлгән дә, «Күрше хакы — Алла хакы» дип яшәргә өйрәнгән Габдрахман абзый сыер тиресен тунашырга кергән. Булышкан вакытында, пычагы сул кулының уч төбенә кадалып, кан ага башлый. Ул моңа игътибар бирми. Икенче көнне, дүрт баланы ятим калдырып, бик газапланып үлеп китә. Күрше кешесенең малы «себер язвасы» дип аталган авырулы булганлыгы ачыклана, сугым пычагыннан алган җәрәхәт аркылы йогып, шушы чир Хәбибрахман әтисенең әҗәленә сәбәп була.

Хәбибрахман әле үзе дә бала гына, ике сеңелесен һәм бер энесен ничек тә туйдырырга кирәк. Ул бер авыл баена ялланып эшли башлый, көтү көтәргә алына. Озакламый илдә Совет хакимияте урнаша. Ятим балаларга бәхет елмая: аларны балалар йортына урнаштыралар. Хәбибрахман өчен яңа тормыш башлана.

1930 елда Хәбибрахман Габдрахманов Арчада җиде еллык мәктәпне тәмамлый. Укытучылар әзерли торган кыска вакытлы курсларда укый. Саба районының Курсабаш авыл мәктәбендә, аннары Курсада балалар укыта. Укыган чагында ук шигърияткә, әдәбиятка тартылган егет үзенең беренче иҗат үрнәкләрен «Ялчы» газетасына биреп бара.

Хәбибрахман Казанга китеп, ике ел Татар эшчеләр факультетында укый. Ул инде рус телен дә яхшы гына өйрәнгән, тырышып укый, дәресләрдә актив булуы белән аерылып тора. Дәресләрдән соң егет башкаланың Островский урамында урнашкан Мәгариф хезмәткәрләре йортына йөри, түгәрәкләрдә шөгыльләнә. Гадел Кутуй һәм Хәсән Туфан кебек язучылар белән таныш була. Әдәбият түгәрәген җитәкләгән Һади Такташ аңа шигырьләрен матбугатка чыгаруда булыша.

Татар әдәбияты классигы, шагыйрь һәм драматург Һади Такташ Казанда Пушкин урамында яшәгән. 1931 елның декабрендә, 30 яшендә, Такташ якты дөньядан китә. Бу хәбәрне әдәбият сөючеләр авыр кичерәләр. Шагыйрьнең ялкынланып шигырьләр сөйләве белән илһамланып йөргән Хәбибрахман, үзе дә сизмәстән, остазына багышлау язып куя. Шул көннәрдә, бәлки, аның җанында шигърияттән аерылмаска ныклы теләк тугандыр да.

Хәбибрахман югары белем алу максатыннан, педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә. Күп укый, рус әдәбияты һәм чит ил әдәбияты белән таныша, әдипләр иҗатын өйрәнә. Габдулла Тукай шигырьләре белән рухлана. Шигърият серләре белән җитди кызыксынган егет яшьтәшләре алдында үзе язган әсәрләрне укый, конкурсларда җиңә. Үзешчән сәнгатьтә катнашып, Мактаулы грамота белән бүләкләнә. Биредә ул Сара исемле кыз белән танышып, дуслашып китә. 1936 елда югары уку йортын «бик яхшы» билгеләренә генә тәмамлый. Яшь мөгаллимне Алабуга педагогия училищесына эшкә җибәрәләр. 

Алабугадагы тормыш
Хәбибрахман Габдрахманов (псевдонимы — Хәбра Рахман) Алабугадагы укытучылар училищесында башта тәрбияче-җитәкче, аннары татар теле һәм әдәбияты укытучысы була. Билгеле булганча, шәһәрдә урнашкан китапханәчеләр техникумында да эшли, һәм ул вакытта «Сталин юлы» атамасы белән чыгып килгән район газетасында редактор да була. Иҗат белән шөгыльләнүдән тыш, татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен җыя.

1937 ел. Бу вакытта Габдрахманның сөйгәне Сара Лубян урман хуҗалыгы техникумында укытучы булып эшли. Егет кызны Алабугага алып кайта, алар гаилә коралар. Хәбра тагын да рухлана, киләчәккә матур хыяллар, якты өметләр белән яшиләр. 1938 елда, кызлары туа. Мартның сигезендә беренче аваз салган кызга Суфия дип исем кушалар. 

Шул ук көздә яшь әтине Совет Армиясе сафларына чакыралар. Аңа Ерак Көнчыгышта барган Халхин-Гол сугышында катнашырга туры килә. 1940 елның мартында Хәбраның аягы каты яралана һәм ул госпитальдә дәваланып чыга. Аннан инде, култык таяклары белән, Алабугага кайта. Хәсән күлендә күрсәткән батырлыгы өчен аңа «Батырлык өчен» медале тапшырылган була. Шәһәрдә аны ул вакытта белмәгән кеше калмагандыр! 

Фашистларга каршы
1941 ел җитә. Бөек Ватан сугышы башлана. Апрельдә Хәбра үзен фронтка җибәрүләрен үтенә, тик аны 1942 елның маенда гына алалар. Шул ук елны Мәскәү тирәсендә барган каты бәрелешләрдә батырларларча көрәшеп, каты яралана һәм һәлак була. Егерме сигез яшендә Ватан өчен гомерен биргән каһарман Татарстаннан еракта ятып калган — иптәшләре аны Максатиха станциясендә җирлиләр.

Тормышта зур ниятләр белән яшәгән Хәбраның тормыш иптәше Сара аннан килгән хатларны кадерләп саклаган. 1942 елның 29 маенда язган хатында шундый юллар бар: «Әгәр миннән озак хат алмасаң, өметсезләнмә. Фронтта төрле хәлләр була. Я язарга вакыт булмас. Я язып та безнең хатны алып бара торган поезд бомбага эләгер. Һаман да көт. Мин кайтырмын».

Ерак көнчыгыштан аягы гарипләнеп булса да исән кайткан шагыйрь туган җиренә, хатыны һәм кызы янына бу юлы да имин кайтырмын дип өметләнә. Аның бит әле яза башлаган әсәре дә бар...

Иң соңгы хатында ул: «Безне фашистларның ныгытмаларына каршы һөҗүмгә җибәрәләр. Иртә таңда һөҗүмгә ташланабыз. Исән калсам — бала бәхетеннән, башым салырга туры килсә, бәхил булыгыз!» — дип язган.

Сөю хисе тулы иҗат
Кызганыч, шагыйрьнең күпме фикерләре әйтелми дә калган, ә гомере чәчәк кебек чагында өзелгән. Язган кадәресендә — тормышны, сөйгән ярын ярату.

«Мин сөям, мондый көчле сөю
Беркемгә дә әле тимәгән, Мин сөям,
Ромео да үзенең Джульеттасын
Шундый сөю белән сөймәгән»...

Кешеләрне ул үз итеп, чын йөрәктән күңелен биреп яшәгән:
«Мин кешеләргә карыйм, 
Урам буйлап
Эшкә үткән чакта ашыгып,
Һәрбер йөздә уйный яз шатлыгы,
Һәр йөрәктә — дәртле ашкыну»...

Үзе исән чагында, аның шигырьләре район газетасында гына түгел, "Яшь ленинчы«да һәм «Азат хатын», «Совет әдәбияты» журналларында чыккан. Халхин-Голдагы көрәш турында очеркы "Совет әдәбияты«нда басылган. Аның нигезендә — дошманнарга каршы сугышта үзен аямаучы иптәшләренә карата соклану, алардан үрнәк алу.

«Чәчәк ява» дигән исем астында Хәбра Рахманның беренче җыентыгы 1937 елда басылган, анда шагыйрьнең тыныч хезмәткә, илне саклауга багышланган шигырьләре туплап бирелгән.

Бөек Ватан сугышына кадәр, Хәбра Рахман чәчмә әсәр яза башлый. Ул аны Сарага һәм кызына багышлый. Язган бер өлешен район газетасында бастырып бара, шуңа да һәр санны көтеп алалар. Тик... бу повесть төгәлләнми кала. 1990 елларда гына Хәбра Рахманның тормышы һәм иҗатына игътибар артты. Мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында шагыйрьне искә алу кичәләре, әдәби бәйгеләр оештырылды. 1997 елда язучы һәм шагыйрә Дибәҗә Каюмова Хәбра Рахманга багышлап документаль повесть язды. Ул «Өзелгән шомырт чәчәкләре» дип атала. 

2004 елда Алабуга дәүләт педагогия университетының актлар залында Хәбра Рахманның тууына 90 ел тулуга багышланган кичә булды. «Алабуга нуры» газетасының 100 еллыгы уңаеннан бирелгән язмада, үз вакытында район газетасында мөхәррир булып эшләгән шагыйрь Хәбра Рахман турында да искә алдык. Тормышны, кешеләрне яратуның бер үрнәге буларак, бу шәхеснең гомер юлы да онытылмасын иде.

Фотолар редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев