Алабуга балалар лагерьларында янгын куркынычсызлыгын тикшерделәр
Сәламәтләндерү чорында мондый чаралар еш булачак.
Балалар лагерьларында янгын куркынычсызлыгын тикшерделәр. Сәламәтләндерү чорында мондый чаралар еш булачак.
Алабуга районы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге хезмәткәрләре, балалар ял итә торган урыннарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, гамәли дәресләр үткәрде.
Бу чаралар вакытында, балаларны сәламәтләндерү лагерьларында эшләүчеләр белән, ут чыга калган очракта нәрсәләр эшләргә кирәген күрсәтеп, күнегүләр узды.
Янгынчылар балалар өчен дә шундый белемнәр файдалы булыр дип өметләнә, тик аларга бу күнекмәләрне беркайчан да кулланырга язмасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев