Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

“Алабуга нуры” газетасында шигъри марафон

Үзегезнең туган телегездә шигырь укыгыз, аны видеога яздырып, безгә җибәрегез.

“Алабуга нуры” газетасы редакциясе “Мин Тукайны укыйм” дип аталган шигъри марафон башлап җибәрде. Моның өчен Габдулла Тукай шигырен ятларга һәм аны сәнгатьле итеп сөйләгәнне видеога төшереп безгә җибәрергә кирәк.

26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә, без сезнең роликларны “Алабуга хәбәрләре” төркемендә урнаштырачакбыз. Катнашучыларның яшь мөмкинлекләре чикләнмәгән.

Видеороликларны new-kama@bk.ru электрон почтасына һәм 8-927-429-99-67 номерына WhatsApp буенча җибәрергә була.

Видеороликларга гомуми таләпләр:
— чыгыш 3-5 минуттан артмасын;
— тәкъдим ителгән роликлар гамәлдәге РФ законнарына һәм әхлакый-эстетик нормаларга каршы килмәскә тиеш.

Шигырь укучыларга катнашучы Дипломнары тапшырылачак.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев