Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

"Алабуга нуры“нда “Язылу бүләк ит” акциясе бара

Беренчеләрдән булып әлеге акциягә газетабыз хезмәткәре Зөлфия Примакова кушылды. 

“Татмедиа” җәмгыятенең традицион “Язылу бүләк ит” акциясе беренче ел гына узмый. Теләге булган һәркем ялгыз яшәүче кешеләргә, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә, шулай ук якыннарына һәм туганнарына язылу бүләк итә ала.

Беренчеләрдән булып әлеге акциягә газетабыз хезмәткәре Зөлфия Примакова кушылды. Ул күршесе, ялгыз яшәүче Мәүҗидә апа Музловага "Алабуга нуры“на ярты елга язылу бүләк итте. Мәүҗидә апа татарча газетаны яратып укый, аеруча аңа хикәяләр, файдалы киңәшләр, кеше язмышлары турында язмалар ошый. 

− Мәүҗидә апа җор күңелле, тапкыр сүзле, аралашучан, ярдәмчел әби ул безнең. Шәһәр-район кешеләре турында кызыклы язмаларны да укысын дип, аңа газетага язылу бүләк иттем, − ди Зөлфия апа.

Тагын бер шәһәрдәшебез — тыл ветераны Рәшидә апа Фәйзуллина да июнь аеннан “Алабуга нуры” газетасы белән танышып бара алачак. Яртыеллыкка язылуны аңа “Соллерс Форд” компаниясенең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы Индира Сәлимгәрәева бүләк итте. 

− Район газетасы актуаль темаларны даими яктыртып тора, өлкәннәребез шәһәр һәм район тормышыннан һәрдаим хәбәрдар булсын иде. Газетада кызыклы материаллар җитәрлек. Шуңа да “Алабуга нуры” зур бүләк булыр, − диде Индира Сәлимгәрәева. 

Чәршәмбе көнне шәһәр хакимиятендә оештырылган “Язылу бүләк ит” акциясендә предприятие-оешма җитәкчеләре дә теләп катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина, АМР иҗтимагый советы рәисе Айрат Кавиев, спорт корылмалары дирекциясе директоры Руслан Деготьков, мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьева, ТР Росреестр идарәсенең Алабуга һәм Менделеевск районы бүлеге җитәкчесе Евгений Петров, челтәр компаниясе вәкиле Рәмис Газизов, “Алабуга азык-төлек комбинаты” ЯАҖ директоры урынбасары Рамил Әндәрҗанов тыл хезмәтчәннәренә, ялгыз яшәүче өлкән әби-бабайларга район басмаларына язылу бүләк итте.

Безнең акциядә катнашкан һәр кешегә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Изге Рамазан аенда кылган игелекләр дәвамлы булсын иде. 
Район газеталарына язылу апрель ахырына кадәр дәвам итә. Теләге булган һәркем мохтаҗларга, якыннарына ярдәм йөзеннән аларны ярты елга район газетасына яздыра ала. "Алабуга нуры"на почта аша язылу бәясе − 807сум. Ә газетаны редакциянең үзеннән килеп алучыларга ул 460 сумга гына төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев