Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабуга районы Танайка авылында яшәүчеләр район газеталарына язылды

Шушы араларда редакция хезмәткәрләре Танайка авылына барып кайтты.

Авыл халкы иҗат коллективлары чыгышын карарга җыелган иде. Концерт алдыннан теләге булганнар газетага альтернатив язылу рәсмиләштерде. Алар арасында — китапханәчеләр дә бар. «Зоренька» хорына йөрүче Наталья Пермякова безнең янга чыгыш алдыннан килде.

− Клуб ачылганнан бирле, 20 ел инде менә ансамбльдә җырлыйм. Бүген хисап концертыбыз. Бу ел безнең өчен вакыйгаларга бай булды. Яшел Үзәнгә һәм Әлмәткә барып чыгыш ясадык, үзебезнең районда да концертларда катнаштык. «Новая Кама» газетасын башыннан ахырына кадәр укыйм. Мин китапханәдә эшлим, шуны әйтә алам, бу басманы еш сорап киләләр. Авыл кешеләре турында күбрәк язылсын иде, районда лаеклы кешеләр күп бит. Мәсәлән, хәзер безнең хатын-кызларыбыз челтәр үрә, коры душ ясый, токмач кисә, болар бик мөһим эш, − диде ул.

Альтернатив язылу бәясен исегезгә төшерәбез — 480 сум гына. Болай язылучылар газеталарны үзләре редакциядән (Төзүчеләр урамы, 16а), шәһәрнең Мәдәният сараеннан яисә Казан урамында урнашкан почта бүлегеннән килеп алалар. Авыл җирлекләренә әлеге ысул белән яздырган газетаны җирлек башлыгы алып кайта.

Фотода:
Танайкада яшәүче Галина Праздникова, Олы Качка авыл җирлеге башлыгы, район газетасына ел саен языла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев