Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабуга районында федераль ташламага ия булган 6127 кеше яши

Шуларның 2613е социаль хезмәтләр җыелмасын өлешчә яки тулысынча натураль формада алу хокукын саклап калган.

Алабуга районында федераль ташламага ия булган 6127 кеше яши. Шуларның 2613е социаль хезмәтләр җыелмасын өлешчә яки тулысынча натураль формада алу хокукын саклап калган.

Алар бушлай дарулар, медицина әйберләре һәм дәвалау туклануы продуктлары ала, дәвалау урынына бару-кайту, түләүле шифаханәләрдә бушлай дәвалану хокукыннан файдалана ала.

Исегезгә төшерәбез, федераль льготниклар исәбенә инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, һәлак булган (вафат булган) хәрбиләрнең гаилә әгъзалары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, радиация һәм техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Ленинград блокадасын кичерүчеләр, фашист лагерьларының балигъ булмаган тоткыннары керә.
Социаль хезмәтләр җыелмасы натураль формада ташлама ияләренә айлык акчалата түләү билгеләгәндә (ЕДВ) бирелә. Шулай ук алар ташламадан акчалата файдалану вариантын рәсмиләштереп, аена 1469сум акча алу формасына үзгәртергә хокуклы.

Акчалата эквивалентның күләме натураль хезмәт күрсәтү күләменә тәңгәл килә дигәнне аңлатмый. Мәсәлән, дарулар, юлламалар һәм юл йөрү чыгымнары ташлама иясенә кирәкле күләмдә түләүсез бирелә. Ә менә натураль ташламаларны акчалата эквивалент белән алмаштырганда, алар тиешле ташламалар өчен каралган суммада гына биреләчәк (1132сум — дару препаратлары, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы продуктлары өчен; төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалануына юллама өчен — 175 сум; 162 сум — шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү өчен, шулай ук дәвалану урынына шәһәрара транспортта бару һәм кире кайту өчен).

— Социаль хезмәтләр җыелмасын акчага өлешчә дә, тулысынча да алыштырырга мөмкин. Әмма ташламаны табигый формада алу күпчелек очракта отышлырак булуын исәпкә алырга кирәк. Бу, мәсәлән, пенсионерга кыйммәтле дарулар таләп ителгән очракларга кагыла. Социаль ярдәм чараларын натураль яки акчалата формада алу вариантлары ташламадан файдаланучылар үзләре өчен уңайлы тәэмин итү форматын сайлап алсын өчен каралган. Процесс шактый гади. Моның өчен 1 октябрьгә кадәр дәүләт хезмәтләре порталында, Социаль фондның клиент хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәктә шәхси кабинет аша гариза бирергә кирәк. гаризада билгеләнгән ташлама киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә була, — дип искәртте федераль ташламалардан файдаланучыларга Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Үз карарын үзгәртергә җыенмаган кешеләргә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Элек бирелгән гариза ташламалар алучы аны үзгәрткәнче гамәлдә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев