Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабуга районында Сабантуй үткәрү көннәре билгеле

Быел шәһәрдә сабан бәйрәме 9 июньдә узачак.

Морт, Иске Юраш, Илмәт, Татар Дөм-Дөме авылларында Сабантуй 8 июньдә үткәрелә.

Алабугада Сабантуй берничә ел рәттән ипподром территориясендә оештырыла. Тора-бара бу урын үзгәрә, яңартыла, муниципалитет көче белән ипподром үзе дә, якындагы территория дә норматив хәлгә китерелә, мәсәлән, быел керү юллары үзгәртеп корылачак, автостоянкага асфальт салыначак. «Татнефть» компаниясе дә ат спорты мәктәбен үстерүгә акча кертүне дәвам итә.

Сабантуйны үткәрү урыны үзгәрү белән бергә, бәйрәмнең форматы да әкренләп үзгәрә башлады − елдан-ел ул масштаблырак һәм эчтәлеклерәк була бара. Район башлыгы ассызыклаганча, чараны үстерү дәвам итәчәк. Бу чара — мавыктыргыч тамаша, спорт, гастрономия, ярминкә бәйрәме булырга тиеш, дип билгеләп үтте Рөстәм Нуриев.

Район башлыгы урынбасары Роман Исланов сөйләвенчә, Сабантуйны уздыру программасы 9 сәгатьтә ат чабышлары белән башланачак. Чабышларда 60 ат катнашачак, аларның төп өлеше — «Кентавр» ат спорты мәктәбеннән, күрше районнардан килгән спортчыларның да катнашуы көтелә.

Бәйрәм театраль тамаша белән дәвам итәчәк, анда безнең районның иҗади коллективлары, «Татарстан», «Болгарлар», «Шаян», «Кристалл» ансамбльләре чыгыш ясаячак, барлыгы 800гә якын артист җәлеп ителәчәк. 11.30 да бәйрәмне рәсми рәвештә ачу планлаштырыла, аннан соң бүләкләү тантанасы узачак. 12 сәгатьтә концерт программасы һәм милли көрәш башланачак. «Сабантуй гүзәле» муниципаль конкурсында катнашучылар чыгышы шулай ук көтелгән чараларның берсе. Бәйрәм көрәш батырларын бүләкләү белән тәмамланачак.

Бәйрәмгә ипподромның төп бинасы фасады, трибуналар, янәшәдәге территория яңартылачак. Территория берничә зонага бүленәчәк: күргәзмә, сәүдә, балалар өчен уен зоналары, предприятиеләр һәм учреждениеләр үз эшчәнлекләрен, товарларын, сыйларын тәкъдим итәчәк чатырлар зонасы. Иң яхшы чатыр конкурсы үткәреләчәк, җиңүчеләргә акчалата бүләкләр каралган.

Рөстәм Нуриев чараны оештыруга җаваплы карарга чакырды, чөнки Сабантуй — халкыбызның милли рухын, аның гореф-гадәтен чагылдыручы иң зур һәм борынгы бәйрәмнәренең берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев